Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы бәхете

Укытучы! Кем ул? Нинди кеше?

Зур хәрефләр белән языла торган Укытучы нинди булырга тиеш соң? Минемчә, иң беренче чиратта, ул – укучы күңелен аңлаучы, аларга дус, сердәшче, кирәк чакта әти-әнине дә алыштыра алучы. Минут саен үзгәреп торган бу фани дөньяда шәхси тормышыңны, бала мәшәкатьләрен читкә куеп, югары технологияләрне иярләү – замана сулышын эләктереп алу мөмкинме?

Бүгенге көндә XXI гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми.

Замана укучысы тиз арада һәр яңалыкны үзләштереп, отып бара. Укучылардан артта калмас өчен компьютерны да өйрәнергә туры килде. “Татар теленең безгә кирәге юк бит, апа”, – дип сөйләнгән рус балаларын кызыксындырыр өчен нинди генә чаралар кулланып карамадым. Шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм. Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайлыйм.

Яңа заман авыл укытучысына таләпләр катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын. Ә моның өчен гел үсештә булырга тиешсең. “Укытучы белем алуын дәвам иткәндә генә чын укытучы булып кала”, – дигән бөек философ. Мөгаллим һәрчак белемен арттырып тормаса, ул чын мөгаллим була алмый. Ул һәрдаим үсештә, үзгәрештә торса гына, бу исемне аклый алачак. Уйлана торгач, мин үстерелешле укыту технологиясенең нигезләрен өйрәнә башладым. Яңага күчү бик авыр, күнекмәгән эшне башкару, бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”– ди Саяди. Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Иҗади үстерелешле укыту технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә. Төркем җитәкчесенең төп бурычы – уку эшчәнлеген оештыру, дәрес башланганчы, өй эшләре үтәлешен тикшерү, төркемнән кемнең җавап бирүен билгеләү, дәрес барышында төркем әгъзаларын активлаштыру, укуда уңышка ирешү дәрәҗәләрен күтәрүне тәэмин итү.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар.

Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

 Укучыларымның: “Исәнмесез!” –  дип, татарча исәнләшүләре, татар төркемнәре белән бергә районда Г.Тукай туган көндә шигырь конкурсында катнашып. 1 нче урын алулары бөтен авырлыкларны да оныттыра, тагын да дәртләнебрәк эшләргә көч өсти. Хезмәтеңнең, тырышлыгыңның бушка китмәгәнлеген аңлыйсың, шулар өчен сөенәсең. Бу инде бәхет түгелмени?!

Гүзәл Шәмсимөхәммәт кызы ШӘРИПОВА,
Теләче районы Шармыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Фото: Фәния Лотфуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ