Җир кешесен тәрбияләргә
Фәридә ЗАРИПОВА,Югары Ослан районы Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 31 ел.Яңа заман авыл укытучысы… Авыл укытучысы элек-электән кешелек...
Фәридә ЗАРИПОВА,
Югары Ослан районы Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы - 31 ел.
Яңа заман авыл укытучысы… Авыл укытучысы элек-электән кешелек җәмгыятенең маягы булып торган. Мәктәп укучылары гына түгел, авылның бар халкы укытучы сүзенә колак салган, кирәк чакта аның ярдәме һәм киңәшләреннән файдаланган, укытучы гамәлләрен күп кеше үзенә үрнәк санаган.
Төп халык – руслар булганлыктан, безнең авылда Сабантуй үткәрелми иде. 2007 елда, шулай бишенчеләр белән сабантуй темасын өйрәнгән вакытта, татар телен кызыксынып өйрәнүче Герасимов Роман әйтә куйды: «Их, бер үзең катнашсаң икән менә шушы татарча милли уен-ярышларда!» Шулай шул, үзең башкарган эшне генә эшләргә өйрәнәсең бит. Кытай әйтеме дә искә төште шулчак: «Мин ишетәм – онытам, күрәм – аңлыйм, үзем эшләсәм – отып калам». Шулай итеп, безнең мәктәптә уку елы азагында ел саен уздырылып баручы мәктәп сабантуе барлыкка килде. Башта бүләкләрне ата-аналар һәм укытучылар биргән акчаларга алдык, хәзер инде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге булыша.
Яңа заман авыл укытучылары, минемчә, укучыларга иптәшләрчә карарга өйрәнергә тиеш, укучылар белмәгәндә, аларга үпкәләргә түгел, ә тагын да яхшырак итеп өйрәтергә тырышырга кирәк. Иң мөһиме, балаларга балыкны тотып бирергә түгел, балык тотарга өйрәтеп «кармак» бүләк итү җитә. Минем уйлавымча, һәр балага төп гомуми белем бирү мәктәбе программасын яхшылап үзләштерергә кирәк, ә инде югары белем баланың сәләте булган өлкәдә үзләштерелергә тиеш. Унберенче сыйныфтан соң укучыларның югары белем алырга теләүчеләре генә, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, институтларга керсә дә җитә. Балаларны кулланучы дип кенә түгел, җитештерүчеләр буларак тәрбияләү зарур.Бүгенге ата-аналарның кайберләре арасында авылда да баланы физик эштән читләштерү күзәтелә. Минем уйлавымча, бу – ялгыш фикер. Кечкенәдән бала хәрәкәттә, хәленнән килерлек физик хезмәттә, тереклек белән аралашып үссә генә, физик яктан сәламәт булып үсә. Ә халык әйтмешли, сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Халык белмичә әйтми, сау-сәламәт кеше генә акыл ягыннан да зур үсеш ала ала.
Укытучы… Мин укытучы буларак, бүген илебез халкындагы бик зарарлы чирнең киләчәк кешеләренә куркыныч янавы турында дәшми кала алмыйм. Кызганычка каршы, бүгенге көндә авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә эчкече ата-ана балалары шактый күп. Бигрәк тә авыл җирлегендә хатын-кызлар арасына да үтеп керде бу чир. Безнең балачакта, гаиләләрдә ата эчкече булганда, тормышны әле аналар алып бара иде.
Ә әни кешенең эчкечелеккә бирелүе – балалар өчен бик зур бәхетсезлек. Ул балалар, әниләре «авырганда» бернәрсәгә дә сәләтсез: ишетмиләр, күрмиләр, тыңламыйлар һәм аңламыйлар… Ялгыз гына «мать-одиночка» статусында бала табучы аналар җәмгыятебезгә акылы «зәгыйфь» балаларны өсти тора. Ул ананың баланы нормаль кеше халәтенә кертергә хәленнән дә килми, теләге дә, ташка үлчим. Бүгенге көндә җәмгыятебездә социаль балалар дигән төшенчә килеп керде. Ул балалардан мәктәп укытучылары гына күпме тырышса да, нормаль шәхес тәрбияли алмый, әлбәттә. Ни аяныч, авыл җирлегендә яшәүче укытучылар арасында бу хәлгә «һәр гаилә – аерым крепость, бу проблема – гаиләнең үз эше» дип караучылар да бар. Минемчә, бу бик җитди мәсьәлә ашыгыч рәвештә ил күләмендә чишелергә тиеш. Шушы проблеманы истә тотып, бүгенге авыл мәктәпләрендә укучыларга өстәмә белем бирү системасы гамәли якка борылырга тиеш. Элек безнең Югары Ослан районы Макыл авылында күп районнардагы кебек машина йөртүче, тракторчы, пешекче, чәчтараш осталары әзерләүче училище эшләп килде. Менә бу уку йорты әзерләп чыгарган хезмәт ияләре бүген дә сафта. Кызганыч, балалар арасында шундый һөнәри училищеда укырлыклары хәзер күп, ә бу училище эшләми. Бүген авыл мәктәпләренең программасы да үзгәреш кичерергә тиеш. Минем уйлавымча, авыл мәктәпләрендә укучылар күбрәк җирдә эшләргә, чын хезмәт кешесе булып тәрбияләнергә, табигый ресурсларны саклау юлларын яхшылап үзләштерергә, табигатебезне һәлакәттән коткарып калу юлларына өйрәнергә тиеш. Мин бик ышанам: якын арада бу язмада каралган проблемаларны хәл итүгә дә чират җитәр һәм бүгенге көндәге кебек туган балалар саны үсүе генә түгел, ә күбрәк сәламәт балалар тууы кешелек җәмгыятен бәхетле киләчәккә алып барыр. Яңа заман укытучысы бу изге эшкә үз өлешен кертергә бүген үк әзер.
Комментарийлар