Логотип Магариф уку
Цитата:

Туры юлдан атларга ярдәм итик

Кутуева Роза Мәгъсүм кызы,Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр һәм бүгенге «Бәхәс...

Кутуева Роза Мәгъсүм кызы,


Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр һәм бүгенге «Бәхәс клубы»нда катнашучы укучыларым! Әңгәмәбез XXI гасыр балалары турында. Хәзерге чор балаларының уй-фикерләре, дөньяга карашы, әйләнә-тирәдәгеләргә, гомумән, тормыш-чынбарлыкка мөнәсәбәте үзгә булуы беркемгә дә сер түгел. Кешенең рухи байлыгыннан матди байлыкларның өстенлек алуы бала психологиясенә дә зур йогынты ясый һәм замананың төзәтә алмаслык бер чиренә әверелеп бара. Ләкин XXI гасыр балаларының күпчелеге хәзерге тормыштагы «акча культы»н замана «чир»е дип түгел, ә тормыш кануны итеп кабул итә. Кызганычка, без, өлкәннәр дә, шушы «упкын» уратып алган «утрау»да басып торабыз. Алга барырга да, артка чигенергә дә мөмкинлек юк. Бөтен җирдә галиҗанәп «акча» идарә итә. Безгә, әти-әниләргә һәм укытучыларга, шушы шартларда да әхлаклы, инсафлы, иманлы бала шәхесе тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Кем тарафыннан йөкләнгән дисезме? Беренче чиратта, үзебезнең намусыбыз, балалар алдында булган җаваплылыгыбыз тарафыннан. Без, өлкәннәр, балаларыбыз өчен үзләре кылган гамәлләрне бәяләрлек, “Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?” сорауларына үзләре фикер йөртеп җавап бирерлек шартлар тудырырга тиешбез. Хәзерге заманда «мораль укып» кына тәрбия бирү шактый авыр күренеш, сез моны үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз...


 ...Безнең бүгенге «Бәхәс клубы» кунаклары – «Яшь журналист» иҗат берләшмәсе каршындагы «Илһам» студиясенә йөрүче сезнең балаларыгыз. Утырышларның берсендә укучылар белән бергә XXI гасыр яшьләренең әхлак сыйфатларын тасвирлаган татар пьесасы язып карау максаты куелган иде. Без икенче төрле мондый эшне проект эшен башкару дип тә атыйбыз. Проект эшчәнлеге берничә этапны үз эченә алып, аның нәтиҗәсе киң аудиториягә чыгарылырга тиеш булды. Һәм без бу максатка ирештек тә. Безнең уртак хезмәт җимешебез булган проект, ягъни «Җәннәт әниләрнең аяк астында» исемле кечкенә күләмле пьеса һәм аның буенча куелган спектакль үзенең тамашачысын тиз тапты. Әлбәттә, бу проектны сәхнәгә куюда укытучы киңәшләре исәпкә алынды, әмма төп режиссерлар да, рольләрне башкаручылар да укучылар үзләре булды. Спектакль өчен костюмнар, декорация, музыкаль язмалар укучылар тарафыннан әзерләнде.


Хәзер «Җәннәт әниләрнең аяк астында» исеме астында драматик вакыйганы сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез, хөрмәтле кунаклар! Уйлап карыйк әле: замананың нинди проблемаларын күтәрделәр һәм чишәргә омтылдылар икән безнең проект авторларыбыз?


(Әти-әниләр өчен пьеса тәкъдим ителә. Пьеcа сценарие кыскартылды. Ред.)


Хөрмәтле кунаклар! Менә сез «Илһам» иҗат төркеменең эше белән таныштыгыз. Күбегезнең күзләрендә яшь бөртекләре күрдем. Димәк, драматик вакыйга сезне битараф калдырмады. Ә хәзер, «аталар» һәм «балалар» төркемнәре арасында фикер алышу максатыннан, экранга мөрәҗәгать итеп, анда язылган сорауларны карыйк әле. (Экранда язылган сораулар буенча әти-әниләр һәм балалар арасында әңгәмә-бәхәс оештырыла.)


1. Тормышта мондый вакыйгалар булырга мөмкинме? Драматик вакыйгада күтәрелгән проблемаларны шәһәр тормышы яки авыл тормышы өчен генә хас дип аерып әйтеп буламы?


2. Бу балаларны тәрбияләүдә әти-әниләрнең нинди уңай йогынтысын һәм ялгышларын күрдегез? Бала тәрбияләүдәге бу уңай сыйфатлар һәм кимчелекләр сездә дә кабатланмыймы икән?


3. Мәрьямнең әхлак сыйфатларын юкка чыгарырга мөмкин булган сәбәпләр нидән гыйбарәт соң? Бу сәбәпләрне булдырмау өчен, әти-әниләр һәм балалар нинди чаралар күрергә тиеш ?


 4. Бу спектакльнең шәхес тәрбияләүдәге ролен нәрсәдә күрәсез ?


5. Сезнеңчә, идеаль шәхес нинди булырга тиеш? Спектакльдән яки тормыштан мисаллар китерә аласызмы?


Хөрмәтле әти-әниләр һәм балалар! Драматик вакыйга геройлары сезне уйланырга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте дип уйлыйм. Әлбәттә, сезнең һәркайсыгыз үз фикерен белдерергә, аны дәлилләргә һәм дөрес дип санарга хаклы. Ләкин, теләсә нинди шартларда да, без бөтен уңай сыйфатларны да үзебездә туплаган, тормышка яраклашкан, кешеләрне хөрмәт иткән, хезмәт сөючән, максатчан шәхес булып калырга тиешбез. Чөнки без бүгенге яшәешебез белән киләчәк буыннар алдында да бурычлы.


Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызга дөрес юлны сайларга һәм туры юлдан атларга ярдәм итик!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ