Сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек төшендерергә?
Ләйсән Глүс кызы Лотфуллина, Актаныштагы 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Педагогик стажы – 17 ел Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң мөһим бурычл...
Ләйсән Глүс кызы Лотфуллина,
Актаныштагы 2 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Педагогик стажы – 17 ел
Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң мөһим бурычларыннан берсе. Шуңа да мин балалар бакчасыннан ук сабыйларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйм. Кечкенәләргә белем һәм тәрбия бирү, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү өчен, мин «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» проектын төзедем.
Авыл балалар бакчасы булгач, минем эшемдә кыенлыклар килеп туа. Бу – кирәкле атрибутлар белән җиһазланган бүлмәләр (юл кагыйдәләренә өйрәтү өчен бүлмә, урамда светофорлар һ.б). булмау. Ә шулай да без кул кушырып утырмыйбыз әңгәмәләр оештырабыз, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшәбез, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлатам, сюжетлы уеннар да уйнап карыйбыз. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатам. Бала башка кешеләргә уңайсызламыйча, этешми-төртешми транспортка керә белергә, кергәч, тыныч кына утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклегенә төшенергә тиеш. Җәйге чорда, транспортта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз: баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеген кисәтәбез. Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат өйрәтәм. Шундый ситуацияләрне чагылдырган мультфильмнарны яки театрлар куя торган спектакльләрне караганнан соң, әңгәмә оештыру балага күргәннәрен хәтерендә сакларга ярдәм итә.
Төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сурәтләп күрсәтү өчен, уенчыклар белән сюжетлы уеннар уйнау да әйбәт нәтиҗә бирә. Безнең балалар бакчасына «Лего» уенчыклары кайтартылды. Мин аларны интегральләшкән шөгыльләрдә бик теләп кулланам. Балалар белән бергә легодан транспорт төрләрен төзеп, хәрәкәтләндереп уйныйбыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен легоның кечкенә курчаклары белән ныгытабыз, «Чыгу юлын тап», «Янгынны сүндер», «Ашыгыч ярдәм» кебек. дидактик уеннар оештырам.
Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар, ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Мондый очракта миңа ярдәмгә мультимедиа чаралары ярдәмгә килә. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрәм.
Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап, аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый. Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.
Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары була. Агулы гөмбәләрне ашарга яраклысыннан аера белү, таныш булмаган җимешләрне авызга кабарга ярамау турында сөйләшеп, «Кайсы артык?», «Рәссамның хатасын тап» дигән уеннар белән ныгытам.
Комментарийлар