Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының горурлыгы- аның укучылары

Рокыя Фаратовна КАЮМОВА,Апас районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Каратун урта мәктәбенең физика укытучысы. Эш стажы - 31 ел.Авылда укытучы - ул аерым таләпләргә җавап бирүче, һәрвакыт күз уңында т...

Рокыя Фаратовна КАЮМОВА,

Апас районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Каратун урта мәктәбенең физика укытучысы. Эш стажы - 31 ел.


Авылда укытучы - ул аерым таләпләргә җавап бирүче, һәрвакыт күз уңында торучы, үрнәк, тәрбияле, тирән ихтирамга лаек  шәхес булган. Бу югарылыкка ул шәхси сыйфатлары һәм хөкүмәтнең укытучыларга уңай карашы нәтиҗәсендә ирешкән. Без укытучы-укытучы уйнап, укытучыларга тирән хөрмәт белән үскән буын. Безнең заманда укытучы иң мәртәбәле һөнәр иде. Сыйныфтагы иң яхшы укучылар педагогика институтына юл ялгап, белемле укытучылар санын ишәйттеләр.


Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан: “Кем педагогика институтына бара, укытучы һөнәрен сайлый?” - дип сорагач, башлар аска иелде.


“Нинди шартларда сез укытучы булыр идегез?” - дигәч, “Күп акча түләсәләр, квартира бирсәләр, шәһәр мәктәпләренең сайлап алган укучылары белән гимназия, лицейда эшләр идем”, дигән җаваплар ишетелде. Безнең мәктәпне бетергән укучылар арасында педагогика институтын тәмамлаган укучылар шактый, ә мәктәптә эшләүчеләр, бармак белән генә санарлык. Сер түгел, хәзерге вакытта педагогика институтына иң-иң көчле укучылар бармый. Информатика-инглиз теле факультетында районнан юллама белән белем алучы укучыбыз Сиразова Илсөя, белемле, тырыш, эзләнүчән. Шундый студентлар авылга кайтса, авыл яшәр, авыл мәктәпләре ныклы белем бирүләрен дәвам итәр. Ә авыл мәктәпләренә заманнан бер адым алда баручы, хәзерге укучыларны ярты сүздән аңлаучы, яшь укытучылар бик кирәк.


Мәктәп системасында, хәзерге таләпләр белән, белемсез укытучыларга урын юк. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү өчен укытучы тирән белемле булырга тиеш. Физика фәне буенча гомуми белем бирү сыйныфларында 2-3 сәгать, физика-математика профилендә 4-5 сәгать, социаль-экономик профильдә 2 сәгать дәрес каралган. 2 сәгать дәрес физика фәне белән таныштыра, тарихи фактларны өйрәнә, мәсьәлә чишәргә вакыт юк. Авыл мәктәпләрендә профильле сыйныфлар ачу кыенрак. Билгеле бу проблеманы мөмкин кадәр чишәргә тырышалар.


Безнең мәктәптә әти-әниләрнең, балаларның теләкләре буенча төрле профильле сыйныфлар оештырыла. Быел социаль-экономик һәм гомуми белем бирү сыйныфларында 27 укучы мәктәпне тәмамлады.  Шуларның 13е физика фәненнән имтихан сайлады. Район буенча иң күп балл җыючы- безнең укучыбыз Дәүләтшин Айдар булды, бусаганы (порог) үтә алмаган укучылар да булуын аңлатып була. Балаларның аерым фәннән имтихан сайлаулары – үзе бер күрсәткеч.


Имтихан бирергә әзерләү укытучыдан күп көч, күп вакыт сорый. “Физикадан мәсьәләләр чишү ысуллары” түгәрәге күп еллардан бирле бу проблеманы чишәргә мөмкинлек бирә. Шәһәр җирендә репетиторлык киң җәелгән, ә авылда башка менталитет, бердәнбер физик.


Һәркем укып белем таба ала, укыта белүчеләр сирәк, дип язганнар иде чыгарылыш сыйныф укучылары. Әйе, укытучы һөнәре күпкырлы, күп вакыт куеп, нәтиҗәсе озак еллардан соң гына күренә торган хезмәт. Техник университетларда укучы студентларның, физиканы без яхшы укыганбыз, физика белән проблемалар юк дигән сүзләре күңелгә сары май булып ята.  Укытучының горурлыгы- аның укучылары. Сатмыш сигезьеллык мәктәбендә физиканың башлангычын аңлап, хәзерге вакытта Энергетика Университетында укытучы физика-математика фәннәре докторы, доцент Ситдиков Айрат Сәлим улы – минем укучым. Техник ВУЗ студентлары арасында  “Династия” фонды үткәргән сорашулар нәтиҗәсендә, Россиякүләм конкурста “Наставник будущих ученых” номинациясендә җиңү яулап, “Клязьма” пансионатында узачак укытучылар конференциясендә катнашачак гади авыл укытучысы - ул мин.


Хөкүмәт, ил авыл укытучысына йөз белән борылган вакытта гына, укытучының  абруе күтәрелер. Хөрмәткә лаек, үзенә бәяләмәсе югары булган кеше генә базар шартларында конкурент булырлык шәхесләр тәрбияли ала.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ