Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы уйлары...

Наилә Габдрази кызы ШИҺАБЕТДИНОВА,Минзәлә районы Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 33 ел.Нинди соң ул хәзерге заман мәктәбе?...Минем күз алдыма...

Наилә Габдрази кызы ШИҺАБЕТДИНОВА,

Минзәлә районы Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы - 33 ел.


Нинди соң ул хәзерге заман мәктәбе?...


Минем күз алдыма персональ компьютерлы, интернетлы,бай китапханәле, физкультура дәресләре өчен кирәк булган инвентарьлы спорт залы,сәламәт тукланулы һәм уңайлы ашханәсе булган зур мәһабәт бина килә.


Минемчә, мәктәптә укыту-тәрбия эшләре балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп алып барылырга ,шулай ук дәресләр һәм дәрестән тыш шөгыльләрне үткәрү өчен бөтен шартлар булдырылырга ,балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучылар да квалификацияле булырга тиешләр.


Элек-электән авыл мәктәбенә икенче төрле караш яшәп килә,янәсе авыл укытучылары балаларга тиешле белем бирә алмыйлар. Чынлыкта исә,зур урыннарда эшләүче җитәкчеләр,республикабызның беренче президенты да кайчандыр авыл мәктәбендә укыган.


Безгә,авыл укытучыларына ,шәһәрдәге хезмәттәшләребезгә караганда күпкә кыенгарак туры килә.Авыл җирендә кеше бер-берсен яхшы белә,бернинди сер дә юк.Шуңа күрә укытучының һәр адымы күзәтүле. Укытучы үзе генә түгел,гаиләсе дә үрнәк, тәртипле булырга тиеш.Авыл укытучысы мәктәптә укытучы гына түгел,агитатор да,клуб эшчесе дә,буяучы,штукатурчы,кирәк булса,кулына чалгы алып,юл буйларын чистартучы да...


Авыл мәктәбендә укыту процессы да үзенчәлекле. Беренчедән, сыйныфларда балалар саны аз. Шуңа күрә берничә сыйныфны бергә кушып укытырга туры килә. Укытучының эше бермә-бер арта: эш программалары, һәр дәрескә технологик карта,укучыларның эшчәнлеген дөрес итеп оештыру...


Шулай ук авыл мәктәпләрен шәһәр мәктәпләренә караганда материаль-техник яктан тәэмин ителеш тә түбән. Интерактив такта,экран,видео аппаратуралар бик аз.Аннары кәгазь эшләре дә элекке еллар белән чагыштырганда күпкә артты. Һәр эшне кәгазьгә төшерергә, вакытында тапшырырга кирәк.Балалар белән эшләнәсе эшләр дә эшләнми кала,чөнки укытучының башында бер уй: бу документны ничек итеп эшләп өлгерергә?!...


Ләкин проблемалар күпме генә булса да, сайлаган һөнәремә тугрылыклы булып, 33 ел башлангыч сыйныфларда эшлим, үз эшемне бик яратам.Укыткан укучыларым арасында төзүчеләр дә,инженерлар,игенчеләр ,табиблар да,банк хезмәткәрләре дә,минем юлымны дәвам итүче-башлангыч сыйныф укытучылары да бар. Укучыларым белән аралашып,хәбәрләшеп торабыз. Аларның уңышларына сөенеп,алар белән горурланып яшим.


Язмамны шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” шигыре белән тәмамлыйсым килә:


Миңа сорау бирсәләр:


- Сөенечең ни? — дисәләр,


Сөенечем — таңнан торып,


Эшкә килгән иртәләр.


Миңа сорау бирсәләр:


- Шатлыгың ни? — дисәләр,


Шушы мәктәп сукмаклары


Шатлыгыма илтәләр.


Миңа сорау бирсәләр:


- Бәхет ни ул? — дисәләр,


Бәхет — шушы укучылар


Кеше булып үссәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ