Татарчаны бары тик татарча сөйләшеп кенә өйрәнеп була
Фәйзетдинова Гөлүзә Габдрахман кызы,Казандагы 113 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыАвылда туып-үскән кеше буларак, мине авыл язмышы, андагы мәктәпләре...
Фәйзетдинова Гөлүзә Габдрахман кызы,
Казандагы 113 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Авылда туып-үскән кеше буларак, мине авыл язмышы, андагы мәктәпләренең проблемалары битараф калдыра алмый. Без укыган вакытта гыйлем йортларында икешәр-өчәр параллель класс булып, һәркайсында 30–35әр бала үзара ярышып укый идек. Ә бүген, балалар саны аз булганга күрә, күпме мәктәп бер-бер артлы ябыла... Бу бик аяныч. Татар мәктәпләре туган телебезне саклауның иң төп чыганагы булганлыктан, бу – икеләтә фаҗига.
Соңгы вакытларда авылга кайтканда яки социаль челтәрләрдә аралашканда, мин гайре табигый бер хәлгә тап булам: чеп-чи татар авылы балалары үз туган телләрендә түгел, вата-җимерә, үзара рус телендә аралаша. Өйрәнсеннәр русча да, чит телләрне дә белсеннәр, әмма ана телен “кысрыклау” хисабына түгел инде. Андый вакытта шелтә белдереп тормыйм, үзем татарча сөйләшүемне дәвам итәм, русчага русча җавап кайтармыйм. Киресенчә, русча җавапны ишетмәмешкә салышам. “Кыздырып” алган чаклар да була, билгеле.
Сорарсыз: “Хәзер шәһәрдә яшисез, ә үз балаларыгыз татарча сөйләшәме соң?” – диярсез. Урынлы сорау. Ник дигәндә, хәтта танылган милләтпәрвәр шәхесләребезнең күбесенең баласы татарча белми, рус яки башка милләт баласына өйләнә йә кияүгә чыга, ата-анасының эш-шөгылен дәвам итми. Соравыгызга җавабым уңай: ”Әйе! Минем балаларым, рус мәктәбендә укыса да, рус балалары белән аралашып яшәсә дә, татарчаны камил белә!” Мин үзем дә татар авылыннан булуым белән горурланып яшим. Без гаиләдә рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Балаларыбыз татарча да, русча да, кирәк булса, инглизчә дә сөйләшә. Без моның өчен әллә нәрсә эшләмәдек тә. Бары тик балалар белән өйдә татарча аралаштык. Русча белмәгәннән түгел, бу хәлне табигый санаганга. Балаларга: “Татарча сөйләшегез!” – дип бер тапкыр да әйткән булмады. Безгә ияреп, моны гадәти хәл санап, алар үзләреннән-үзләре татарча аралашты. Киптергеч кебек, безнең сөйләмне сеңдерде: канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр, әдәби тел аларга бездән, әти-әниләреннән йокты. Әйткәнемчә, рус сыйныфында белем алсалар да, балаларның теле “буталмады”. Хәзер сирәгрәк яңгырый торган, элеккерәк татар сүзен улымнан яки кызымнан ишетсәм, гаҗәпләнеп: ”Бу сүзне каян беләсең?” – дип сорыйм. “Син шулай дигән идең бит әни беркөнне”, – дип җавап бирә балалар.
Татарчаны бары тик татарча сөйләшеп кенә өйрәнеп була. Бу мин ачкан хакыйкать түгел, бүгенге уртак проблемабызга тагын бер кат әйләнеп кайту гына.
Комментарийлар
0
0
"Авыл укытучысы-2016"-яхшы,матур конкурс! Автор: СИРИНА МАРСОВНА
0
0
0
0
Исәнмесез! Татарча да балалар кызыксынып өйрәнә, моның өчен кызыксындыру гына кирәк. Минем беренче сыйныф укучылары берничә җырны татарча шатланып өйрәнделәр, Автор: Альмира Ибрагимова
0
0