Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларымны бик яратам...

Альбина Шәһит кызы АЙСИНА,Кама Тамагы татар урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 5 елУкытучы...  Иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ул.Кечкенә чакта без сеңелләрем белән бергә укучы-у...

Альбина Шәһит кызы АЙСИНА,
Кама Тамагы татар урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 5 ел

Укытучы...  Иң кирәкле һөнәрләрнең берсе ул.


Кечкенә чакта без сеңелләрем белән бергә укучы-укытучы булып уйнарга ярата идек. Мин укытучы, ә алар минем укучыларым. Әтием безгә такта да ясап биргән иде. Мин аларга диктант яздырырга ярата идем. Балачакта яратып уйнаган уен тормышка ашты. Бүгенге көндә мин укытучы булып эшлим, укучыларым белән бергә белем иленә сәяхәт итәм.


Әйе, чыннан да, укытучылар булмаса, балаларга кем белем бирер иде? Ә бит Укытучы белем биреп кенә калмый, ул балаларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм дә итә. Минем өчен үземне укыткан укытучылар иң изге, иң якты, иң якын кешеләр. Укытучылар турында бик күп җырлар, шигырьләр, әсәрләр иҗат ителгән. Иң гүзәл, иң сабыр, иң галим, иң күркәм кеше бит ул –  укытучы...


Шулай ук ул иң авыр, җаваплы хезмәтләрнең берсе дә. Үзем укытучы булып эшли башлагач кына, чын мәгънәсендә бу һөнәрнең асылын аңладым мин. Мәктәптә бары тик укучыларны ихлас күңелдән яраткан, аларны аңлаган, хәлләренә керә белгән кеше генә эшли ала икән.  Шәхсән мин укучыларны бик яратам һәм шуның белән бик бәхетлемен.


Бүгенге көндә мин үземнең тормышымны укучыларымнан һәм мәктәптән башка күз алдына да китерә алмыйм. Укытучы, укучы, мәктәп... Бу өч сүз ялгыз гына яши алмый. Берсе юк икән, калган икесе дә юк... Алар бер бөтен. Алар өчесе дә заман белән бергә атлый, заман белән бергә сулый, заман техникасын үзләштерә. Укытучы өчен иң зур бәхет – үзе укыткан укучыларының уңышларын күрә алу, алар өчен сөенү. Шуңа күрә теләсә кем укытучы була алмый. Үз һөнәреңне һәм балаларны яратсаң гына мәктәптә эшләп була!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ