Проблемалар һаман туып кына тора
Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА, Актаныш районы, Богады төп мәктәбе укытучысыПедагогик стажы – 23 елБүгенге көндә балаларга белем бирүче мөгаллимне заман төрлечә сыный. Аның һәрвакыт эзләнүдә, хәрәкәттә...
Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА,
Актаныш районы, Богады төп мәктәбе укытучысы
Педагогик стажы – 23 ел
Бүгенге көндә балаларга белем бирүче мөгаллимне заман төрлечә сыный. Аның һәрвакыт эзләнүдә, хәрәкәттә булуын таләп итә. «Компетентлык» дигән төшенчә мәгариф өлкәсендә торган саен ешрак яңгырый. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнарын дөрес тәңгәлләштерә алучы укытучы балага белем һәм тәрбия биреп кенә калмый, ә аның шәхес буларак үсеше өчен дә җаваплы. Кечкенәдән баланы шәхес итеп күрә белү, сәләтен ачу һәм үстерергә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү – төп максат. Компетенция үзе дә берничә төрле: танып-белү, социаль, коммуникатив һәм информацион төрдә була. Боларның барысын укучыда формалаштыру өчен иң элек укытучы шул таләпләргә җавап бирергә тиеш. Менә ни өчен педагогик осталыкның торган саен әһәмияте арта бара.
Минем фикеремчә, Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү – дәресләрнең структурасын тамырдан үзгәртсә дә, нәкъ менә алда саналган шартларны тормышка ашырырга ярдәм итүдә әлегә бердәнбер юл. 2015 елдан мәктәпнең V сыйныфы укучылары ФДББС буенча укытыла башлады. Башлангыч мәктәп өлешендә бала инде шактый дәрәҗәдә технологияләр нигезенә, аерым алганда, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, үз фикерен җиткерә, белемен бәяли, чишү юлларын таба, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшә өйрәнгән. Урта мәктәп өлешендә дә дәвамчанлык һәрчак күзәтү астында. Әмма проблемалар һәрчак туып кына тора. Бу – бигрәк тә болай да аз сандагы балаларны икегә бүлеп укытыла торган технология дәресләрендә тиз чагылыш тапты. Авыл мәктәбенең иң авырткан урыны, әмма бу – алда саналган эшчәнлеккә киртә була алмый. Компетентлы педагог булу теләгем көчле: дәресләрдә электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, Интернет-чыганаклардан бирелгән сылтамалар, аудиоязмалар, электрон китапханәләр, терәк-таблицалар, презентацияләрдән файдаланам, әмма V сыйныфта белем алучы бердәнбер бала белән нәтиҗә көтелгәнчә түгел. Чыгу юлын төрлечә эзлим, фән дә иҗадилыкны таләп итә. Дәресләрдә укытучы түгел, ә менә нинди дә булса эшне бергә башкаручы, аның белән бергә ярышып эшләүче, баланың дусты роленә керү акрынлап булса да файдасы күренде. Укучыда укуга теләк, шәхес буларак үзен тоя алу, үз дигәненә ирешү, конкурентлык сәләтләре ачылды. Авырлыклар күп, алар һәр эштә булырга тиеш тә. Алардан чыгу, даими үзгәрешләргә яраклашу юлын да һәр педагог үзе таба. Чөнки бу – заман таләбе.
Комментарийлар