«Кышкы уеннар» темасына укучыларның лексикасын баету
Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм телен, ижади фикерләү сәләтен үстерү.
Гөлназ ЗАКИРОВА, Әгерҗедәге 1 нче гимназиясенең югары квалификация
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
— «Кышкы уеннар» темасына укучыларның лексикасын баету, аны гамәли сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;
— диалогик һәм монологик сөйләм телен, ижади фикерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү;
— укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Җиһазлау: тема буенча әзерләнгән слайдлар, сүзләр төзү өчен иҗекләр, сюжетлы рәсем, индивидуаль карточкалар, мөстәкыйль эш өчен өстәмә әсбаплар, табышмаклар.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес барышы:
I. Уңай психологик халәт тудыру
II. Кереш әңгәмә өчен сораулар:
— Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы?
— Урамга күз салыгыз әле, бүген көн нинди?
— Мәктәптән кайткач, урамга уйнарга чыгасызмы?
— Урамда нинди уеннар уйныйсыз?
III. Уку мәсьәләсен кую
— Бүген дәрестә «Кышкы уеннар» темасына сүзләрне искә төшерербез; ничек уйнавыбыз турында сөйләшербез; кышкы уеннарны җәй көне дә искә төшерерлек итеп, китапчык ясарбыз.
IV. Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү
1. Фонетик күнегү: [а], [ә], [о], [ө], [ы], [э], [и] — болар нинди авазлар?
— Ни өчен аларны сузык авазлар дип атыйбыз?
— Сузык авазлар ни өчен кирәк? (Җаваплар тыңлана.)
2. Иҗекләрдән сүзләр төзү.
Укытучы. Кичәге буран, безнең сүзләрне туздырып, кар өеме ясап куйган. Әйдәгез, сүзләр килеп чыксын өчен, иҗекләрне урыннарына куйыйк:
чаң — ...
ча — ...
ти — ... — ... —
шу —... — ...
кә — ... — ...
ал — ...
ка, на, ме, як, лак, шә, кә, гы, ра, га
Килеп чыккан сүзләрне дөрес итеп уку: чаңгы, чана, тимераяк, шугалак, кәшәкә, алка.
3. Сайлап куй (сүзләргә туры килгән рәсемнәрне янәшә кую).
— Бу әйберләр безгә кайчан, ни өчен кирәк? (Кыш көне, уйнарга.)
4. Диалогик сөйләм. Рольле уен. «Кибеттә». (1 нче укучы — сатучы, 2 нчесе — сатып алучы.)
Укытучы. Әлегә бу әйберләр кибеттә. Әйдәгез, кибеткә килеп, шушы әйберләрне сатып алыйк. (Кибеттә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, әйбер сатып алу тәртибе искә төшерелә. Диалогик сөйләм оештырыла.)
5. Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
— Нинди әйберләр алдык? Бу әйберләр безгә ни өчен кирәк? Шул турыда сөйләгез. (Мин тимераяк алдым. Ул яңа. Мин аның белән шугалакта шуам. Тимераяк минеке һ.б.)
Ял минуты. (Хәрәкәтләр белән.)
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк —
Безнең иң якын дуслар. (Г.Зәйнашева)
6. Рәсем буенча эш.
Укытучы. Хәзер чаналарны, чаңгыларны алып, урамга уйнарга чыгыйк.
— Рәсемдә кемнәрне күрәсез?
— Безнең белән уйнарга кемнәр килгән?
— Алар ничек киенгәннәр?
— Балаларга нинди исем кушабыз?
— Малайлар нишли?
— Абыйлар нишли? Алар кайда хоккей уйный?
— Кызлар нишли? Нинди таудан шуалар?
— Аларга монда рәхәтме?
7. Ситуатив күнегү.
Бер-берегезгә сораулар бирегез:
— Малайлар турында иптәшеңнән сора әле. Җавабы белән килешәсеңме?
— Укытучы абый турында сора.
— Бу балалар турында сорау җөмлә төзеп әйт.
8. Карточкалар белән эш.
Укытучы. Кыш бабай, сезгә сәлам җибәреп, кар бөртекләрен калдырган. Аларда биремнәр язылган.
Бирем. Җөмләләр белән килешәсеңме?
Балалар җәй көне уйныйлар. (Юк, алар кыш көне уйныйлар.)
Мин шугалакта чаңгы шуам. (Юк, мин шугалакта тимераякта шуам.)
Абыйлар шугалакта футбол уйныйлар. (Юк, алар шугалакта хоккей уйныйлар.)
Өч малай чаңгы шуа. (Әйе, өч малай чаңгы шуа.)
9. Бирем. Төшеп калган сүзләрне куеп, әни белән баланың сөйләшүен тулыландырыгыз.
— Балам, кая барасың?
— ... барам, әнием.
— Нәрсә алып барасың?
— ... алып барам.
Укытучы. Ә сез тауга әниләрегездән ничек рөхсәт сорап китәсез? Сөйләп күрсәтегез.
V. Белем-күнекмәләрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, дәрестә әлегә кадәр ниләр эшләдек? (Укучылар саный.)
— Мин тагын нәрсә эшләрбез дигән идем? Кем хәтерләп калды? (Китап ясарбыз, дигән идек.)
— Балалар өчен нинди китаплар була?
— Бу сезнең иң беренче китабыгыз, шуңа күрә без аны бергәләп ясарбыз.
1. Китапны төзү.
1 нче төркем — кыш турындагы табышмакларны гына сайлап яза, укырга өйрәнә.
2 нче төркем — кроссвордны чишә, җавапларына туры килерлек рәсемнәрне сайлап куя.
3 нче төркем — шигырьдә төшеп калган сүзләрне урынына куеп укырга өйрәнә. Эчтәлеге буенча бер сорау әзерли.
2. Эшләрне яклау. ( Эш барышы экранда чыга бара.)
1 нче төркем табышмакларны укый, җавабын башка төркемдәгеләр әйтә.
2 нче төркем кроссвордны чишә, рәсемнәрне күрсәтә.
3 нче төркем шигырьне укый. Башка төркемнәргә эчтәлеге буенча сорау бирә.
3. Китап төзү эшен тәмамлау.
— Китапның ничә бите булачак?
— Безнең материал китап булсын өчен, нәрсә җитми? (Тышы юк.)
— Мин сезгә берничә тышлык тәкъдим итәм. Кайсысы туры килә? Ни өчен? (Укучылар җавапларын дәлилли.)
— Китапның авторларын да языйк .
— Минем дә бу китапка бер бит өстисем килә. Ул биттә урамда уйнаганда сез истә тотарга тиешле киңәшләр бирелгән. Укыйк әле.
Саф һавада йөр.
Күбрәк хәрәкәтлән.
Чанада, чаңгыда, тимераякта шу.
Иптәшләрең белән дус уйна.
Сәламәт бул.
— Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
VI. Йомгаклау
— Дәрестә ниләр эшләдек?
— Нәрсә турында сөйләштек?.
— Кайсы эш аеруча ошады?
(Укытучы укучылар эшчәнлеген анализлый, билгеләр куя.)
Комментарийлар