Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр

Рима Камаева, Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидатыБүген мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һ...

Рима Камаева,

Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты


Бүген мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.


Технология(грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.


Ә нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе белгечләре аңлатканча, педагогик технология белем бирү барышын, белемнәрне үзләштерү нәтиҗәләрен, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Әлеге гамәлләрнең бурычы – укыту процессын яңалыклар кертү бәрабәренә даими камилләштереп тору; яңа дәреслекләр, әсбаплар, компьютер программалары һ.б. чыганаклар белән тәэмин итү.


Педагогогик технология төшенчәсен күренекле педагог-галимнәр төрлесе төрлечә аңлата. Алар тарафыннан педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә торган фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә.


Заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:


1) татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;


2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;


3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;


4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.


Белем бирү технологияләре күптөрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ. б.


Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән – уку процессын оештыру һәм аның белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп (опережающая) укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.


Әлеге яңа технологияләрнең татар телен өйрәтүдә даими һәм нәтиҗәле кулланылганнарына киңрәк тукталырбыз.


Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр


Уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләрнең иң мөһим шарты – өстәмә мәгълүмат чыганагы булуда.


1. Белем бирүнең компьютер технологияләре


Бүген компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияне дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Укытучы һөнәре дә төрле дәресләрдә компьютер технологияләрен максатчан һәм нәтиҗәле куллануны күздә тота.


Дәресне заман таләпләренә җавап бирә торган компьютерлар белән тәэмин итү – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Укыту-тәрбия эшендә мәгълүмати технологияләрне максатчан файдалану өчен укытучының фәнни-методик яктан югары әзерлекле булуы белән беррәттән укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.


Сыйфатлы белем бирү һәм алган белем-күнекмәләрне камилләштерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның өстенлеге шулай ук бәхәссез. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольдә тотуны тәэмин итеп, җитәрлек мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын сизелерлек күтәрүгә ярдәм итә.


Компьютер куллану нәтиҗәсендә укучы дөрес язарга, дөрес укырга өйрәнә, аның сүзлек запасы байый. Компьютерның тагын бер өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр укучының игътибарын җәлеп итә торган дәрәҗәдә матур, зәвыклы итеп эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп эш: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар һ.б. башкарып була. Мәсәлән, презентация программаларын төзегәндә, укытучы анда төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр куллана ала. Мондый программа белән танышканда, укучы үзен кино караучы итеп хис итә. Электрон презентацияләр даими кулланылганда гына уңай нәтиҗәләргә китерә. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланылырга мөмкин. Материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Яңа теманы аңлатканда, презентация бирелешенең әһәмияте зур. Слайдларда рәсемнәр, схемалар, даталар, терминнарга аңлатмалар, кыскача тезислар язылырга мөмкин. Яңа тема аңлату дәресе тулаем слайд карап утыруга гына кайтып калырга тиеш түгел. Дәрес барышында башка эш төрләре дә: дәреслек белән эш, тактага язу, сүзлекләр белән эшләү һ.б. актив кулланыла. Шулай итеп, презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара. Электрон презентацияләр төзү өйгә эш итеп тә бирелергә мөмкин. Мондый эшләр башкару укучыларга үз фикерләрен төгәл, җыйнак итеп әйтергә өйрәнергә мөмкинлек бирә.


Компьютер технологиясе күнегүләр системасын тормышка ашыруны да тәэмин итә. Бу исә үз чиратында уку процессын камилләштерергә, сөйләм материалын үзләштерүне җиңеләйтергә тиеш. Интерактив эшчәнлек барышында укучы үзенең җавапларының дөреслеген дә тикшереп бара ала.


Мәсәлән, укучыларга түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәргә мөмкин.


1.1. Диалогик сөйләм телен үстерү өчен күнегүләр:


– сорау-җавап диалогы. Бу эш вакытында укучы сорауда чагылдырылган тел материалына нигезләнеп, компьютердагы сорауларга җавап бирә;


– җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган диалог. Сорауга дөрес җавапны укучы берничә варианттан сайлап ала;


ирекле җавапка корылган диалог. Бу диалог төрле варианттагы җаваплары булган компьютер программасы белән тәэмин ителә;


текстта төшеп калган фразаларны язып бетерү күнегүләре. Компьютер аша текст тәкъдим ителә. Рус телендә бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп, укучы текстта файдалана ала;


– диалог төзү өчен үрнәк тәкъдим итү яки тел ситуацияләрен бирү;


– монологик сөйләмне диалогик сөйләмгә әйләндереп язу.


1.2. Ишетеп аңлау өчен аудиотестлар, сөйләм күнегүләре.


1.3. Трансформацияләү күнегүләре:


– бирелгән җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп бәйләнешле текст төзү;


– бирелгән текстта алмашлыкларны исемнәр белән алмаштырып язу;


– яңа сүзләр кулланып, текстны үзгәртеп язу һ.б.


2. Үстерешле укыту технологиясе


XIX йөзнең беренче яртысында чит ил педагоглары И.Г.Пестолоцци, А.Дистервег, рус галим-педагоглары К.Д.Ушинский, Л.С.Выготский тарафыннан үстерешле укыту технологиясенә нигез салына. Аның асылын укучыларның танып белү мөмкинлеген активлаштыру һәм үстерү тәшкил итә. Үстерешле белем бирү теориясе алга таба Л.В.Занков, Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдов һ.б. педагогларның хезмәтләрендә үстерелә-камилләштерелә. Хәзерге вакытта үстерешле укыту буенча берничә технология гамәлдә кулланыла. Л.В.Занков технологиясе шәхесне төрле яклап үстерүне күздә тота, Д.Б.Эльконин – В.В.Давыдов технологиясе акыл эшчәнлеге үсешен алга куя. Иҗади үсеш технологиясенең төп шарты – психологик уңай халәт тудыру. Проблемалы-үстерешле белем бирү методларын эшләүгә М.И.Мәхмүтов зур өлеш кертте. Ул үз хезмәтләрендә укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләре үсешендә бу методның нәтиҗәле булуын раслады.


Дәресне иҗади үсеш технологиясе нигезендә үткәрүнең иң мөһим шарты – уку эшчәнлеген төркемнәрдә алып бару. «Үсеш (развитие) бары тик аралашу нәтиҗәсендә генә була ала», – дип язды академик В.Давыдов. Ә профессор Ә.Рәхимов исә үз остазының фикерен «Аралашуга бары тик балалар эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып барганда гына ирешеп була», – дип куәтли.


Дәресләрне төркемнәрдә алып баруның өстенлеге турында профессор К.Волков болай ди: «Иң мөһиме – баланың белем алу белән кызыксынуы кинәт арта башлый, анда укуга уңай мөнәсәбәт урнаша. Төркемнәрдә эшләгәндә, балаларның 2 проценттан артыгы гына игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин.


Эшлекле аралаша белү – төркем әгъзалары арасында килеп туган каршылыкларны җиңәргә өйрәнү дигән сүз. Бу мәсьәләләрне фронталь яисә индивидуаль эш вакытында тулысынча хәл итеп булмаганлыгы беркемдә дә шик тудырмый».


Психологлар әйтүенчә, төркемнең иң күп дигәндә алты кешедән торуы максатка ярашлы санала. Төркемнәр укучыларның теләген истә тотып, шулай ук балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә игътибарга алып төзелә. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бергәләп эшләү вакытында битараф мөнәсәбәтләр күп очракта уңайга әйләнеп китәргә мөмкин. Бу төркемнәрдә эшләүнең өстенлеген дәлилләүче тагын бер мисал булып тора. Укучыларның уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештырып алып бару укытучыдан түземлелек, сабырлык таләп итә. Укытучы баланың җавабын бүлдермичә, ахыргача тыңлап бетерергә тиеш.


Дәрестә аерым бер бирем үтәлгәннән соң, укучыларга үз-үзләренә бәя куярга тәкъдим ителә. Балаларның күпчелеге, гадәттә, үз-үзенә югары бәя куярга ашыкмый. Әгәр кирәк булса, бәя кую өчен төркем җитәкчесенең яки укытучының фикере нигез итеп алына.


Дәрес этаплары.


Дәреснең беренче этабы кулланылачак белемнәрне искә төшерүдән башлана. Эшне кабатлау рәвешендә төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Бу очракта белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек туа. Икенче этап уку мәсьәләсен кую. Дәреснең бу өлеше өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләүгә багышлана. Берничә сорау куела. Бирелгән җавапларында укучылар дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңлаулары өчен үзләренә билге куялар. Өченче этап уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә бүлгәләп башкарыла. Һәр бирем үстерешлелек функциясен үти һәм аерым бер адым булып тора. Һәр адым саен укытучы сорау куя, уйланырга вакыт бирә, җаваплар тыңлана, нәтиҗә ясала, башкарган эшкә бәя бирелә. Әгәр бала эшчәнлеге даими бәяләнеп бармаса, проблема үзенең әһәмиятен югалта. Бәяне кичектермичә кую – нәтиҗәле укытуның икенче шарты. Дүртенче этап рефлексия. Дәреснең бу этабында укучы дәрестә нәрсә эшләгәненә, ничек эшләгәненә нәтиҗә ясый. Бишенче этап белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Гомуми бәя кую уку мәсьәләсен кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган аерым билгеләргә нигезләнә. Алтынчы этап өйгә эш бирү. Өйгә эш кимендә өч варианттан торырга тиеш. Балаларга сайлап алу хокукы бирелә.


<…>
Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №11 (ноябрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирәкле язма. Заманча технологияләр - актуаль тема. Татарча язылган булуы белән тагын да отышлы. Автор: Гарипова Г.

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ