Тел китәр дә – ни калыр?
Мин – талантлы, укымышлы-зыялы бөтен дөньяга билгеле ул-кызлары, үз тарихы, үз Ватаны белән танылган татар халкымның бер вәкилемен.
Гөлнара Роберт кызы СОЛТАНОВА,
Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы
Педагогик эш стажы – 19 ел.
Мин – талантлы, укымышлы-зыялы бөтен дөньяга билгеле ул-кызлары, үз тарихы, үз Ватаны белән танылган татар халкымның бер вәкилемен. Мин үз милләтем белән чиксез горурланам һәм балаларда да шушы горурлык хисен тәрбияләргә тырышам. Аларны ил-көнен, аның гореф-гадәтләрен яраткан өлкән буынга алмаш итеп тәрбияләүне үз бурычым итеп саныйм. Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк, диләр. Мөгалимә буларак минем төп кыйблам – яшь буынны әби-бабаларыбыз рухында, тарихи мирасыбыз нигезендә, халык педагогикасы үрнәгендә тәрбияләү. Туган теленә, туган туфрагына хөрмәт-игътибар белән караган, үз халкына хезмәт итәргә әзер булган яшь буын үстерү.
Мин үземнең татар булуым, балаларыма татарча эндәшә, алар белән татарча аралаша алуым белән чиксез горурланам. Шөкер, балаларым да миңа “Әнием” дип дәшәләр. Балаларым матур итеп татарча сөйләшү генә түгел, укый, матур итеп туган телдә яза, җырлый беләләр.
Без балаларыбызның телне, гореф-гадәтләребезне белмәвен заманага бәйләп аңлатырга тырышабыз. Замана балалары инде, рус бакчаларына, рус мәктәпләренә йөрделәр, шуңа туган телне белмиләр, дибез. Балаларның туган телне белмәүләрендә ата-аналарның гаебе зур дип саныйм. Бу барыбызга да билгеле, күптән мәгълүм әче чынбарлык. Шулай икәнен барыбыз да белсәк тә, әлеге проблема һаман көнүзәк булып тора. Йөрәкләрне әрнеткән әлеге факт һаман телдә-сүздә генә кала бирә. Туган тел, гаилә һәм тәрбия. Бу сүзләр гел янәшә. Алар бергә буыннан-буынга, гасырлар буена кешелекне дәвам иттерү чарасы, табигый ихтыяҗ буларак яшәп киләләр. Ана теле белән бала дөньяны танып белә, аны яратырга өйрәнә. Ана теле ярдәмендә яшь буын өлкәннәр белән аңлаша, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга өйрәнә, туган халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын күңеленә сеңдерә. Әле теле ачылганчы ук, әнкәсе белән бишек җырын тыңлап үсә. Әйе, әти-әниләре туган телне белгән, яраткан гаиләдә бу шулай булырга тиеш. Дөрес, бөтен гаиләләр дә түгел, шулай да «Татар теле белән ерак китеп булмый» дип санаган әти-әниләр дә бар. Бу хакта шагыйрь Зөлфәт «Йөрәгемне былбыл чакты» дип аталган китабында әрнеп-өзгәләнеп, йөрәгеннән чыккан утлы сулышын өреп болай дип язды:
Югыйсә бит үзем шаулы бәндә –
Мин дөньяны, имеш, яуладым!
Ә бүген сер итеп кенә язган
Шигырь укыр кешем калмады.
Австралия, Швеция, Финляндия, Кытай һәм башка илләрдә яшәүче татарларның, ят-чит мохиттә гомер итүләренә карамастан, ана телен яхшы белүләре барыбызга да яхшы мәгълүм. Чөнки алар өйләрендә бер-берсе белән татарча гына аралашалар икән. Димәк, туган телеңне белүнең иң беренче һәм иң мөһим шарты – бөек татар халкының балалары булу белән горурланып яшәү. Милли үз аңның югары булуы.
Милләттәшләребез арасында йөзек кашы булырдай кешеләребез күп. Халкыбызның батырлыклары, тарихка кереп калырлык кешелек үрнәкләре дә җитәрлек. Ата-ананы, гомумән, өлкәннәрне хөрмәт итү, сафлык, пакьлек, эшчәнлек, һәммә нәрсәдә җаваплылык хисе тою кебек сыйфатлар безнең халыкка гомер-гомергә хас булган. Бу хакта алтынчы гасырда ук Кытай тарихчылары да язып калдырган. Иманлы татар бервакытта да «Эш бүре түгел, урманга качмас», «Эш тилеләрне генә ярата» дигән принципларга таянып яшәмәгән. Балаларыбызны милли традицияләребез нигезендә тәрбияләсәк оттырмабыз.
Кемнәрнедер битарафлыкта, йокымсырауда, телен, гореф-гадәтләрен онытуда, татарча китаплар, газеталар укымауда гаепләгәнче, һәркем эшне үзеннән башласа, сүзләребез гамәлләребездән аерылмас.
Мин үзем укыткан балаларның үсеп милләтебезгә хезмәт итүләрен, халкыбызның йөзек кашлары булуларын телим.
«Идегәй» дастанындагы юллар менә ничә еллар безне кисәтеп тора: «Ил китәр дә ни калыр?»
Тел китәр дә ни калыр?
Баш китәр дә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр.
Буыннарыбыз чылбыры өзелмәсен иде.
Фото: © Владимир Васильев/ «Татар-информ»
Комментарийлар