Логотип Магариф уку
Цитата:

Үз хезмәтем турында уйланулар

Фирзәлия Хәлил кызы САФИУЛЛИНА,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел. Җир йөзенә кеше туа... Һәр кешегә ниндидер вазифа йөкләнгән. Мин – укытучы. Мин  ба...

Фирзәлия Хәлил кызы САФИУЛЛИНА,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 27 ел.

Җир йөзенә кеше туа... Һәр кешегә ниндидер вазифа йөкләнгән. Мин – укытучы. Мин  башлангыч сыйныфлар укытучысы!   “Күктәге бихисап күп йолдызлар арасында һәр кешенең үз йолдызы була. Ә менә җирдәге бәхет йолдызын кеше кылган гамәлләре, хезмәте аша үзе эзләп таба” – бу сүзләрне мин тормыш девизым итеп алдым.


Олы бәхет таптым мин эшемнән
Зур булмаган авыл җирендә.
Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә
Үкенмимен әле бүген дә.

Чыннан да, тормышта үз урынымны табуым, бәхетле булуым белән мин Зур Сәрдек гимназиясенә, аның укытучыларына бурычлымын. Коллективның күпчелеге минем хөрмәтле укытучыларым. Без алар белән уртак тел табып эшлибез. Ә инде башлангыч сыйныф укытучылары – минем хезмәттәшләрем.


Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул, дигән борынгылар. Табиблар кешене дару белән дәвалыйлар. Ә укытучы  хезмәтендә әзер таблеткалар юк. Һәр очрак өчен, һәр укучы өчен без  үзебез  шул "таблеткалар”ны табарга тиеш. Хезмәт юлымның һәр сәгате туктаусыз белем алу, тынгысыз эзләнүләр белән үтә. Башкача мөмкин дә түгел! Заман белән бергә атлыйм дисәң – укы, өйрән, осталыгыңны арттыр. Кыскасы, һәрвакыт үсештә бул.


А. М. Горькийның «Уку – кирәк әйбер, ләкин балалардан өйрәнү дә бик әһәмиятле» дигән сүзләрен истә тотып, балалар белән эшчәнлегемне төрле юнәлешләрдә алып барырга тырышам.  Нәни балалар белән эшләү – үзе бер  үзенчәлекле хезмәт. Аларга белем биргәндә нинди генә дәресләр оештырмыйсың?! Ләкин  дәрес иҗади булса да,  һәрвакыт дәрес булып калырга тиеш. Укытучы гомер буе “сәхнәдә”, ул укучыларга һәрвакыт йөз белән басып тора. Артист көнгә 1-2 сәгать тамашачыга карап тора. Ә без?...Шуның өчен дә хезмәтем миннән көн саен яңа уеннар, кызыклы мәгълүматлар, мавыктыргыч вакыйгалар белән танышуны таләп итә. Дәрестә куллану өчен дидактик материалларны, тестларны, төрле темаларга карточкаларны, мөстәкыйль һәм контроль эшләрнең барысын да заманча итеп эшләргә тырышам. Әлбәттә, хәзер интернетта мәгълүмат күп, ләкин тиешлесен эзли, таба белергә, ошамаса – үзеңчә үзгәртергә дә кирәк бит әле!


Хезмәтемне бик яратам. Укучыларның күңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да миңа ярдәм итәләр. Голливудның “Күп нәрсәне укытучыларымнан өйрәндем, ләкин тагын да күбрәкне укучыларымнан белдем”,  дигән сүзләре белән  28  ел сыйныф җитәкчесе булып эшләдем. Бу – 6 чыгарылыш бирдем дигән сүз. Уңышларымның дәвамлылыгы – укучыларым тырышлыгы нәтиҗәсе. “Сыйныф җитәкчесе  бала күңеленә яхшылык орлыклары салучы, баланы аңлаучы һәм яклаучы, аңа үз үрнәге белән тәрбия бирүче” дигән гыйбәрәгә таянып эшчәнлегемне алып барам. Сибгать Хәкимнең “Булачак Сәйдәшләрнең беренче авазларын башлап мәктәп залларында ишетерсез. Булачак Тукайларның язмышы сезнең кулда” дигән сүзләре безнең чорга аваздаш.


Укытучы дигән олы исемне лаеклы йөртү өчен үзем сайлап алган вазифаны ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Минем кулга балалар язмышы ышанып тапшырылган. Иртәгә ул балаларга ил белән идарә итү,  җәмгыятебез байлыкларын саклау йөкләнәчәк. Әгәр дә мин туган илебезне яратучы, телебез, милләтебез сагында торучы, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүче балалар тәрбияли алсам, мин – бәхетле! Әгәр балалар турында мактау сүзләре ишетсәм, мин – бәхетле!  Еллар үткәч, укучыларым танып "Исәнме, апа!” дип эндәшсә, мин  мең мәртәбә бәхетле булачакмын. Мин шуны тоеп яшим, киләчәктә дә шулай булачагына ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ