Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь җиһангирлар тәрбиялибез

Хәлил ГАЙНЕТДИНОВ, «Җиһангирлар» һәм «Җиһангирлар иле» хәрәкәтләрен оештыручы...1961 елның 12 апрелендә Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» космик корабында дөньяда беренче булып галәм киңлегенә чыга һәм...

Хәлил ГАЙНЕТДИНОВ, «Җиһангирлар» һәм «Җиһангирлар иле» хәрәкәтләрен оештыручы

...1961 елның 12 апрелендә Юрий Алексеевич Гагарин «Восток» космик корабында дөньяда беренче булып галәм киңлегенә чыга һәм космонавтлар – “җиһанбатырлар” исемлеген ачып җибәрә. Хәзер Гагарин батырлыгын кабатлаган бу исемлектә 37 илнең 540ка якын кешесе теркәлгән, алар арасында күпчелеге – Америка астронавтлары – 335 кеше, безнең илдән – 118 космонавт. 1963 елда безнең легендар “җиһанбикәбез” Валентина Терешкова хатын-кызлардан беренче булып галәмгә оча, бүгенге көнгә хатын-кыз космонавтларыбызның саны да 57гә җитте (шуларның 45е – Америкадан). Татарларга килсәк, космонавтлар төркемендә бер милләттәшебез дә юк. Шуны истә тотып, «Җиһангирлар» исемле әйдәп баручы төркем оештырылды һәм яңа буын “җиһангирлар” әзерләү эше башланды, шул ук вакытта Арча районының Яңа Кенәр лицеенда балалар өчен «Җиһангирлар иле» дигән хәрәкәткә нигез салдык.


Хәзергә лицейның V – VI сыйныф укучылары өчен «Йолдызлы күк», IX – X сыйныф укучыларына «Безнең җиһан» исемле дәресләр укытыла. Укучылар легендар галимнәр, конструктор, космонавтлар тормышы белән таныша. Дәресләрдә көтелмәгән яңалыклар да ачыла. Әйтик, бөек галим К.Циолковскийны татар баласыдыр дип кем уйлаган? Әйе, Константин Эдуардовичның әнисе татар булган лабаса! Бөек “җиһангир” бу мәгълүматны үз истәлекләрендә язып калдырган, әмма элегрәк без аңа игътибар гына итмәгәнбез. Советлар Союзының иң яшерен конструкторлары Сергей Королёв һәм Валентин Глушко заманында Казанда эшләгәннәр! Алар, илдә иң беренче булып, Казан авиация институтында реактив двигательләр кафедрасын ачып җибәрә. Күпләр өчен бу да яңалык әле. Җиһанга очарга омтылучылар арасында татарлар да бик күп булган. Гагарин белән бер төркемдә Марс Рафиков әзерләнгән, соңрак төрле чорларда Рафаэль Закиров, Зөфәр Габдуллин, Әнсар Шәрәфетдинов, Марс Фәтхуллин, Зыятдин Әбүзәрев, Урал Нуриев, Наил Саттаров, Урал Саттаров, Рафаил Мортазин һәм Руслан Мөхәммәтрәхимовлар “җиһангир” булырга теләп үзләрен сынап караганнар. Әмма төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә берсе дә галәмгә очу хыялына ирешмәгән.


Яңа Кенәр лицеенда узган елның җәендә Арча районының төрле мәктәп укучылары өчен «Җиһангирлар йолдызлыгы» исемле лагерь оештырылды. Йөзгә якын бала, дүрт төркемгә бүленеп, Арча педагогика көллиятеннән практикага килгән әйдаманнар җитәкчелегендә “җиһангирлар” булды. Төркемнәр илебезнең данлыклы космик кораблары исемнәре белән аталган иде: «Восток», «Восход», «Союз» һәм «Буран». “Җиһангирлар”ның үзләренең әләм, гимн, девиз, җыр һәм формаларын булдырды. Казаннан чакырылган галимнәр дә кызыклы чараларда катнашты.


Яңа Кенәрнең яшь гагаринчылары, хәтта Мәскәүгә барып, Дәүләт Думасында данлыклы космонавт Валентина Терешкова белән күзгә-күз күрешеп, аны галәмгә очуына 50 ел тулу юбилее белән котладылар, халкыбызның милли ризыгы – чәкчәк белән сыйладылар, үзләре башкарган эшләр белән дә таныштырдылар. «Йолдызлы эстафета» дигән Бөтенроссия ярышында V урын яулаган Арча кызы Гөлсинә Гайнетдинова «Минем сыйныф җиһанда» һәм «Җиһангирларның урман-бакчалары» исемле проектлары турында сөйләде. Легендар космонавт В.Терешкова алдан сөйләшенгән 20 минут урынына 1 сәгать балалар белән аралашты, Татарстанга – Яңа Кенәр укучылары янына килергә вәгъдә бирде. Бу тарихи очрашуны оештыруда Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты генераль сәркатибе М.Бариев, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Р.Әхмәтшин зур ярдәм итте. Алар үзләре дә балаларыбызга бүләкләр тапшырды.


Яңа Кенәр укучылары Мәскәүнең космонавтика мемориаль музеенда, Советлар Союзының легендар “җиһангиры” А.Николаевның туган җире Чувашстанның Шоршелы авылында урнашкан музейда булдылар. Шулай ук Казанга барып, А.Туполев исемендәге илкүләм-тикшеренү техник университетында С.Королёв һәм В.Глушко оештырган данлыклы кафедра тарихы белән таныштылар, аның мөдире, Татарстан Фәннәр академиясе академигы А.Дрегалин, лазерлар лабораториясе җитәкчесе, техник фәннәр докторы А.Саттаров белән очраштылар.


Яңа Кенәр лицеенда махсус “җиһангирлар кабинеты” булдырдык. Анда космонавтика тарихын яктырткан стендлар, космонавтлар, галимнәр, конструкторларның портретлары урнаштырылган, җиһан турында китаплар, альбомнар, төрле җиһазлар, укучылар эшләгән макетлар да бар. Тиздән лицейның үз планетарие да булыр, дип өметләнә укучы балалар. «Җиһангирлар хәрәкәтен оештыручы укытучы Х.Гайнетдинов һәм физика-математика фәннәре кандидаты, астроном К.Шакиров «Космос нас зовёт, зихангиры!» дигән китап яздылар һәм ул Татарстан Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән нәшер ителде. Бу китапта Советлар Союзының һәм Россиянең төрле космик программаларында катнашкан 700ләп татар, шулай ук дөньяның төрле төбәкләрендә уздырылган һәм әзерләнә торган җиһанны өйрәнү-үзләштерү проектлары турында мәгълүмат бар. Бу китапка белгечләр, дәүләт, милли хәрәкәт җитәкчеләре югары бәя бирде. Әлеге китап күп кенә мәктәпләргә, татарлар яши торган чит төбәкләргә таратылды инде.


Яз җитте, Яңа Кенәр балалары “җиһангирлар” бакчасына яңа агачлар утыртырга әзерләнә. Узган ел В.Терешкова исемендәге чия аллеясы булдырылган иде. Быел исә беренче космонавт Юрий Гагаринның 80 еллык юбилее уңаеннан эрбет агачлары утыртырга исәп бар. Хәтерлисезме, җиһанга тәүге тапкыр ишекне ачкан беренче космонавтыбызның радио аша позывное «Кедр» була бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ