Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы үзе – кызыклы шәхес

Лира Нурфаяз кызы ЗАЯЛОВА,Мөслим  гимназиясе математика укытучысы. Эш стажы - 22 ел. Кыенлыклар килсә, әле дә ул:“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.Күңелемдә шулай гомерем буеУкытучым килә янәшә. (Р. Вәлиева...

Лира Нурфаяз кызы ЗАЯЛОВА,
Мөслим  гимназиясе математика укытучысы. Эш стажы - 22 ел.
 Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – ди гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә. (Р. Вәлиева)

Укытучы шәхесе... Шифалы кояш нуры кебек ул яшь буын өчен, аны берни белән дә алыштырып булмый.


Һәр баланың шәхесендә аңа гына хас булган, кабатланмый торган сыйфатларны күрә һәм аны укыту-тәрбия эшендә исәпкә ала белә торган педагогны чын педагог дияр идем. Укытучы үзе – кызыклы шәхес, аның талантлары төрле булырга тиеш. Шәхесне гомуми кагыйдәләрдән генә чыгып бәяләүче, “катып калган” үрнәкләр буенча гына яшәүче мөгаллим зур нәтиҗәләргә ирешә алмый.


Бүгенге көндә укытучыга фәнни, технологик, методик яктан әзерлекле булу гына җитми. Үз эшен белеп һәм яратып башкаручы, оста мөгаллим булу өчен, үзендә демократик фикер йөртү сәләте булырга, укучыны үсеп килә торган шәхес итеп күрергә өйрәнергә кирәк.


Мөгаллим... Йөзе якты, мөлаем, күңел тәрәзәләре таң кояшы нурыннан мөлдерәмә. Йөрәген учына куеп күрсәтер дәрәҗәгә җитеп дәресен аңлата. Кара тактага яза-яза кулларының акбурга буялып бетүен дә, кулларының гына түгел, хәтта чәчләренең, битләренең дә акбур белән “бизәлүен” абайламый.  Ул үз фәнен шулкадәр ярата, шуның кадәр белә ки, хәтта теманы аңлату аның өчен әкият сөйләү кебек күңелле һәм мавыктыргыч. Фәненә укучыларында да шундый ук хис уятырга тырыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ