Логотип Магариф уку
Цитата:

Заман белән бергә атлау

Әнисә Зиннур кызы ЧИКИНА, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 29 ел.Педагогик уку йортын тәмамлагач, шәһәрдә эшкә урнашу мөмкинлеге булса да, мин авылны сайла...

Әнисә Зиннур кызы ЧИКИНА, Зәй районы Югары Пәнәче төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 29 ел.

Педагогик уку йортын тәмамлагач, шәһәрдә эшкә урнашу мөмкинлеге булса да, мин авылны сайладым. Чөнки авылда туып-үскән булганлыктан, миңа авыл тормышы якынрак иде. Менә инде авыл балалары белән эшләү стажы 3 дистәгә якынайган. Укытучы һөнәрен сайлаганга бер дә үкенмим. Башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү бик күп көч һәм сабырлык сорый. Бары тик балаларны ярату гына барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.


Балага белемгә төп нигезне башлангыч сыйныф укытучысы сала. Шуңа күрә мин үз эшемнең үтә дә җаваплы икәнен онытмаска тырышам. Балаларга ныклы белем бирү, тормышта үз урынын табарга өйрәтү, иҗади шәхес тәрбияләү – укыту процессының төп бурычлары дип саныйм.


Без югары инновацион технологияләр белән эшләү гасырында яшибез. Бүгенге көн укытучылардан белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын куллануны таләп итә. Хәзерге заман укытучысы заман белән бергә атларга тиеш. Мин дә үзем укыткан балаларыма дөрес тәрбия һәм тирән белем бирү максатыннан яңа технологик алымнарны үзләштерергә һәм эшемдә кулланырга омтылам.


Дәресләремне нәтиҗәле һәм кызыклы итеп оештырырга тырышам. Укучыларны кызыксындыру һәм активлыкларын арттыру максатыннан төрле уеннар, кроссвордлар, ребуслар, викториналар куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Интернет челтәреннән дәрес өчен күп материал алам. Төрле презентацияләр куллану, дисклар белән эшләү белем һәм тәрбия бирүдә ярдәм итүче төп чаралар. Рус теле, татар теле, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә тестлар эшләү укучыларга бик ошый. Шуңа күрә тестларны ешрак кулланам. Дәресләремдә проблемалы ситуацияләр булдырырга тырышам. Шул ситуацияләрдән чыгу юлларын һәрбер бала үзенчә хәл итә. Аларга үз фикерләрен әйтергә, иҗади уйларга мөмкинлекләр бирәм. Бала белем биргәнне көтеп утырырга тиеш түгел, үзе эзләнергә, нәтиҗә ясый белергә тиеш.


Һәр мәктәптә, башлангыч сыйныф укучылары арасында, теге яки бу фән белән кызыксынучы сәләтле балалар очрый. Укучыларның белемгә кызыксынуын үстерү, сәләтле балаларны барлау бик кирәк. Сәләтле балалар белән күп эш алып барам. Мондый балаларга индивидуаль биремнәр бирү, шулай ук класстан тыш эшләр үткәрү, аларның сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Олимпиада – шундый эшләрнең бер формасы. Безнең районда күп еллар инде башлангыч сыйныфлар арасында олимпиадалар уздырыла. Һәр елны безнең мәктәп укучылары да анда актив катнашалар. Призлы урыннарыбыз да юк түгел.


Ләкин шушы укыту дәверендә кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак мине борчыган сораулар да юк түгел. Авылыбызда мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе булмау сәбәпле, балалар беренче сыйныфка тулы әзерлек белән килмиләр. Бу инде укыту барышында зур кыенлыклар китереп чыгара. Икенче борчыган мәсьәлә - башлангыч сыйныфларда параллель укыту. Азкомплектлы мәктәп булса да, балаларның аерым бер сыйныф булып укырга хокуклары юк микәнни?


Нинди генә кыенлыклар булмасын, шул кечкенә балалардан чын кешеләр тәрбияләү – укытучының изге бурычы. Һәрбер укытучы үзенең укыткан укучыларын үз баласыдай яратса, зур уңышларга ирешергә була. Юкка гына укытучыны икенче Әни димиләр бит.


Укытучы исемен икеләнми,


Ана исеме белән тиңлим мин.


Бала өчен анда туган хисләр,


Ана хисе белән тиң дим мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ