Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча диктант язу җиңелме?

Ленария МӨСЛИМОВА,Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе 29 октябрь көнне Россиянең 7 шәһәре, Казахстан һәм Кыргызстан татарча диктант язды.«Татарча диктант»  – татар телендә дөрес...

Ленария МӨСЛИМОВА,


Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе


 

29 октябрь көнне Россиянең 7 шәһәре, Казахстан һәм Кыргызстан татарча диктант язды.


«Татарча диктант»  – татар телендә дөрес язу проблемасына игътибар юнәлтә торган белем бирү акциясе. Бүгенге көндә күпләргә татар телендәге белемнәрен тикшерү өчен мөмкинлек юк: мәктәпне тәмамлаганнан соң грамоталыкны тикшерү мөмкин түгел диярлек. Татар халкы һәм татар телен өйрәнүчеләр арасында грамоталык проблемасы бар. Гади сөйләм теле белән беррәттән, татар әдәби телен өйрәнүгә дә халыкны кызыксындырырга кирәк. Татар телендә сөйләшү проблемасы бүгенгәчә актуаль. Бөтендөнья татар яшьләре форумы, акцияләр, флэшмоблар, төрле формаль булмаган чаралар үткәреп, татарча аралашуга карата кызыксыну уята, татар шәһәр мәдәниятенә нигез барлыкка китерергә тырыша.


«Татарча диктант» акциясе КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Каюм Насыйри институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылды.


Әйтеп үтәргә кирәк, татарча тоталь диктант язу «2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм республикада милли мәгарифне үстерү Концепциясе «Юл карта»сының милли мәгарифне ресурслар белән тәэмин ителешен үстерүгә юнәлтелгән бүлегендә 2016-2020   елларга караган чаралар арасында да теркәлгән.


Татар телендә диктант язу чарасының төп максаты – халыкны дөрес язарга өндәү, татар теленең грамматикасына игътибар үстерү, гомумән, татар телендә язуны популярлаштыру. Казан, Уфа, Ижевск, Мәскәү, Төмән, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Павлодар, Бишкәк шәһәрләре акциягә бик теләп кушылды. Диктантның махсус сайты булдырылды, Интернет сәхифәләрендә алдан теркәлү алып барылды, шулай ук сайтта өч төрле текст ярдәмендә үзеңне алдан сынап карау, әзерләнү мөмкинлеге дә тудырылды.


Шулай ук чарага игътибарны тагын да ныграк җәлеп итү максатыннан һәрбер шәһәрдә, диктантны уку өчен, танылган татар шәхесләре сайланды. Санкт-Петербург шәһәрендә текстны шагыйрә Халидә Гыйлаҗева укыды. Мәскәү шәһәрендә исә диктантны «Татар дөньясы» газетасының баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев башлап җибәрде. Төмәнлеләр «Яңа сулыш», «Себер йолдызлары» телевизион тапшыруларын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллинадан укытты. Казанда Татарстанның атказанган артисты, шул көнне күпләр өчен укытучы буларак ачылган   Фәнис Җиһанша укыды.


Текст ягына килгәндә, тел белгечләре, икегә икене кушканча: «Авторы, һичшиксез, Әмирхан Еники булачак», – дип җавап кайтарды. Саф татар телен кулланып, телнең аһәңен җиткереп язган классик әдибебезнең «Җиз кыңгырау» әсәреннән 250 сүзлек өзек сайланды.


Казанда диктант КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелде. Диктант язучыларны институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Диктант язарга 200ләп кеше җыелды. Алар арасында композитор Элмир Низамов, букинист Таһир Тайсин,   Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары бар иде. Диктант язучылар, 9 шәһәр арасында оештырылган онлайн видеоконференция вакытында бер-берсенә уңышлар теләделәр.


Катнашучылар яшь ягыннан чикләнмәде, сайтта теркәлүчеләр саны меңнән артып китте. Уфада да бу сан йөздән артты. Барлык катнашучылар саны 600 кеше булып чыкты, шуның иң өлкәне Төмәннән 79 яшьлек бабай булса, иң яше ‒ Уфада яшәүче 2 яшьлек кызчык.


Эшләрне күренекле тел белгечләре тикшерде. Әйтеп үтелгәнчә, билгеләрне махсус булдырылган diktant.tatar сайтында ике атна узуга карап була иде. Диктант язучылар «Татарча диктант» катнашучысы сертификатының электрон вариантына ия булды.


Диктантны бәяләү системасы бик җитди иде. Бер орфографик яки пунктуацион хатасы булган, пөхтә башкарылган эшкә «5»ле билгесе куелды. Калган очракларда, хаталарның санына карап,  «4»ле, «3»ле, «2»ле билгеләре тәкъдим ителде. Иң күп күзәтелгән хаталарга да тукталып китәргә кирәктер.  Диктантта о һәм ө хәрефләре булган сүзләрне дөрес язмау очраклары еш күзәтелде. Мәсәлән, «бөркү» сүзен язу күп кешегә авырлык тудырган. Диктант язарга килгән кешеләрнең кайберләре әлеге сүзне «беркү» дип язуны кулай күргән. Типик хаталар арасында е хәрефе урынына ө язу да очрый. Мәсәлән, катнашучылар «җемелди», «беткәне», «сеңгәннәр», «теләмичә», «безелдәү» сүзләрен «җөмелди», «бөткәне», «сөңгәннәр», «төләмичә», «бөзелдәү» дип язганнар. Я, е һәм ю хәрефләре урынына йа, йә, йу, йе, йы кушылмаларын язучылар да күзәтелә. Мәсәлән, «ерактагы» сүзе ‒ «йорактагы» «ефәктәй» сүзе «йөфәктәй» дип язылган. Катнашучыларның кайберләрен х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес язу аптырашта калдырган. Мәсәлән, «хәрәкәт» сүзен ‒ «харәкәт», «һарәкәт» һәм «һәрәкәт» дип тә, ә «мәхәббәт» сүзен исә «мәһәббәт» дип язучылар бар. Х һәм һ хәрефләрен язуның аерым кагыйдәсе юк. Шуңа күрә составларында х һәм һ хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдырырга кирәк.


Хаталардан тыш, тагын бер мәсьәләгә дә игътибар  итәргә кирәк. Бу –каллиграфия. Диктантны тикшерү процессында язуны тану да бик мөһим. Хәрефләрнең тиешле график элементларын табып булмау, а-о, у-ү, о-ы, к-н, ж-җ, и-ы, и-й хәрефләренең кайсын кабул итәргә белмичә аптырау – гадәти күренеш. Төзек язарга өйрәтүне башлангыч сыйныф укытучыларына гына тапшырып бетерү дөрес түгелдер, бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк.


Шулай итеп, татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыруларны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе татар теленең кулланылыш өлкәсен киңәйтү чараларының берсе булды.


Moslimova-L. - word-документ (Татарча диктант тексты)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ