Логотип Магариф уку
Цитата:

Онлайн-мәктәп ресурслары – БРТга әзерләнүдә зур ярдәм

Диләрә ДОГАН,Бөгелмәдәге М.Өнҗәл исемендәге интернат-лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы«Ана теле» онлайн-мәктәбен, әле берничә генә ел гамәлдә булуга карамастан, уңышлы проект дип атарга була....

Диләрә ДОГАН,
Бөгелмәдәге М.Өнҗәл исемендәге интернат-лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы


«Ана теле» онлайн-мәктәбен, әле берничә генә ел гамәлдә булуга карамастан, уңышлы проект дип атарга була. Аны кулланучылар саны көннән-көн арта, ә ресурс үзе даими камилләшә. Онлайн-мәктәп материалларын куллана башлавымның төп сәбәбе – татар теле дәресләрен мавык­тыргыч итеп үткәрү, укучыларны дәрес­тән тыш вакытларда татар теле белән мөстәкыйль эшләүгә кызыксындыру. «Ана теле» тәкъдим иткән материалларны, биремнәрне тел өйрәтүдә генә түгел, БРТга әзерлек юнәлешендә дә куллану уңышлы.


«Ана теле» ресурсларына нигезләнеп, БРТга әзерлек берничә максат белән билгеләнә:
1) тыңлап аңлау, уку, лексик-грамматик күнекмәләр булдыру (тыңлаган җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, текст төзү; текстта төшеп калган грамматик категорияләрне, сүзләрне тыңлап язу; текст буенча сорауларга җавап бирү һ.б.);
2) хат язу күнекмәсен булдыру (мәсә­лән, электрон хатка җавап язу: 4 нче дә­рәҗә, 1 нче бүлек, 5 нче бирем);
3) дөрес язу һәм дөрес сөйләм күнек­мәсен булдыру (бушлыкларны тутыру, яңа сүзләрне микрофонга әйтеп карау һ.б.);
4) укучыларның татар теленнән үзләштергән белемнәрен һәм коммуникатив күнекмәләрен тикшерү (дәрестә башка укучылар белән татар телендә сөйләшү тәҗрибәсе, бүлек азагындагы тикшерү эшләре һ.б.);
5) сүз байлыгын арттыру (һәр бүлектә бирелгән яңа сүзләрне өйрәнү, куллану).
БРТ таләпләрен истә тотып, дәресләр­дә тыңлап аңлау күнекмәсен булдыруга аеруча игътибар бирергә тырышам. Бу юнәлештә «Ана теле» онлайн-мәктәбе аудио һәм видео материалларның бай тупланмасы буларак ярдәмгә килә.

Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ