Тәрбияне гаиләдән башлыйк
Галәветдинова Илүзә Риф кызы,Арча районы Пешәнгер башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыАвыл мәктәбе шартларында гомумкешелек сыйфатларын ничек тәрбияләргә с...
Арча районы Пешәнгер башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Авыл мәктәбе шартларында гомумкешелек сыйфатларын ничек тәрбияләргә соң? Белгәнебезчә, безнең балаларыбызның күпчелеге әби-бабай тәрбиясендә үсә. Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе зур булуы милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калуда, яшь буынга җиткерүдә зур ярдәмче булып тора. Сабый дөньяга аваз сала. Бер гөнаһсыз нарасыйны әбисе-бабасы, үз кулларына алып: “И, балам, тәүфыйклы, бәхетле, миһербанлы, шәфкатьле булып үсә күр инде!” – дип теләкләр телиләр. Кешелеклелек сыйфатлары орлыкларының беренчеләре менә шушы вакытта шыта башлый. Олы кешене хөрмәтләп, аларның сүзенә колак салып, киңәшләрен тотып яшәгән әти-әни үз балаларына тәрбия бирүдә зур үрнәк булып тора. Ак яулыклы әбиләребез, мөселман гаиләләренә генә хас булганча, үз чиратында балаларны кечкенәдән чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтәләр. Дини йолаларны үтиләр, Коръән укыйлар, уразасын тоталар. Кечкенә нарасый, әбисенә ияреп “бисмилла”сын, “әппәр”ен әйтергә өйрәнә. Бервакыт 11 яшьлек оныгы әбисе белән ураза тотарга уйлый. Әбисе, аны үзе янына аны утыртып: “Уразаны ни өчен тоталар, аны ничек тоталар?” – дигән сорау бирә. “Мин уразаны син тотканга тотам, әбием”, – дип әйткән оныгы. Әбисе ураза тотуның нечкәлекләрен аңлаткан һәм иртәгә сәхәргә уятырмын дигән. Икенче көнне оныгы белән әбисе, Аллага тапшырып, уразага кергәннәр. Көн уртасында оныгы әбисе янына йөгереп килгән дә: “Әби, минем ашыйсым килә”, – дигән. “Аша, улым, аша!” – дигән әбисе сабыр гына. Әбисенең шулай тыныч кына, ачуланмыйча әйткән сүзләрен тыңлап, малай аптырап калган. Ул бит әби мине орышыр, ашарга ярамый бит, улым, дип әйтер дип көткән иде. Шуннан соң малай сикереп торган да: “Юк, әбием, минем ашыйсым килми инде!” – дип йөгереп чыгып киткән. Тормышта булган хәлләрнең берсе генә әле бу. Менә шушы гади бер мисалдан күренгәнчә, гаиләдә балаларда сабырлык, ихтыяр көче тәрбияләнә.
Сабый мәктәпкә укырга киткәндә, әбисе дә, бабайсы да, башыннан сыйпап, тырышып укы, тәртипле бул, укытучының сүзен тыңла, укытучы сөйләгәндә, дәресне аңлатканда авызына гына карап тор, дип өйрәтеп җибәрәләр. Мәктәптән кайткач та, нинди хәреф өйрәнгәннәрен, Әлифбадан укып күрсәтүләрен тикшереп торалар. Кайткач өйдә контроль булачагын тойган бала укуга да җаваплы карый башлый. Безнең балалар үскәндә, әби-бабайсы өй эшләрен тикшерә, өйрәтә, белмәгәннәрен аңлата торган иде. Хәзер инде уку программалары авырлашты, бу эшләрне башкару әти-әни җилкәсенә төшә. Теләсә-теләмәсә дә әти-әни баланың нәрсә өйрәнгәнен белә башлады. Мәктәптән кайткач, бала күп вакытын иптәшләре белән үткәрә. Күрше малае белән сугышып кайтканда да әбисе ярдәмгә килә. Ни өчен бу хәл килеп чыкканын ачыклый. “Гаебең үзеңдә булса, гафу үтен. Гаебең булмаса, “таш атканга – аш ат”, дип үз киңәшләрен бирә. Менә шулай итеп бала кешеләр белән усал булмаска, үчләшмәскә, ягымлы, әдәпле булырга кирәклеген, ләкин үзеңне яклый белүнең дә мөһимлеген аңлый. Кызлар чигәргә, бәйләргә, пешерергә һәм башка төрле кул эшләренә әбиләреннән өйрәнеп киләләр. Андый кызларның технология дәресләрендә куллары бар нәрсәгә ятып тора һәм язулары да бик матур килеп чыга. Малайларны бабайлары , әтиләре балта-пычкы тотарга, техникага өйрәтәләр.
Гомумән алганда, мәктәптә тәрбия эшен алып баруда өлкән кешеләребезнең ярдәмен тоеп эшлибез. Гаиләдә шытып чыккан гомумкешелек сыйфатлары орлыклырын үстерүдә мәктәп үз эшен дәвам итә. Өлкәннәр белән очрашулар үткәрәбез. ”Әбием, алтыным!”, ”Әби, әни, онык” “Әниләр көне” , “Минем бабам солдат булган”, “Әтиләрдә бөтен ил көче” дигән кичәләр үткәрәбез. Укучыларыбыз гаилә әгъзаларына һәр бәйрәмгә үз куллары белән ясалган бүләкләр бирәләр. Өйдәге әби-бабайларга, ялгыз әби, бабайларга ярдәм итү йөзеннән, “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” исеме астында айлык уздырабыз. Үрнәк гаиләләр белән очрашулар булып тора. Үзебезнең мәктәп сайтында бу кичәләрне һәрдаим яктыртып барабыз. Чыгышымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә, гаилә белән мәктәп бергә бербөтен булып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Әйдәгез, бергә кулга кул тотынышып эшлик, балаларыбызның күңелләренә бары кешелеклелек сыйфатларын гына сеңдерик!
Комментарийлар