Логотип Магариф уку
Цитата:

Талны чыбык вакытта бөгәргә кирәк

Нәҗмиева Гөлнар Ленар кызы,Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыВатанпәрвәрлек кечкенәдән үзең яшәгән якка мәхәббәттән башлана. Туган ягыңны, туган туфракны ярату – ул...

Нәҗмиева Гөлнар Ленар кызы,
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ватанпәрвәрлек кечкенәдән үзең яшәгән якка мәхәббәттән башлана. Туган ягыңны, туган туфракны ярату – ул әти-әниеңне ярату, аларны онытмау дигән сүз.


Бөек кешеләрнең, бөек әдипләрнең иң беренче матур сүзләре туган яклары хакында булган. Мәсәлән, шагыйрь Хәсән Туфанның әнисе кечкенәдән үк улында табигатькә, аның матурлыгына мәхәббәт уяткан. Ул, Хәсәнне ияртеп алып чыгып, бәрәңге бакчаларын, яфраклар кыштырдавын, кошлар сайравын күрсәтеп, тыңлатып йөрткән. Шушы гади генә мисал әнисенең олы йөрәкле, тирән, нечкә хисле, көчле рухлы булуын күрсәтә.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучысы Гадел Кутуй үзенең “Сагыну” нәсерендә: “Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, Туган ил!” – ди.


Ә менә оста психолог, кыска, тик тирән мәгънәле итеп сөйләү остасы Әмирхан Еники: “Бары тик каты бәгырьле кешеләр генә туган якларын оныталар; беренче ялан тәпи баскан туфракны, әти-әни сулыш өргән беренче һаваны, беренче башлап сөйләргә өйрәткән әни дигән изге җанны, гореф-гадәт бүләк иткән авыл кешеләрен оныту вөҗдансызлык, кайда гына булсаң да, әти-әни яшәгән изге төбәкне, туган туфракны онытырга хакыбыз юк беребезнең дә”, – дип язган.


Чыннан да, бу фикерләр нинди матур, күңелгә якын.


Туган якның күптөрле күренешләре балалар күңеле өчен “ачык китап”, искиткеч кызыклы, мавыктыргыч китап. Андагы гүзәллекнең чиге юк. Шуңа күрә балаларда табигатькә, туган якның болыннарына, тауларына, урманнарына, елга-күлләренә соклану хисләре тәрбияләү һәм аны баетырга, тагы да тулырак, матуррак итәргә омтылыш булдыру Ватанга мәхәббәт тәрбияләү белән бер. Системалы һәм нәтиҗәле эш алып барганда, укучыларда табигатьтәге гармонияне сиземләү бермә-бер арта, аларда эстетик зәвык тәрбияләнә, эмоцияләре камилләшә. Ә бу бик мөһим.


Вакытыбыз никадәр тыгыз булса да, балаларны күздән ычкындырмаска, игътибардан читтә калдырмаска кирәк. Бала зурмы, кечкенәме – барыбер бернинди мәктәп тә, укытучы да әти-әни биргән кадәр тәрбия бирә алмый.


Шул нигездә балаларның туган як табигатенең матурлыгын, аның кешеләренең күркәмлеген, йөрәк тойгыларының тирәнлеген, сафлыгын кадерли белүче, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылучан шәхес булып үсүләренә юнәлеш бирик.


Балаларның яшь йөрәгендә кечкенәдән үк әти-әни йогынтысы белән миһербанлылык, кешеләргә игътибарлылык тәрбияләргә бик кирәктер. Алар үзләренең кайсы нәселдән булуларын, туганнарын, әби-бабаларын яхшы белсеннәр. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә өйрәтик без аларны. Улым яки кызым, бүген әбиеңнең яки бабаңның туган көне, кара, нинди матур вакытта туган икән ул, яки, ул инде исән булмаса да, менә, балам, бу әбиеңнең яки бабаңның кабере, дип күрсәтсәк, бу сүзләрне әти-әни авызыннан ишетү балаларның нечкә күңелен тибрәтер, яшь йөрәгенә уелыр. Гади генә фотоальбомга әти һәм әни туганнарын аерып урнаштырып, балаларны таныштыру да бик кирәк. Менә болар безнең туганнарыбыз дисәк, без шушы гади сыйфатларыбыз белән үзебезнең алдагы көннәребезгә икмәк әзерләрбез.


Безнең балаларыбыз туган җир җылысын тоеп үсеннәр, әти-әни яшәгән урын аларга барыннан да кыйммәтрәк булсын. Ә бу бик мөһим, чөнки балаларыбызның күбесе нечкә хисле түгелләр.


Мәктәптә дә шул күренә: нечкә хисле балалар нигәдер азрак. Иптәшләренә игътибар, ярдәмчел мөнәсәбәт шулай ук җитешми. Ниндидер битарафлык, пошмау, “2”легә дә ис китмәү, хәтта төзәтергә теләмәү, дәреслексез килү, өй эшен үтәмәү, йөкләнгән вазифага намуслы карамау фактлары бар.


Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып, без, әти-әниләр, балаларыбызны, беренче чиратта, олыны санларга, кечегә шәфкатьле булырга өйрәтсәк, ата-ана хакын сакларга кирәклеген төшендерсәк, без үстергән балалар тирә-юньдәге башка кешеләргә дә миһербанлы булырлар диясем килә. Балаларның акыллары һәм йөрәкләре белән бик гади, әмма гаять әһәмиятле бер хакыйкатьне аңлаулары мөһим: авыру, картлык, ялгызлык безнең һәркайсыбызга килергә мөмкин. Менә шул чагында кешегә арка терәге, тәмле тел, якты йөз кирәк. Без барыбыз да тормыш дигән озын баскычның кайсы да булса бер баскычында торабыз һәм көннәрдән бер көнне соңгы басмага аяк басачакбыз... Менә шул вакытта авыр булмасын өчен,  һәр күңелгә миһербанлык орлыклары чәчәргә кирәк.


Халыкта: “Талны чыбык вакытта бөгәргә кирәк”, - диләр. Ә баланы ул туган көннән алып тәрбияләргә, аның күңеленә тормышта булган, яшәешебезне матурлаган изгелек орлыкларын һәрдаим сала барырга кирәк. “Балам – алтын баганам” дигән өметебез балабыз белән бергә үсәр һәм без үзебезне бәхетле хис итәрбез, халкыбыз алдында, ил алдында йөзебез ак булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ