Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы уйлары...

Ләйсән Ильяс кызы ҖАМАЛИЕВА,Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.Мин - укытучы... Авыл укытучысы... Мөгаллимлеккә илткән юл башын табарга тырышып,...

Ләйсән Ильяс кызы ҖАМАЛИЕВА,
Биектау районы Мәмдәл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.

Мин - укытучы... Авыл укытучысы... Мөгаллимлеккә илткән юл башын табарга тырышып, хыял канатларында балачагыма очам... Әнә мин, дус кызларымны яныма җыеп, укытучылык итәм... Әни күргәнче, өстәл тактасын алам да, акбур белән сыза-сыза, нидер аңлатам. Дәү әниемнең: “Кызым, син укытучы булырсың, ахры”, - диюенә дә исем китми, мөгаллимлек эшемне дәвам итәм. Җыр дәресе дә укытам, хәреф тә өйрәтәм... Аксыл чәчле, оялчан кызчыкның киләчәктә сайлаячак һөнәренә юл башы шул “дәресләр” вакытында салынмадымы икән?.. Әллә мәктәп елларына барып тоташамы? Һичшиксез, бу һөнәр минем белән  бергә тугандыр, мин булып...


Мин укытучы булырга карар кылам. Нәселебездә мөгаллимлек һөнәрен сайлаучы булмаган. Мин  - беренче! Балачак хыялларымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм... Дәү әниемнең дә теләге ич бу! Шуңа да әти-әнием хыялыма каршы килми. Казан педагогика көллияте, аннан соң педагогика университеты... Имтиханнар, йокысыз төннәр... Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешлегемне әле ул вакытта аңлап та бетермәгәнмендер, мөгаен...


Бүген менә уйланам да хәйран калам. Хезмәтем искиткеч җаваплы бит! Үзалдыма укучыларыма туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме: һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү бурычы куеп, милләтем өчен хезмәт итәм. Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим, зур ләззәт табып эшлим.   


Уйлар, уйлар... Тел һәм әдәбият укытучысы буларак, үзалдыма куйган бурычымны үти алдыммы?  Күңелемнән генә, бөтен көчемне, барлыгымны куеп, башкарган эшләремне барлыйм. Хезмәт юлым бик озын булмаса да, күп эш эшләргә өлгердем: балаларга үз төбәгемнең тарихы, язмышы, асыл уллары һәм кызлары турында сөйләдем; район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиада һәм конференция җиңүчеләре хәзерләдем, бик күп чаралар оештырдым,  ә иң мөһиме: үзем укыткан фәнгә укучыларымда мәхәббәт уята алдым.


Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый.


Шуны аңлап, үзем дә төрле бәйге һәм конференцияләрдә катнашам, җиңүләр яулыйм. Хезмәтемне дөрес бәяләүләре өчен чиксез шатланам. Гади бер авыл укытучысы булып та ике ел рәттән “Иң яхшы укытучы” Гранты оттым. Грант оту миңа алга таба да тырышып эшләргә, конкурсларда катнашырга, тәвәккәл булырга, киләчәккә өмет белән яшәргә этәргеч ясады.


Бүген без үтә дә зур тизлек чорында яшибез. Кемдер каядыр җәяү чаба, кемдер машинада җилдерә... Кем ничек булдыра. Белемне дә кемдер сөйләп, кемдер тактага язып, кемдер компьютер төймәсенә басып  җиткерә. Мәгариф министрлыгы мәктәпләрне проектор, ноутбук кебек техник җиһазлар белән тәэмин иткәч, мин дә күп дәресләремне  “заманча тизлек”тә үткәрә башладым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер куллану дәресләрне тагын да үтемлерәк, кызыграк, сыйфатлырак итә.


Буш вакытларымны да файдалы итеп үткәрергә тырышам: иҗат өлкәсендә кайныйм. Авыл клубы сәхнәләрендә халык өчен кичәләр, концертлар оештырам.


Җәмәгать эшләреннән дә читтә калырга ярамый  авыл укытучысына! Яфрак азыгын да җыябыз, юл кырыен да чабабыз...


Гомумән, һәр туган көнемне, һәр эшләгән эшемне үзем өчен дә, милләтем өчен дә әһәмиятле итеп үткәрергә тырышам.


Уйлар, уйлар... Гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән... Мин гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ