Логотип Магариф уку
Цитата:

Песи рәсемен ясау алымнары

Нурия ШАҺАБИЕВА,Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең Тырыш башлангыч мәктәп филиалы укытучысы Максат. Сынлы сәнгать дәресендә укучыларны натурадан (предметтан карап) яки х...

Нурия ШАҺАБИЕВА,


Кукмара районы Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш урта мәктәбенең Тырыш башлангыч мәктәп филиалы укытучысы


Максат. Сынлы сәнгать дәресендә укучыларны натурадан (предметтан карап) яки хәтердән песи рәсемен ясау эзлеклелеге белән таныштыру.


Бурычлар. Анималист-рәссамнар (хайваннар рәсемен төшерүче рәссам) иҗаты белән таныштыру; песинең формасын, төзелешен, пропорцияләрен билгеләргә өйрәтү; график күнекмәләрне үстерү, хайваннарга карата миһербанлылык хисе тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:


Предмет:


– ясалачак предметның формасын анализлау;


– песи рәсемен ясау.


Шәхси:


– яңа уку материалын үзләштерүдә кызыксынучанлыкны үстерү;


– башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү;


– иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, матди һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.


Метапредмет:


а) регулятив: эш урынын әзерләү, укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру;


– укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;


– эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч) һәм өстәмә чаралар (мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү;


– эш сыйфатына бәя бирә белү;


– үз фикерләрен әйтә белү, үз эшләренә контроль ясау.


ә) танып белү универсаль уку гамәлләре:


– укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;


– предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;


– фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.


б) коммуникатив универсаль уку гамәлләре:


– дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;


– үз фикерләрен телдән яки язмача җиткерә белү;


– укытучының, классташларының сорауларына җавап бирә белү.


Дәрес тибы. Яңа материал үзләштерү.


Эш формасы. Фронталь, индивидуаль.


Җиһазлау. Песи рәсемнәре, буяулар, карандаш, бетергеч, пумалалар, су, компьютер, проектор, экран.


Кулланылган сингапур структуралары: МИКС-ФРИЗ-ГРУП, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН.


УМК: «Гармония» (авторлары В.С. Кузин, Э.И. Кубышкина).


Дәрес барышы.


I. Оештыру. Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршене сәламләү).


II. Актуальләштерү. ( Темага кагылышлы әңгәмә.)


Укытучы. Укучылар, йорт хайваннары турында нинди табышмаклар әзерләдегез икән, тыңлап карыйк әле. (Балалар табышмак әйтә.)


Структура: МИКС-ФРИЗ-ГРУП (Балалар музыка уйнаганда йөриләр, музыка туктагач – туктыйлар, табышмак җавабы язылган сүз янында төркемгә берләшәләр. Җавапка туры килгән табышмакларны исләренә төшерәләр, әйтеп карыйлар. Мәсәлән:


Үзе мич башында, 
Үзе тун ябынып йоклый.)


III. Теманы ачу. (Уку мәсьәләсен кую.)


Укытучы. Ә хәзер шуңа охшаш тагын бер табышмак тыңлагыз:


Нинди аучы коралсыз


Җәнлек аулый төн буе?


Аннан мыегын селкетеп


Йоклап ята көн буе. (Песи.)


Укытучы. Әйе, бүген дәрестә песи рәсемен ясарга өйрәнербез. Аның турында шигырь укып китик.


Пескәем


Бар кечкенә пескәем,


Бик акыллы дускаем.


Ап-ак йонлач күлмәге…


Бизи безнең бүлмәне.



Күзләре ялт-йолт итә,


Мыегы җиргә җитә.


Үзен бик яратам мин,


Аннан алда ятам мин.



Тик ул бик иртә тора,


Битен юып утыра.


«Мияу, мияу, мияу! – ди, –


Мин бик күптән уяу!» – ди. (М. Хөсәен)


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ