Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди ул, кем ул авыл укытучысы?

Зимфира Мәгърүф кызы ГӘРӘЕВА,Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбе Оет башлангыч мәктәбе филиалының  I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 25 ел.Журналда «Авыл укытучысы-2014» конкурсы игъ...

Зимфира Мәгърүф кызы ГӘРӘЕВА,
Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбе Оет башлангыч мәктәбе филиалының  I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 25 ел.

Журналда «Авыл укытучысы-2014» конкурсы игълан ителгәч, әлеге сорауны үземә еш бирдем. Чынлап та,  авыл укытучысы белән шәһәр укытучысы арасында әллә аерма бар микән? Бер яктан уйлап карасаң, алар икесе дә укытучы бит. Шул ук таләпләр, шул ук хезмәт кебек. Ләкин төптәнрәк уйлый башласаң, бик кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкин икән.


Беренчедән, шартлар. Юк кадерле укучылар, сез ялгыш, авылда укыту өчен шартлар начаррак дип уйлый күрмәгез. Шундый авыл мәктәпләре бар, теләсә нинди шәһәр мәктәбендә дә андый уку-укыту шартлары турында хыялланырга гына мөмкин. Әлбәттә мин барысы да ал да гөл дип әйтмәс идем. Читтәрәк, кечкенәрәк мәктәпләр кырыйдарак кала әле. Мәктәпкә, укытучыга, куелган таләпләр бу аерманы бетерүне укытучы җилкәсенә сала. Әле дә хәтерлим, комьпютерлар мәктәп системасына үтеп керә башлагач, заманадан калышып булмас дип авылда иң беренче булып шул замана машинасын сатып алган идек. Ә анда эшләргә өйрәнүләр, төймәләренә басарга куркып торуларны искә алсаң, үзе бер тамаша. Авыл укытучы менә шундый инде ул, заманадан калышмас өчен  теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә дә әзер. Гамәлгә кергән яңа стандартлар мәктәптәге шартларны яхшыртуны тизләтте кебек. Кечкенә генә авыл мәктәпләрендә дә җылы , якты, туалетлары эчтә урнашкан, спортзаллары булган мәктәпләр салуны, яки аларны тиешле таләпләргә китерүне тизләтте. Бер ел  элек сафка баскан мәктәбебезне күздә тотып әйтәм мин  боларны. Күңел шатлана,эшкә дәрт уяна, яңа уңышларга өнди.


Сүз башым бит, шартлар иде кадерле укучылар. Минем яшәү шарты турында әйтәсем килә. Шәһәр укытучысы белән авыл укытучысын алыйк. Хәтта янәшә квартирада торучы күршесен дә белмәгән шәһәр кешесе укытучыны таный, белә дип уйламыйм мин. Ә авылда бөтенләй башкача. Авыл урамыннан укытучы атлый. Аның белән авылдашларның исәнләшүе дә башкача, аңа карата  караш та башка бит. Элекеге заманнардан ук килгән хөрмәт әле югалмаган, ул минемчә авылда күбрәк сакланып калган. Укытучы һәр укучысының гаилә хәлен дә, яшәү шартларын да бик яхшы белеп эшли. Шул ук вакытта әти-әни,укучылар да укытучы турында хәбәрдәр.Укытучы үзенең олыгайганын да әнә шул укучыларына карап кына сизә бит. Ул һәрвакыт балалар арасында булгач, аның күңеле һаман бала күңеле кебек саф, самими булып кала. Кайчандыр ул укыткан укучылары инде аның янына балаларын алып килә. Шул балалар күңеленә салган орлыклар инде уңыш биргән. Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе менә ул-укучысы нинди эштә эшли, аның гаиләсе нинди, башкалар янәшәсендә хөрмәткә ияме, болар барысы да укытучы апасының күз уңында.Укучысы белән бергә кайгыра ул,укучысы белән бергә шатлана.


Икенчедән, авыл өчен мәктәп мирасыбызны саклап торучы бер калкан кебек. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән  Сабантуйлар, Яңа ел бәйрәмнәре, халык аеруча үз иткән Нәүрүз бәйрәмнәре, Гаилә бәйрәмнәре - болар барысы да мәктәп белән гаилә арасын ныгыта. Ә бу исә үз чиратында белем һәм тәрбия бирүне тагын да нәтиҗәле итә.


Өченчедән, табигать белән якынлык.  Белем тәрбиядән башка була алмый. Тәрбия бирүдә иң отышлы алым дип мин аны табигатькә караш призмасы аша бирүне саныйм. Шәфкатьлелек, юмартлык, игътибарлылык, сакчыллык,дустанә мөнәсәбәтләр булдырам дисәң табигатькә чык,  табигатьне күзәт, табигатьне ярат,табигатьне сакла.Авыл җирендә ул әнә, янәшәдә генә укытучыга булышам дип тора.


Яңа көн туа.Укытучы мәктәпкә ашыга. Аңарчы аның ирен эшкә, балаларын мәктәпкә, яки балалар бакчасына әзерлисе, малларын карыйсы, өс-башын тәртиплисе ,йокысыз үткән төннәрен онытып,барлык проблемасын өйдә калдырып үзе һәм үзен яраткан укучылары каршына басасы бар.Уңышлар телик аңа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ