Логотип Магариф уку
Цитата:

Язмышыбыз үз кулыбызда

Гасимова Чулпан Гали кызы,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка филиалының башлангыч сыйныф укытучысыХәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!Минем бүген сезгә: «Иң бәхетле көнегез кайчан?» – дип сорау би...

Гасимова Чулпан Гали кызы,

Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка филиалының башлангыч сыйныф укытучысы


Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр!


Минем бүген сезгә: «Иң бәхетле көнегез кайчан?» – дип сорау бирәсем килә. Мөгаен, күбегез ана яки ата булган көнем дип җавап бирер. Ходай тарафыннан безгә шундый олуг бәхет – ата-ана булу бәхете бирелгән, без шул бөек хисне вакламый, тапламый гына үз вазыйфабызны – бала тәрбияләү вазыйфасын тугрылыклы башкарсак иде.


Тәрбия темасы гомер-гомергә актуаль саналган. Бүген дә ул – бик четерекле өлкә. Аны нинди дә булса шаблоннар буенча гына башкару һич мөмкин түгел. Ләкин замана кай якка гына үзгәрмәсен, ата-ана мөнәсәбәте, аларның бер-берсенә мәхәббәте, хөрмәт-ихтирамы бердәй калган, минемчә.


Бүгенге җыелышта авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү мәсьәләсенә тукталырбыз. Барыбызга да аңлашылганча, шәхес ул – аерым күркәм сыйфатларга ия булган, мораль яктан нык, акыллы, максатчан кеше. Яшермик, һәрберебезнең үз балабызны шәхес итеп күрәсе килә. Тормышта үзебез ирешә алмаган үрләрдә балабызны күрергә телибез. Бу табигый. Ләкин моңа ирешү өчен иң элек без бала алдында үзебезне шәхес итеп танытыйк: шәхси үрнәк күрсәтик.


Гомумән, баланы шәхес итеп тәрбияләүдә авыл һәм шәһәр мәктәбенә аеруны мин үзем бик урынлы дип санамыйм. Һәр мәктәп бер төп максатны күздә тотып эшли. Ләкин моңа ирешү юллары гына төрлечә:


– кеше – табигать баласы. Авыл кешесе табигать белән һәрдаим күзгә-күз очрашып яши. Табигать беләш еш «аралашу» баланы хислерәк, нечкә күңеллерәк, шәфкатьлерәк, сакчылрак итә;


– үз йорты белән яшәгән гаиләдә беркайчан да хуҗалык эшләре бетми. Яшьтән үк балаларны кул арасына кертү, «эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр», дип үсендерүләр хезмәткә хөрмәт тәрбияли. Ә хезмәт – тәрбиядә иң үтемле чара;


– беркем дә авыл урамында очраган кешегә сәлам бирми үтми. Вак-төяк йомышка күршегә керү гадәте дә сакланган. Балалар да бергә әүмәкләшеп үскән, аларның сөйләшер сүзләре бар. Шуңа күрә авыл баласы аралашучанрак була. Ә аралашу – бүгенге белем бирү стандартының мөһим бер элементы;


– авылның күп гаиләләре әби-бабай белән яши. Телибезме без, теләмибезме – әби-бабай тәрбиясе безнең балаларыбызда чагыла. Ә анда милли йолалар, гореф-гадәтләр, телнең сафлыгы, өлкән буынга хөрмәт хисе, әдәп-әхлак, дин һ. б.


Мәктәпләрдә белем бирү тәрбия белән бергә үрелеп бара. «Яхшы укыган бала ул әле тәртипле дигән сүз түгел» гыйбарәсен еш ишетәбез. Ә үз хезмәтенә (уку – баланың төп хезмәте) җаваплы карау – үзе үк тәртипнең башыдыр, мөгаен. Баланы белемле итү, белем алуга шартлар тудыру – ата-ананың бурычы. Укытучыга, мәктәпкә генә аударып калдыру дөрес түгел. Мәгариф турындагы законда да бу турында әйтелгән (44 нче маддә).


Бүген мәктәп укучыны I сыйныфның тәүге дәресеннән БДИга әзерли башлый. Шуңа күрә ата-ана һәм мәктәп тарафыннан баланың укуына, укуга карашына бердәй таләпләр куелсын иде. БДИны тапшыру өчен белемле булу – төп шарт. Ләкин белемле булу гына да җитми. Баланы чит аудиториядә, чит мөхиттә, бер күрмәгән кешеләр арасында үзеңне ничек иркен тотарга, көтелмәгән хәлләрдән чыгу юлын таба белергә, мөстәкыйль булырга, үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяли алырга өйрәтергә кирәк.


Ни өчендер соңгы елларда авыл мәктәбен икенче сортлырак итеп кабул итү барлыкка килде. Ә бит бер карасаң, күпме җитәкчеләребез, сәнгать әһелләребез, дәрәҗәле галимнәребез, язучыларыбыз авыл мәктәпләрендә белем алган. Безнең мәктәпләребез дә күренекле шәхесләр тәрбияләргә сәләтле икән бит. Әйдәгез, хөрмәтле әти-әниләр, балаларыбызны шәхес итеп кабул итүне үзебездән башлыйк әле. Аларны гади ярату белән генә яратмыйк, йөрәк парәләребезгә мөмкинлекләр ачыйк, аларны мактыйк, тиешле урында ачуланыйк, киңәшләребезне бирик – кыскасы, заманыбызга яраклы, сәләтле уллар-кызлар тәрбиялик. Бердәм булып тырышканда, күңел биреп эшләгәндә, без моңа, һичшиксез, ирешәчәкбез. Татар авылларының гомере авыл мәктәбенең дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйләнгән бит. Без яшәтмәсәк, авылыбызны кем яшәтер?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ