Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – ул бит чишмә башы

Гөлфизә Илгиз кызы Гайнуллина,Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.Кеше гомере – чиксез диңгездәге бер тамчы, бер мизгел. Шушы мизг...

Гөлфизә Илгиз кызы Гайнуллина,

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 15 ел.


Кеше гомере – чиксез диңгездәге бер тамчы, бер мизгел. Шушы мизгелдә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга омтыла. Җирдә яшәү үзе бер бәхет булса, Укытучы- кеше дигән исемне йөртү – тагы да зуррак бәхет.


Кемнәрдер тормыштан рәхәтлек эзләп яшәргә омтылса, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба. Авыл җирендә яшәп, авыл, авыл халкының киләчәге, бүгенгесен кайгыртып яшәгән иң изге һөнәр ияләре- укытучылар әнә шундыйлардан.


Әлеге һөнәрне сайлаганга мин бер дә үкенмим. Киресенчә моңа этәргеч биргән беренче укытучым Рәшидә Рахулла кызына рәхмәтлемен. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Кырмыскалар – ояларында, балыклар – суда, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар”, - дигән. Тормышында кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта белем бирүче укытучыларына бурычлы.


Укытучы һөнәре – иң җитди, иң катлаулы, зур җаваплылык таләп итә торган, әмма иң кызыклы һөнәрләрнең берсе. Бүгенге көндә укытучы барыбер намус ягыннан да, әхлак ягыннан да чиста. Бернигә дә карамастан, ул, сайлаган һөнәргә хыянәт итмичә, намусын сатмыйча, үзен саклап кала алган шәхес.


Авылда үз-үзеңне үстерү һәм мөстәкыйль үсеш өчен мөмкинлекләр чикле: китапханә фонды, түгәрәкләр, секцияләр саны азрак. Болар укучыларга гына түгел, без – укытучыларга да йогынты ясый, тәҗрибә уртаклашу, мәдәни үсеш өчен дә мөмкинлекләр азрак. Шуңа да карамастан, педагог традицияләр, йолаларны уйлап табучы, саклаучы һәм тапшыручы ролен үти.


Авыл укытучысы, бернигә карамастан, белемне дә, әхлакый тәрбияне дә тиешенчә бирә. Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә ягындагылары да бәхетсез була.


Укытучыга, аның ихтыяҗларына игьтибар чикләнмәсен иде. Чөнки укытучы җәмгыятнең киләчәген әзерли. Шуңа күрә дә ул даими игьтибарга, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.


Мин үзем белем биргән укучыларымның унышларына сөенәм, алар бәхетле булса, мин дэ бәхетле. Мин чәчкән орлыклар яхшы туфракка эләксен, мәктәпнең киләчәге тагы да матур булсын, авылыбыз горурлансын дигән теләктә яши бирәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ