Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы» бәйгесе

Раушания МИНҺАҖЕВА,Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең 1 нче квалификация  категорияле башлангыч класс укытучысы Сәхнә матур итеп бизәлгән. Сәхнә түренә плакатлар эленә. Салмак кына “Татар кызы ” көе яңг...

Раушания МИНҺАҖЕВА,


Актаныштагы 2 нче урта мәктәпнең 1 нче квалификация  категорияле башлангыч класс укытучысы


 Сәхнә матур итеп бизәлгән. Сәхнә түренә плакатлар эленә. Салмак кына “Татар кызы ” көе яңгырый.


1 нче алып баручы.


Дәверләрнең горурлыгы,


Хыялдагы татар кызы.


Кайт хыялдан чынбарлыкка,


Бу милләттәшеңнең йолдызы.


 2 нче алып баручы.


Әйе, татар кызы мин,


Тарих биргән олы исем ул.


Минем буем, сыным, күз карашым,


Миндә генә булган төсем ул.


 1 нче алып баручы.


- Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге “Татар кызы -2014” бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә мәктәбебезнең иң булган, иң уңган, иң чибәр башлангыч сыйныф кызлары. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аларны сәхнәгә чакырыйк.


1 нче бәйге – “Таныш булыйк”. (Кызлар шигъри формада яки җыр-бию аша үзләре белән таныштыралар).


2 нче алып баручы.


- Элек-электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәй һ.б. әйберләр чиккәннәр. Болар - безнең мәңге сүнмәс рухи хәзинәбез. Безнең кызлар да буш вакытларында бәйләргә, чигәргә яраталар.


2 нче бәйге - “Алтын куллар”. (Кызлар кул эшләрен күрсәтәләр, аларның мәгънәләре турында аңлатма бирәләр).


1 нче алып баручы


Татар җыры… Ерак тарихлардан


Алып килә халык хәтерен.


Оялчан да, инсаф, ягымлы ул


Yзе салмак, үзе акрын.


Шул җыр белән сәфәр чыгып,


Тарих үрләреннән килгәнбез.


Татар җырын тыңлап таралганбыз,


Татар җырын җырлап җиңгәнбез.


1 нче алып баручы.


- «Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш»- дигәнннәр халыкта. Безнең кызларыбызның һәряклап оста һәм сәләтле икәнлекләре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер әйдәгез әле, аларга сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биреп, алдагы бәйгене игълан итик.


3 нче бәйге - “Җырлый беләсеңме?”.


2 нче алып баручы.


Кызларның була чибәре,


Акыллысы, уңганы,


Сөйләшкәндә телләреннән


Кош очыра торганы.


1 нче алып баручы.


- Татар кызлары кунакчыл, тырыш, эшчән, булдыклы.


4 нче бәйге - ” Ак алъяпкыч билләрдә”. (Кызлар әниләре белән бергәләп пешереп килгән милли ризыкны әзерләү, табынга бирү серләрен аңлаталар. Әнкәйләр турында акрын гына җыр яңгырый).


2 нче алып баручы.


- Әнкәй! Нинди кадерле, тирән мәгънәгә ия булган сүз. Ана – кеше тормышына ямь бирә. Без үзебезгә яшәү биргән олы җаннарны олыларга, кадерләргә тиешбез. Сез, кызлар, моны һәрвакыт истә тотып, әниләрегезгә булышып, аларны матур эшләрегез белән шатландырып торасыз.


5 нче бәйге - “Әниемә  хат”.


1 нче алып баручы.


Әбиләрнең сандыгында


Сакланмый ниләр генә?


Әйдәгез сорыйк кызлардан


Сөйләсеннәр безгә дә.


6 нчы бәйге - «Әбием сандыгы».


1 нче алып баручы.


- Монда сүз иң кадерле әйберләр турында барыр. Ул әйберләр сезнең гаилә өчен ничек кадерле? (Кызлар үзләре алып килгән әйберләр белән таныштыралар, сөйлиләр).


2 нче алып баручы.


Чулпыларын чылтыратып,


Кем бии, әнә, кара.


Әйтерсең йөзеп бара.


Хәзер кызлар үзләренең биюгә осталыкларын күрсәтерләр.


7 нче бәйге. (Кызлар төрле халык биюләре башкаралар).


1 нче алып баручы.


Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.


Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:


«Иң сәләтле кыз»


«Иң ягымлы кыз»


«Иң сөйкемле кыз»


«Иң булдыклы кыз»


«Иң зыялы кыз»


«Иң гүзәл кыз»


2 нче алып баручы.


Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,


Ул исем бит ташка сырланган.


Шушы исем белән халык гомер иткән,


Шатланган да, янган, сызланган!


Татар кызы, татар уллары без,


Саклыйк, яклыйк туган илебезне.


Без көч биреп, яшәтергә тиеш


Җандай газиз туган телебезне.


- Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам . Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ