Укучыларыма карап сокланам
Гүзәлия Барый кызы Миңнуллина,Апас районы “Көрәш Даны” Ордены тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажы...
Апас районы “Көрәш Даны” Ордены тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажы – 35 ел.
Укытучы…Никадәр укучының күзләре сиңа төбәлгән һәм күңеле, рухы белән сиңа омтылган. Шул күзләргә нур сибеп, өмет уятучы, күңелләрен кузгатучы, рухларын баетучы кеше мин – башлангыч сыйныф укытучысы. Шул хезмәттә 35 ел эшләдем. Һай, күп эшләгән, бәлки, туйгансыз, диярсез. Һич юк. Үзем дә сәбәбен эзләп, тормыш йомгагын сүтеп уйланганым бар. Мөгаен, балачактан укытучы һөнәрен яратып, эшемнән тәм табудыр. Балачак хыялын тормышка ашыру өчен Казан педагогия училищесын тәмамлап, туган авылымда укыган мәктәбемдә хезмәт юлымны башладым. Читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамладым. Башлангыч классларда укыту укытучыдан сабырлык, тырышлык сорый. Балалар мәктәпкә зур шатлык, омтылыш, олы теләкләр белән килә. Шушы беренче шатлыкларны югалтмау - минем төп бурыч. Моның өчен дәресләрне кызыклы, балаларның танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, иҗади фикерләвен үстерерлек итеп, һәр баланың табигый мөмкинлеген истә тотып, белем һәм тәрбия бирәм. Укытуның сыйфатын күтәрергә, балаларга тирән белем бирергә ярдәм иткән яңа алымнарны өйрәнәм, дәресләрдә кулланам. Укытучы заман белән атлый. Яңа информацион технологияләр куллануны заман таләп итә. Мин дә дәресләрдә компьютер кулланам, презентацияләр ясыйм, тестлар эшлим. Андый дәресләрдә укучыларның күзләре дә очкынлана. Укуга әллә ни исе китмәгән укучы да нәрсәнедер ота, активлаша. Яхшырак билге алу өчен я өстәмә эш сорый, я яңадан кабатлап килеп, икенче кабат үтәп карыйсы килү теләген белдерә. Андый чакта менә бит дип, дәртләнеп китәсең. Яңалыкка омтылам, эзләнәм. Дәресләрдә төрле дидактик уеннар, табышмаклар, башваткычлар, мәкальләр, логик мәсьәләләр кулланам. Алар кызыксыну уята, фикерләргә өйрәтә. Дәресләрне җанлы, укучыларның актив катнашында үткәрергә яратам. Һәр укучыны дәрескә “кереп китәрлек” итеп оештырырга тырышам. Шуның өчен тавыш, интонацияне дә ярдәмгә җигәм. Укучыларның сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерүгә төрле типтагы карточкалар кулланам. Укучыларның белемен диагностикалау алдагы көнгә эш төрен билгеләргә ярдәм итә. Башлангыч классларда укучылар аз булу сәбәпле, ничә еллар берүк вакытта ике класс белән эшләргә туры килде. Ай-һай, аның авырлыклары... Эшләгән кеше генә белә алай укытуның кыенлыкларын. Бүген заманча ремонтланган, җиһазланган классларда эшлибез. Һәр сыйныфны аерым укытучы укыта. Бөтен уңайлыклары булган мәктәптә эшләү күңелле. Ата–аналар белән тыгыз элемтәдә тору-укучыларымның шәхси үзенчәлекләрен аңларга, бердәм максат белән эшләргә ярдәм итә.
Белем алуда укучы өчен иң кирәкле сыйфат - тырышлык тәрбияләүгә аерым игътибар бирәм. Һәрбер бала кечкенәдән нинди генә эшнең дә җиңел бирелмәгәнен, тырышырга кирәклеген аңлап үсәргә тиеш. Минемчә, тырышлык - кешегә гомер буе кирәк сыйфат - кече яшьтән тәрбияләнергә тиеш. Тырышлар тормышта үз урыннарын табып, гаиләдә дә, эштә дә уңышларга ирешеп, бәхетле гомер итәләр. Юкка гына, тырышлар таш яра дип әйтмиләр. Андый укучыларыма карап сокланам. Яшьтән үк балаларда мәдәни һәм рухи хәзинәләребез нигезендә кешелеклелек, әдәплелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, яхшы гадәтләр тәрбияләргә тырышам. Һәр көнне яхшылык эшләргә өндим, балаларның җавабын тыңлап куанам. Алар күңелендә игелек орлыклары күрәм. Туган илгә, җиргә, табигатькә мәхәббәт, соклану тәрбиялим. Һәрнәрсәгә сакчыл караш тәрбияләүгә дә урын бирәм. Һәр яңа туган көнгә куанырга, авырлыклар алдында җиңелмәскә, тырышу нәтиҗәсен күрергә ярдәм итәм. Аларның шатлануына мин сөенәм. Шулай итеп, дәресләрнең үтүен, көнлек эшнең бетүен сизмим. Гаиләмдә мине аңлап, бергә эшләүче ирем, ике улым булды. Эш тәмамлап, өйгә ашыгам. Мин – авыл укытучысы. Мәктәптәге хезмәтем, эш-гамәлем, кешелек сыйфатларым, үз балаларым , хуҗалыктагы эшләрем белән дә мин авылдашларыма өлге булырга тиешлеген аңлап яшим. Авыл җирендә хуҗалыктагы эшләр мәктәптәге эшләрдән соң ял иттерә. Бүгенге уңайлылыклар шәһәр тормышыннан ким түгел. Шулай да терлек-туар тотабыз, кош-корт асрыйбыз, бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен үстереп яшәп ятабыз. Хуҗалыкны калдырып, сәяхәткә, ял йортларына да барганым юк. Җәйләрен колхоз терлекләре өчен витаминлы азык – кычыткан, яфраказык җыеп тапшырабыз. Сүз дә юк, эш күп.
Туган авылымны, аның тырыш халкын яратам. Укучыларым җәмгыятьтә үз урыннарын табып, гаиләле булып, чын Кеше булсыннар гына.
Комментарийлар