Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш мизгелләре

Чулпан Зөлфәт кызы Гыйльмуллина,Актаныш муниципаль районының Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль белем бирү  учреждениесе информатика, математика укытучысы, педагог буларак эш стажы – 21 е...

Чулпан Зөлфәт кызы Гыйльмуллина,
Актаныш муниципаль районының Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль белем бирү  учреждениесе информатика, математика укытучысы, педагог буларак эш стажы – 21 ел.

... Ничә яшь икәнен төгәл генә белмим анысы, биш яшь булгандырмы, алтымы, әниемә ияреп (ул башлангыч классларда укыта) өебез янәшәсендә генә урнашкан мәктәпкә барабыз... Мәктәп капкасын ачып кергәнебезне һәм шул нәкъ шул  вакытта “Мин дә әнием кебек укытучы булачакмын!” дигән уйлавым, инде 30 елдан артык вакыт үтеп китүгә карамастан, әле дә исемдә. Ул көнне мәктәптә нәрсәләр күрүем, китаплардан карап утырган рәсемнәргә кадәр әле дә күз алдымда...


... Кечкенә генә, бөтерчек кебек, күзләреннән очкыннар чәчеп торучы беренче укытучым – Рәзинә апа Наҗарова! Менә  кем ул - чын авыл укытучысы! Илле генә өйле Тәкмәк авылына күрше Олыимән авылыннан килеп укыту өчен дистәләгән еллар ул таптаган юллар җир-анабызны ничә урап чыгарлык булды икән?.. Безнең арабызда хәзер инде булмасаң да, һәр укучың сине хәтерли. Бер генә бәйрәм, бер генә истәлекле дата да билгеләп үтелми калмады, авылыбызның яшәү чыганагы булды син укыткан мәктәп – беренче укытучыбыз! Укытучы булуыма этәргеч ясаган кешеләрнең берсе – әнием булса, икенчесе – беренче укытучым булды...


...Ун ел Тәкмәк, Югары Яхшый, Сәфәр мәктәпләрендә  уку минем самими балачак хыялларымны ныгытты гына. Минем үземнең тормышымны мәктәптән башка күз алдына китерә алмый идем инде. Яңа ел да минем өчен 1 гыйнвардан түгел, 1 сентябрьдән башлана  иде...


...Юаш булдым микән, мәктәпне медаль белән бетерсәм дә, мәктәп директоры Фәгыйль Әбеловичның биргән үгет-нәсыйхәтләре һич истән чыкмый: “Әгәр билеттагы соравыңа җавапны белмәсәң, өстәмә сорау бирүләрен сора, үз белемеңне күрсәтергә тырыш, куркып торма!..” Өстәмә сораулар да кирәк булмады, бер имтихан гына биреп кердем мин КДПИның математика бүлегенә. Сезнең хәер-фатыйхаларыгыз, сез биргән белемнәр ярдәм иткәндер инде укытучыларым...


...Беренче дәресемне институт бетереп эшкә урнашканчы бирергә туры килде. Бишенче курста укыганда, бүлмәдәш кызым белән Әгерҗе районының Кодаш авылы мәктәбендә практика үттек. Математика, физика укытучылары гел юк. Барлык классларда бу ике фәнне бер чирек буе икебез укыттык. Иң беренче укучыларыбыз, беренче дәресләр, беренче планнар!.. Бигрәк тә уздырган класстан тыш чаралардан соң, балаларның “Ах!” итүләре, без киткәндә елап озатып калулары һәм алардан килгән хатлар... “Мин дә сезнең кебек укытучы булырга телим!” – дип язган иде берсе. Безнең юлдан китә алдың микән инде беренче укучыбыз?.. Үз юлымны дөрес сайлаганыма чын-чынлап инандым...


Менә хәзер 21 ел инде авыл мәктәбендә – үзем тәмамлап чыккан Сәфәр урта мәктәбендә балаларны математика һәм информатика фәннәренә төшендерәм. Бетмәс-төкәнмәс планнар, тикшерәсе дәфтәрләр өеме, педсоветлар, тикшерүләргә өстәп электрон журналлар, БДИлар... Укучыларымның эшләгән беренче проектлары: җырларга видеоклиплар, үзләре пластилиннан ясап, монтажлап эшләгән беренче мультфильмнар, республика конференцияләрендә чыгыш ясаулары. Үзләренең нәтиҗәләрен күреп, елмайган йөзләр... Минем юлымны дәвам итәргә теләүче Ләйсән, Чулпан, Алисәләр... Минем фәннәр юнәлешен сайлаучы башка бик күп балаларның булуы белән чиксез горурланам! Димәк, мин үз фәнемә кызыксыну уята алганмын! Фәнен, укытучысын яратмаса укучы аның юлын дәвам итәр  идеме?!. Сайлап алган язмышым белән мин горурланам: мин – Укытучы! Мин  - Авыл Укытучысы!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ