Логотип Магариф уку
Цитата:

Уен-күнегүләр ярдәмендә татарча өйрәнәбез

(Балалар бакчасының ѳлкəн тѳркеме яки мəктəпнең I сыйныф укучылары белəн телдəн кереш курс чорында дəрестə эшлəү)Рузалия НИГЪМӘТУЛЛИНА,ТР Мәгарифне үстерү институты методисты, дәреслек авторыБу күнегү...

(Балалар бакчасының ѳлкəн тѳркеме яки мəктəпнең I сыйныф укучылары белəн телдəн кереш курс чорында дəрестə эшлəү)


Рузалия НИГЪМӘТУЛЛИНА,


ТР Мәгарифне үстерү институты методисты, дәреслек авторы


Бу күнегүлəр 1 нче аудиодəреснең 2 нче дəресе ѳчен тѳзелгəн. Татар теле атнага 3–4 дəрес икəн, бер үк аудиодəрес 2 атна буе тыңлана; 5–6 дəрес булса, бер атна тыңларга кирəк була. Методик əсбапта һəр аудиодəрескə таблица бирелə. Бу таблицада балалар ѳйдə тыңлый торган аудиодисктагы һəм параллель рəвештə дəреслəрдəге уеннарда үзлəштерелергə тиешле материал тəкъдим ителə. Таблицадан соң дəресне җиһазлау һəм уеннарның барышы бирелə. Уеннарның барысы да таблицада билгелəнгəн тел материалына нигезлəнгəн, һəм алар, балаларның бер уеннан тиз туюлары сəбəпле, озак уйналмыйлар, билгеле бер эзлеклелектə үткəрелəлəр.


1 нче аудиодəрес кысаларында активлаштырылырга тиешле материал


























 



Аудирование (аудиодискта тəкъдим ителгəн, ишетеп аңлау ѳчен бирелгəн сѳйлəм үрнəклəре)



Телдəн активлашырга тиешле  сѳйлəм үрнəклəре


ГР
А
М
М
А
Т
И
К
А
да/дə, та/тə‒ Бу нәрсә? Бу алма. Бу да алма.
‒ Бу (ул) кызмы? ‒ Бу (ул) кыз түгел.
‒ Кыз (алма) нинди? Тагын нинди?
‒ Алар нинди?
‒ Кыз зурмы? ‒Кыз зур түгел.
‒ Болар нәрсәләр?
‒ Болар… (-лар/-ләр, -нар/-нәр)
Исәнме(сез)!Сау бул(ыгыз)!
Бу кем?
Бу кыз.
Бу да кыз.
ЛЕ
К
С
И
К
А
Монда, тегендә, теге, тартма, укучы, укытучы, такта, ак, кара, алты, җиде. 
Рәсем, алар, тылсымлы, кызыл, яшел, яхшы.
 
Син ‒ мин ‒ ул.
Әйе. Юк.Кыз, малай, әби, бабай, песи, алма, китап, карандаш, ручка, сумка, кәнфит, матур, кечкенә, зур, карт, яшь, бик,
Бер, ике, өч, дүрт, биш;
ҖӨМЛӘЛӘРСау бул(ыгыз)! Исәнме(сез)! 
Рәхмәт! Кер! Утырыгыз! Басыгыз! Татар теле дәресен башлыйбыз! Хәлләр ничек? ‒ Яхшы! Ул ‒ малай. Әйдәгез… Уйныйбыз! Саныйбыз! Җырлыйбыз! Әйтмим! Бел! Белмим! Әйт! Тартмада нәрсә бар? Бирегез, зинһар! Кил монда! Башла! Тиз бул! Кайда? Алар нинди? Аерма бармы? Кайсы…?
‒ Син кем? (‒ Мин Маша.)‒ Бу кем? (‒ Бу кыз.)
‒ Син кем? (‒ Мин Равия.)
‒ Син укучымы? (‒ Əйе, мин укучы.)
‒ Син зурмы? (‒ Юк, мин кечкенə.)

 


Дәресне җиһазлау:


♦       уенчыклар: песи (Мырау), кечкенә яшел туп;


♦       рәсемнәр: кыз, малай, әби, бабай, песи, мәктәп;


♦       пиктограммалар: «Бу кем?» «Бу нәрсә?», тѳрле тѳстəге кəгазъ түгəрəклəр;


♦       предметлар: тартма, карандаш, фломастер.


Дəрескə əзерлек:


♦       зур кара (тылсымлы) тартмада (тылсымлы) карандаш: кара маркер яки фломастер;


♦       ярдәмче беренче өстәлдә: кара карандаш, матур сумка, «карт песи», кечкенә китап, кызыл алма;


♦       ярдәмче икенче өстәлдә: ак карандаш, «матур булмаган» сумка, «яшь песи», зур китап, яшел алма.


Дəрестə катнашучылар: укытучы, кунак (песи), балалар.


Искəрмə. Диалогларда «кунак»ның сүзлəре калын курсив хәрефләр белән бирелгəн. Аларны «кунак» ролендәге (əлбəттə, тавышын үзгəртеп һəм уенчык кулланып) укытучы яки укучы əйтə. Укучыларның сүзлəре курсив белəн күрсəтелгəн.


Дəрес барышында материалны ныгыту уен-күнегүлəре


1. Укучыларны каршы алу.


‒ Исәнмесез, кызлар! Исәнмесез, малайлар! Әйдәгез, кызлар! Әйдәгез, малайлар! Керегез! (Ишарә.) Хәлләр ничек? Яхшымы? Әйе, яхшы, бик яхшы. («Яхшы» мəгънəсен ишарә белəн күрсəтə, мəсəлəн, баш бармагын ѳскə күтəрə.)


(Укучыларны урыннарына утырта.)


‒ Син – малай, син – кыз, син дә кыз, син ‒ малай, син дә малай. Син, малай, монда утыр! Яшь малай, зур малай. Ə син, кыз, тегендә утыр! Яшь кыз! Матур кыз! (Ишарә.)


Укучыларны барлау.


 ‒ Кем Коля? – Мин! (Укучы җавап бирмәсә, аннан сорарга: «Коля синме? Юкмы? Әйеме?»)


2. ‒  Бу нәрсә? Бу тупмы?


Әйе. Әйе, бу туп. Туп нинди? Туп акмы? (Тупка төсле түгәрәкләр куеп карый.)Юк! ‒ Юк! Туп ак түгел! Туп карамы? Юк! ‒ Юк! Туп кара түгел. Яхшы! Туп ак та түгел, туп кара да түгел. Ул яшел. Тагын нинди? Ул зурмы? Кечкенәме? (...) ‒ Тагын нинди? Ул яхшымы? (...) (Укытучы сорауны туп атып бирә. Укучы, җавап биргәндә, тупны кире кайтара.) Мин …! ‒ Син кем? – Мин …! һ.б.


3. «Повторюшки» тут как тут! Соскучились по детям! Әйдәгез, уйныйбыз! Следим за ушками. Нужно услышать и правильно повторить. Яхшымы? Яхшы! (Укытучы һəм балалар кулларын колаклары артына куялар. Укытучы əйтə, балалар кабатлыйлар.)


‒ Син! – Син! ‒ Бу ‒ син! ‒ Бу – син! һ.б.


4. ‒ Басыгыз! Әйдәгез, уйныйбыз! Игра на внимание! Бу – мин! (Уен хәрәкәтләрен күрсәтергә: бу – кулларны чәбәклибез, мин – кулларны күкрәккә куябыз.) Бу – син! (Бу – кулларны чәбәклибез, син – бер-беребезнең кулларына чәбәклибез. Уен тизлеге арта бара. Кем ялгышмыйча уйный, шул җиңә.)


‒ Кызлар матур! Кызлар карт түгел, кызлар яшь! (Ишарә.) Кызлар, утырыгыз!


‒ Малайлар  акыллы! Малайлар карт түгел! Малайлар яшь. (Ишарә.) Малайлар, утырыгыз!


5. (Шаку тавышы.)


 ‒ Бу кем? ‒ Бу кем? Бу мин! ‒ Син кем? Молчит! Давайте вместе спросим: Син кем? ‒ Син кем? Әйтмим, бел! ‒ Придется угадывать!


Укытучы, рәсемнәр күрсәтеп: ‒ Син әбиме?Юк, мин әби түгел! Син бабаймы? Юк, мин бабай түгел! ‒ Син кызмы? Юк, мин кыз да түгел! ‒ Син малаймы? Юк, мин малай да түгел. ‒ Син песиме? Әйе, мин песи! ‒ Песи, кер! Исәнмесез! ‒ Исәнме, песи!


Песи, балаларга: Исәнмесез!Исәнме, песи! ‒ Ребята, вы хотите знать, как у него дела? Давайте, спросим! Хәлләр ничек? Яхшы! Рәхмәт! ‒ Догадались? Ә сезнең хәлләр ничек? Бик яхшы! Рәхмәт!


Песи, кызлар янына килеп сорый: Бу кем? – Ой, какой Мырау забывчивый! Напомним! Бу кыз! Бу кем? Бу да кыз! Бу кем?Бу да кыз! (Башта барлык кызларны, аннан соң малайларны йөреп чыга.)


Мин Мырау. Син кем? Мин Катя. Син кем? Мин Андрей. (Җавап биргән укучы песине кулына ала һәм аның исеменнән икенче балага сорау бирә.)


‒ Ребята, Мырау песенку придумал. Она очень простая. Он будет отвечать на наш вопрос! «Син кем?» Әйдәгез, җырлыйбыз! (Аудиоязмага кушылып җырлыйлар.)


‒ Син кем? – Мин Мырау!


‒ Очень скучная песенка получилась! А если наоборот? Пусть он спрашивает, а мы будем отвечать!


Син кем?Мин Катя! Син кем?МинСаша! Син кем?МинПетя! (Һәр баланың исеме әйтелгәнче җырларга.)


6. ‒ Әйдәгез, уйныйбыз! Проверим, умеете ли вы считать. Кызлар, басыгыз! Малайлар, басыгыз!


‒ Бер! (Балалар бер тапкыр кул чабалар.)


‒ Ике! (Балалар ике тапкыр кул чабалар.) Бер! Ике!


‒ Өч! (Балалар ике тапкыр кул чабалар.) Бер! Ике! Өч!


‒ Дүрт! (Балалар ике тапкыр кул чабалар.) Бер! Ике! Өч! Дүрт! ‒ Яхшы! (Уенны дəвам итəргə.) Утырыгыз!


7.  (Дүрт рәсем, кара маркер яки фломастер.)


‒ Әйдәгез, уйныйбыз!  Хəзер «Мәктәп» уенын уйныйбыз! Поиграем в школу! Әйе? Мырау, син – укучы! Син тегендә утыр.


(Укучыларга мөрәҗәгать итеп): ‒ Син – укучы. Син дә укучы … (соңгы укучыга кадәр әйтеп чыгарга). Мин – укучы түгел. (Указка ала.) Мин – укытучы. Бу нәрсә? Бу такта. Болар нәрсәләр? Болар рәсемнәр.


(Тактага дүрт кәгазь бите беркетелгән. Һәр кәгазьдә схематик рәвештә генә кеше йөзе ясалган: күзләр, кашлар, авыз, борын.) Бу кем? – Белмим! (Укытучы рәсемдәге йөзләрне кыз, малай, әби, бабай итеп ясап бетерә.) Ә хәзер кем? Бу кем? ‒ Бу кыз. ‒ Кыз нинди? Кыз картмы? – Юк! - Юк! Кыз карт түгел! Кыз яшьме? – Әйе! – Әйе! Кыз яшь! Тагын нинди? Кыз матурмы? Әйе! ‒ Әйе, кыз матур. (Шушы үрнәк буенча бабай, малай, әби, карт, яшь, матур, яхшы сүзлəре активлаштырыла.)


‒Тактада ничә рәсем бар? Берме? – Юк! Икеме? – Юк! Өчме? – Юк! Дүртме? – Әйе! ‒ Әйе! Дүрт рәсем!


8. (Тылсымлы тартма.)


‒ Бу нәрсә? Бу тартма. Бу минем тартмам. Тартма нинди? ‒ Кара. ‒ Әйе, ул кара. Тагын нинди? ‒ Зур. ‒ Әйе, ул зур. Тагын нинди? Ул тылсымлы тартма. Ә тартмада нәрсә бар? Мин белмим! Син беләсеңме? ‒ Мин белмим. ‒ Син беләсәңме? ‒ Белмим! (Тартма эченә карый.) ‒ Тылсымлы тартмада тылсымлы карандаш бар! Әйдәгез, уйныйбыз!


(Үткән дәрестәге «Карт, бик карт, бик-бик карт!» уены.)


9. ‒ А сейчас я буду загадывать вам загадки (җавапны тактадагы дүрт рәсем арасыннан табарга):


«Ул – яхшы, ул – зур, ул – яшь, ул – кыз түгел, ул – кем?» ‒ Малай! ‒ Әйе, ул малай.


Шушы ук тәртиптә кыз, бабай, әби сүзлəре белəн эшлəргə..


10.  (Ике өстәл.)


‒ Әйдәгез, уйныйбыз! Мырау – укучы түгел. Мырау – укытучы. Бу нәрсә?Бу карандаш. Бу нәрсә?Бу сумка. Бу нәрсә?Бу алма. Бу нәрсә? Бу китап. Бу нәрсә?Бу – песи.


– Хәзер мин — укытучы. Сумка нинди? ( ...) ‒ Тагын нинди? ( ...) (Шушы үрнәктә башка уенчыклар белән уйнарга.) ‒ Монда алма бар. Монда карандаш бар. Монда сумка бар. Монда китап бар. Монда песи бар.


‒ Интересно, а что на том столе? Ничего не видно. Давайте посмотрим в бинокли! (Ишарә.) Монда карандаш бар. Тегендә карандаш бармы? ‒ Әйе. ‒ Тегендә дә карандаш бар. Карандашлар нинди? Аерма бармы? Бар! Бу карандаш ак, ә теге карандаш ак түгел. Теге карандаш кара. өсле түгәрәкләр.)


‒ Смотрим в бинокль. Монда сумка бар. Тегендә сумка бармы? ‒ Әйе! ‒ Тегендә дә сумка бар. Сумкалар нинди? Аерма бармы? Бар! Бу сумка матур, ә теге сумка матур түгел.


‒ Яхшы! Монда китап бар. Тегендә китап бармы? ‒ Әйе! ‒ Тегендә дә китап бар. Китаплар нинди? Аерма бармы? Бар! Бу китап кечкенә, ә теге китап кечкенә түгел. Теге китап зур!


‒ Монда песи бар. Тегендә песи бармы? ‒ Әйе! ‒ Тегендә дә песи бар. Песиләр нинди? Аерма бармы? Бар! Бу песи яшь, ә теге песи яшь түгел. Теге песи карт.


‒ Монда алма бар. Тегендә алма бармы? ‒ Әйе! ‒ Тегендә дә алма бар. Алмалар нинди? Аерма бармы? Бар! Бу алма кызыл, ә теге алма яшел.


11. ‒ Әйдәгез, уйныйбыз! (Үткән дәрестәге «Әверелеш» уены.)


12. ‒ Әйдәгез, җырлыйбыз! (Үткән дәрестәге «Бармак» уен-җыры.)


13. ‒ Какой у нас беспорядок! Яхшы түгел! Бу – яхшы түгел! Давайте приберем в комнате. Кара карандаш бирегез, зинһар! ‒ Аня, кара карандаш бир, зинһар! ‒ Рәхмәт! Зур рәхмәт! Яхшы кыз! (Зур тартмага сала.) һ.б.


‒ Хәзер яхшы!


‒ Кызлар, басыгыз! Матур кызлар! Яхшы кызлар! Малайлар, басыгыз! Зур малайлар! Яхшы малайлар! Татар теле дәресе бетте. Рәхмәт!


Сау булыгыз! ‒ Сау бул, Мырау! ‒ Сау булыгыз, балалар! ‒ Сау булыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ