Югары сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан йомгаклау тестлары
Альмира ЗАКИРОВА,Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыГөлзадә САФИНА,Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты...
Альмира ЗАКИРОВА,
Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гөлзадә САФИНА,
Казандагы 96 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рус төркемендә укучы X сыйныф укучылары өчен
татар теленнән йомгаклау тесты
- Артык сүзтезмәне табыгыз:
а) Тәмәке тартмау
б) Спиртлы эчемлекләр эчмәү
в) Никотин куллану
- Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:
агулы матдә
а) Раковая опухоль
б) Вредное вещество
в) Ядовитое вещество
- Кайсы сүзнең тәрҗемәсе ялгыш:
а) ахирәт дуслар – задушевные подруги
б) бик шәп итеп – лучше всех
в) гашыйк булу - влюбиться
- Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:
Дус кызлар тыныч, тату яшәгәннәр.
а) Друзья жили спокойно и дружно.
б) Подруги жили спокойно, дружно.
в) Подруги жили душевно и долго.
- Нокталар урынына тиешле кушымча языгыз:
Әле... кадәр без тыныч яши идек.
а) дән
б) дә
в) гә
- Нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп языгыз:
Маһи белән Мәлихә бүтән кабак ... сүз кузгатмадылар.
а) белән
б) турында
в) янына
- Бу нинди фигыль:
Аякны кайнар комга күмеп утыру файдалы.
а) сыйфат фигыль
б) хәл фигыль
в) исем фигыль
- Хәл фигыльгә тиешле кушымча өстәп языгыз:
Ул дәрестә тыңла... утырды.
а) -мыйча
б) -ма
в) -мый
- Җөмләне дәвам итегез:
Фатих Әмирхан проза жанрында ... .
а) иҗат итә
б) тәмамлый
б) хезмәт итә
- Җөмләнең ахырын табыгыз:
Яз җиткәч, ...
а) агачлар яфракка бөреләнә
б) балалар мәктәпкә бара
в) яфраклар коела
- Сүзнең синонимын табыгыз:
кыен-
а) авыр
б) җитди
в) тупас
- Сүзнең антонимын табыгыз:
авыру
а) сәламәт
б) ялкау
в) ябык
- Бирелгән сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз:
а) күз төшерү а) сыпать соль на рану
б) авызын ачып тору б) разинуть рот
в) канга тоз салу в) бросить взгляд
Җаваплар:
1.Артык сүзтезмәне табыгыз:
никотин куллану
- Сүзтезмәнең тәрҗемәсен сайлап языгыз:
агулы матдә
в) ядовитое вещество
- Кайсы сүзнең тәрҗемәсе ялгыш:
бик шәп итеп – лучше всех
- Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:
Дус кызлар тыныч, тату яшәгәннәр.
б) Подруги жили спокойно, дружно.
- Нокталар урынына тиешле кушымча языгыз:
Әле... кадәр без тыныч яши идек.
в) гә
- Нокталар урынына тиешле бәйлекләрне куеп языгыз:
Маһи белән Мәлихә бүтән кабак ... сүз кузгатмадылар.
б) турында
- Бу нинди фигыль:
Аякны кайнар комга күмеп утыру файдалы
в) исем фигыль
- Хәл фигыльгә тиешле кушымча өстәп языгыз:
Ул дәрестә тыңла... утырды.
а) -мыйча
- Җөмләне дәвам итегез:
Фатих Әмирхан проза жанрында ... .
а) иҗат итә
- Җөмләнең ахырын табыгыз:
Яз җиткәч, ...
а) агачлар яфракка бөреләнә.
- Сүзнең синонимын табыгыз:
кыен-
а) авыр
- Сүзнең антонимын табыгыз:
авыру
а) сәламәт
- Бирелгән сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз:
а) күз төшерү в) ?
б) авызын ачып тору б) ?
в) канга тоз салу а) ?
Рус төркемендә укучы X сыйныф укучылары өчен
татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты
1.Ризаэддин Фәхреддин кем булган:
а)язучы
ә)шагыйрь
б)мәгърифәтче
2.Каюм Насыйриның эшчәнлеге:
а)сүзлекләр төзегән
ә)шигырьләр язган
б)мәктәпләр төзеткән
3.Казан дәүләт федераль университеты кайчан ачылган:
а)1806 нчы елда
ә)1804 нче елда
б)1810 нчы елда
- «Беренче театр» әсәре нинди жанрда язылган:
а)драма
ә)комедия
б)трагедия
5.Җөмләнең дәвамын табыгыз:
Дусны авыр хәлдә калдыру –
а)дуслыкка хыянәт итү.
ә)яхшы гадәт.
б)бик кызыклы.
- «Кабак» хикәясендәге ике карчыкның исеме:
а)Маһинур белән Мәлихә
ә) Маһи белән Мәликә
б)Маһи белән Мәлихә
7.«Мокамай» шигырен кем язган:
а)Һади Такташ
ә)Мәҗит Гафури
б)Муса Җәлил
- «Гамил кинәт кенә укытучы каршына йөгерде, атылып барып, үзе казыган чокырга үзе төште.» Бу җөмлә кайсы хикәядән:
а)«Ярсулы яз»
ә)«Кабак»
б)«Зөлфия+ ... мин»
- «Зөлфия + ... мин» хикәясе нәрсә турында:
а)дуслык
ә)хыянәт
б)мәхәббәт
- «Кем җырлады?» хикәясендәге егетнең кайсы җире авырый:
а)Аягында гангрена
ә)Кулында гангрена
б)Башы яралы
11.Шәйхи Маннурның «Муса» әсәреннән алынган өзекнең исеме:
а)Әсирлектә туган мәхәббәт.
ә)Әсирлектә туган дуслык.
б)Әсирлектә туган хис.
12.Гариф Ахуновның «Шагыйрьнең каһарманлыгы» әсәрендә сүз кем турында бара:
а)Абдулла Алиш
ә)Габдулла Тукай
б)Муса Җәлил
- «Батырлык» дип исемләнгән өзек Г. Әпсәләмовның кайсы әсәреннән:
а) «Үлемнән көчлерәк»
ә) «Газинур»
б) «Мәңгелек кеше»
Җаваплар:
1.Ризаэддин Фәхреддин:
б)мәгърифәтче
2.Каюм Насыйри:
а)сүзлекләр төзегән
3.Казан дәүләт федераль университеты кайчан ачылган:
ә)1804 нче елда
- «Беренче театр» әсәре нинди жанрда язылган:
ә)комедия
5.Җөмләнең дәвамын табыгыз. Дусны авыр хәлдә калдыру –
а)дуслыкка хыянәт итү.
- «Кабак» хикәясендәге ике карчыкның исеме:
б)Маһи белән Мәлихә
- «Мокамай» шигырен кем язган:
а)Һади Такташ
- «Гамил кинәт кенә укытучы каршына йөгерде, атылып барып, үзе казыган чокырга үзе төште». Бу җөмлә кайсы хикәядән:
а)«Ярсулы яз»
- «Зөлфия + ... мин» хикәясе нәрсә турында:
б)Мәхәббәт
10.«Кем җырлады?» хикәясендәге егетнең кайсы җире авырый:
а)Аягында гангрена
11.Шәйхи Маннурның «Муса» әсәреннән алынган өзекнең исеме:
ә)Әсирлектә туган дуслык.
12.Гариф Ахуновның«Шагыйрьнең каһарманлыгы» әсәрендә сүз кем турында бара:
б)Муса Җәлил
- «Батырлык» дип исемләнгән өзек Г.Әпсәләмовның кайсы әсәреннән:
ә)«Газинур»
Комментарийлар