Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар педагогик фикере антологиясе»нең 2 нче томы дөнья күрде

Халкыбызның үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Тик моңарчы кулга алып тотардай академик басмабыз – татар педагогик фикерләрен туплаган антологиябез генә юк иде. Безнең бәхетк...

Халкыбызның үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Тик моңарчы кулга алып тотардай академик басмабыз – татар педагогик фикерләрен туплаган антологиябез генә юк иде. Безнең бәхеткә, моннан ике ел элек Татарстан китап нәшрияты борынгы төрки чордан алып Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы, XVIII – XIX гасырлар, XX гасырның 20 нче елларындагы татар педагогик фикере үсеше үзенчәлекләрен колачлаган «Татар педагогик фикере антологиясе»нең 1 нче томын нәшер иткән иде. Аннан күпме күренекле педагог, методистларыбыз хакында сөйләүче бай биографик мәгълүмат, аларның хезмәтләреннән алынган текстлар белән танышып, бер хозурланган идек.


 

Һәм менә Яңа ел бәйрәме алдыннан, татар мәгарифе тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларны сөендереп, «Татар педагогик фикере антологиясе»нең 2 нче томы кулыбызга килеп иреште. Монысында XX гасырның 20 елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган татар педагогик фикере үсешенең үзенчәлекләре яктыртылган. Тагын шунысы сөенечле: антологиянең бу томында урын алган күренекле татар педагоглары һәм методистларының фәнни-педагогик эшчәнлеге азмы-күпме «Мәгариф» («Совет мәктәбе») журналы белән бәйләнгән икән бит! Аларның һәркайсының диярлек төп хезмәтләре безнең журналда басылган булган. Моңа ничек сөенмисең, ди!


Әлеге антология 2 мең тираж белән нәшер ителгән. Бизәлеше, эчтәлеге белән дә татарны танытырдай, дөньяга күрсәтердәй затлы хезмәт! Шуңа да бу антологияне һәркайсыбыз үзенең якын туганына, дус-ишенә бүләк итеп, аңа сөенечле мизгелләр бүләк итә ала. Бигрәк тә Кыш бабайдан Яңа ел бүләге итеп!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ