Тукай шигыренә иллюстрация
(II сыйныфта әдәбият дәресе. Татар төркеме)Рәфидә ШӘЙХЕТДИНОВА, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат. “Бишек”, “Гаилә – бишек” төшенчәләрен аңлату; укучыларны и...
(II сыйныфта әдәбият дәресе. Татар төркеме)
Рәфидә ШӘЙХЕТДИНОВА, югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат. “Бишек”, “Гаилә – бишек” төшенчәләрен аңлату; укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү; халкыбызның гореф-гадәтләренә, традицияләренә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү.
Технология: Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе.
Методлар һәм алымнар: проблемалы ситуация, төркемнәрдә эш, иҗади эш, эзләнү, модельләштерү, рефлексия.
Җиһазлау. Т.Хаҗиәхмәтов. “Бишек җыры”– иллюстрация; Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыре, халык көе аудиоязмасы (CD форматта), мәкаль-әйтемнәр, гаилә моделе.
Дәрес барышы.
Ι. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы.
Тема буенча йомгаклау дәресе булганлыктан үтелгән материал системага салына, белемнәр тигезләнә. Тактага гаилә моделе эленә.
1. Өй эшен тикшерү (модель буенча).
Балалар Бабай Әби Әти Әни
– Бу сүзләрне бер сүз белән атап буламы? ГАИЛӘ
(Көтелгән җаваплар тыңлана.)
– Димәк, гаилә темасы буенча белемнәрне тикшерәбез.
Блиц-турнир:
– Бабай сүзен шигырьдә нинди сүз белән алыштыра алабыз? (“Дәү әти”.)
– Әлеге өзек кайсы хикәядән алынган? “...Бу юлы бигрәк матур итеп киенеп килгән ул. Аякларында – атлаган саен шыгыр-шыгыр итеп торган йомшак читекләр”. (Р.Вәлиева. “Дәү әни”.)
“...Тал чыбыктан шомартып,
Бергә кәрзин үрәбез”.
– Бу юллар кайсы шигырьдән алынган? (“Әтием белән бергә”.)
– “Әни” сүзен таптарга ярамый икәнлеген кайсы автордан белдек? (З.Туфайловадан.)
– “Әти”, “әни” сүзләрен иркәләп, кечерәйтеп әйтик әле (Төркемнәрдә.)
– Әти-әнинең үзеңнеке икәнен сүз белән күрсәт. (Әтием, әнием.)
Үзбәя.
2. Белемнәрне тигезләү. Гаилә темасына караган мәкаль-әйтемнәрне уен аша кабатлау.
Уен барышы. Балалар төркемнәрдә эшлиләр. Алып баручының кулында төен төйнәлгән кулъяулык. “Мин – мәкаль әйтүче, – ди ул, - мәкальнең беренче яртысы – минем телемдә, икенче яртысы – шушы төендә. Мин сезгә мәкальнең яртысын әйтермен, сез икенче яртысын миңа әйтерсез. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән була.”
Мәкальләр:
– Иркә бала ... (ир булмас);
– Ата-анасын хурлаган ... (үзен хурлаган);
– Ата-анасын тыңлаган адәм булган, ... ( тыңламаган әрәм булган);
– Атасы малаена алма бакчасы үстереп биргән, ... (малае атасына сыңар алма да бирмәгән);
Үзбәя.
3. Уку мәсьәләсен кую. Төркемнәргә әйтемнәр өләшенә.
- “Гаилә – бишек”
- “Туган ягым – яшел бишек”
- Әйтемнәрдә кабатланган сүзне табарга? (Бишек..)
– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
– Бишек турында.
Үзбәя.
ΙΙ. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
1 нче бирем. Бишек төшенчәсе өстендә эш. (Укытучы ярдәме белән бишек төшенчәсе тудырыла; яңа яисә аңлашылмаган сүз сүзлекләрдән эзләнә.)
– Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бишек сүзенә түбәндәгечә аңлатма бирелә: Бишек – баланы тирбәтеп йоклату урыны.
– Укучылар, кечкенә балаларны бүген кайда йоклаталар? (Балалар арбасында, караватта.)
– Ә бишекләр юкмы? Алар кайда?
– Бүген сезнең алда чын бишек бар. Ул – музей экспонаты. Хәзер бишекне якыннан карыйк: (укучылар бишек һәм бишек сиртмәсен игътибар белән күзәтә).
– Бишек тал чыбыгыннан үреп ясалган. Тирбәтергә җайлы булсын өчен, бишек сиртмәгә – озын сыгылмалы колгага эленә. Бишек өстенә тукыма ябыла. Тукыма балага яктылык төшмәсен һәм җил тимәсен өчен ябыла.
– Укучылар, шулай итеп, бишек җыр тыңларга әзер.
2 нче бирем: Аудиоязмадан “Бишек” (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җыры тыңлана
– Нәрсә ишеттегез? (Җыр.)
– Жыр ничек башкарыла? (Әкрен, салмак.)
– Җырны кем башкара? (Әни.)
– Бишек җыры ана белән бала арасында башкарыла.
– Бишек җыры тынычландыра. Музыканың бу сыйфатын әби, әниләр яхшы белгән һәм баланы юатканда, йоклатканда җырлаганнар.
– Без тыңлаган җырның сүзләрен Г.Тукай язган. Көе – халыкныкы. Ә рәссам Т. Хаҗиәхмәтов бишек җырына рәсем – иллюстрация ясаган.
3 нче бирем: Т.Хаҗиәхмәтов Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә иллюстрация.
а) дәреслек буенча эш. Рәсемне күзәтегез. Бишек турында төркемнәрдә бер-берегезгә сөйләгез.
б) рәсемдә кемне күрәсез?
– Әнинең йөзе нинди?)
– Колагында, муенында нинди бизәнү әйберләре бар?
– Яулыгы, алъяпкычы, күлмәге ничек бизәлгән?
– Әни кеше баланы ничек үстерә?
– Рәсемгә карап сез нәрсәләр турында уйланасыз?
– Рәсем буенча белгәннәрегезне үз-үзегезгә сөйләп чыгыгыз.
ΙΙΙ. Рефлексив бәяләү.
1. – Нәрсә белми идек?
– Ничек белдек?
2. Өй эше. Рәссам Т.Хаҗиәхмәтов рәсеменә карап үз рәсемеңне ясап кара.
Бишек җырлары өйрәнергә.
3. Гомуми үзбәя.
Әдәбият.
1. Ягъфарова Р.Х. Уку китабы: Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 сыйныф дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2009 – 143 б.
2. Шәймарданов Р.Х., Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы. –Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004. – 374 б.
3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 3 томда.
Комментарийлар