Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Үзебез сайлаган язмыш

Гөлнур Равил кызы ХАТЫЙПОВА,Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 32 ел.Мин – авыл укытучысы. Үземнең һөнәрем белән горурланам. Чөнки авыл укытучысы – ул колхозчы д...

Гөлнур Равил кызы ХАТЫЙПОВА,
Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 32 ел.

Мин – авыл укытучысы. Үземнең һөнәрем белән горурланам. Чөнки авыл укытучысы – ул колхозчы да, агитатор да, артист, бакчачы, сыер савучы,  социаль хезмәткәр, психолог, тәрбияче,  рәссам...  Саный китсәң, бик күп һөнәрләргә ия авыл укытучысы. Ул әле бу һөнәр ияләренең беренче укытучысы да.


Җиде яшем тулып, беренче сентябрь  көнне мәктәпкә барганда, укытучыбыз  Мәрьям апа безне мәктәп капкасы төбендә елмаеп каршы алды. Ул безне хәреф танырга, укырга–язарга өйрәткәндә, елмаеп, авызына гына каратып тота иде: “А авазы сузык аваз – әгәр аны сузсаң, Матакка кадәр дә җитә: а- а –а...”, - дип сузып күрсәтүе, 45 ел үтүгә карамастан, әле хәзер дә күз алдымда тора. Мәрьям апаны ярату миңа бу һөнәрне сайларга этәргеч бирде. Иске Салман сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, без өч кыз – мин, Гүзәлия һәм Резеда Арча педагогия көллиятенә юл тоттык. Аны уңышлы гына тәмамлап, бүгенге көндә өчебез дә башлангыч сыйныф балаларына белем һәм тәрбия бирәбез.


Укытучы хезмәте – зур сабырлык сорый торган авыр хезмәт. Көне буе мәктәптә укыту, дәрестән соң өстәмә белем бирү, өйгә кайткач, төне буе дәфтәр тикшерү, дәрескә әзерләнү, план-программалар төзү – зур көч таләп итә. Электрон журналлар, көндәлекләр барлыкка килү укытучыларның эшен бераз җиңеләйтте. Хәзер журналда укучылар исемлеген тутырып утырулар бетте. Укучыларда да компьютер, планшет яки интернет тоташтырылган телефоннар бар. Бу бер яктан караганда, балага күбрәк мәгълумат алырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан карганда зыяны да юк түгел: балаларның күзләре начар күрә башлый, аз хәрәкәтләнәләр, сәламәтлекләренә зыян килә.  Авылда шәһәрдәге төсле спорт корылмалары да, бассейннар да юк. Кыш көннәрендә әле шугалаклар ясап, балалар шунда хоккей уйныйлар, ә җәй көннәрендә елгаларда су коенырга да кушмыйлар, авыру иярүе бар, диләр.


Шәһәрләрдә укучыларның сәләтен үстерү өчен төрле үзәкләр эшләп тора. Анда балаларны махсус әзерлекле белгечләр укытса, авылларда бу эш тә укытучылар җилкәсенә төшә. Билгеле, инде авылларда да бию түгәрәкләре, гитара, баян сыйныфлары ачыла башлады.  Тик эле бу эш шәһәргә якын булган авылларда гына башкарыла. Чөнки белгечләр шәһәрлән килеп-китеп укытып йөриләр.


Билгеле, замана үзгәрә барган саен, программалар, дәреслекләр, эш методлары һәм формалары гына түгел, безнең балалар, ата-аналар һәм, әлбәттә, укытучылар да үзгәрә бара. Хәзер укытучылар алдында катлаулы мәсьәлә – заманага яраклы, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычы тора. Бу максатка ирешү өчен миңа кайсы юлны сайларга?


Көн саен миңа укучыларымның самими күз карашлары төбәлгән. Болар – илебезнең киләчәге. Аның нинди булуы бүген миннән тора. Күп еллар мәктәптә эшләү миңа балаларны ничек бар, шулай кабул итәргә, башкаларның хаталарына түзем булырга, ә үземә таләпчән булырга кирәклеген өйрәтте.  Ә иң мөһиме – бала шәхесенең үзенчәлеген күрергә һәм сакларга, балада үз көченә ышаныч булдырырга, аны шәхес буларак ихтирам итәргә кирәк. Шуңа күрә мин шәхескә ориентлашкан һәм укытуга эшчәнлекле якын килү юлын сайлыйм.


Минем төп бурычым: баланың мөмкинлеген һәм сәләтен исәпкә алып уку процессын оештыру, һәрбер укучыга үз эшчәнлеге аша белем алырлык шартлар тудыру, Башлангыч сыйныф укучысына уен алымнары күбрәк ошый, шуңа күрә мин дәресләрдә уен эементларын кулланырга тырышам. Билгеле, мондый алымнар зур әзерлек таләп итә. Балаларның шат йөзләрен күрү – төннәр буе әзерләнеп утырган аруларны юкка чыгара. Үзең дә хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәч, балалардай шатланасың.


Хәзер укытучыларның хезмәт хакларын да күтәрәләр. Бу да күңелне сөендерә. Тик яшь укытучыларның бик азы гына мәктәпләрдә төпләнеп кала. Чөнки укытучы хезмәте – укучыны энә белән кое казырга өйрәтүче хезмәт. Бу “коеның суы” бик тирәндә ята. Ә “коеның суы” чыкканын күрү өчен бик күп еллар көтәргә нык түземлек кирәк..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ