Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда сулыкларга кем хуҗа?

Республикабыз су ресурсларына иң бай төбәкләрдән санала. Территориясенең 6,4 процентын су өслеге тәшкил итүен дә әйтү җитә. Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел кебек зур елгалар белән беррәттән, 3 меңгә якы...

Республикабыз су ресурсларына иң бай төбәкләрдән санала. Территориясенең 6,4 процентын су өслеге тәшкил итүен дә әйтү җитә. Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел кебек зур елгалар белән беррәттән, 3 меңгә якын эреле-ваклы инеш-елгаларыбыз гына бар. Тик аларга карата сакчыл караш, экологик торышы турында кайгыртучанлыгыбыз җитенкериме соң?


Республикабызда экология министрлыгыбыз да бар. Дәүләт Советында да экология буенча махсус комитет исәптә үзе. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Экология елы кысаларында мохитне саклауда прокурорлык күзәтчелеген оештыруга багышланган матбугат конференциясендә тагын шунысы да мәгълүм булды: әле шулар өстенә сулыкларны саклауның торышына контрольлек итү өчен дә ике орган – табигатьне саклау буенча Идел буе төбәкара прокуратурасының Казан бүлеге һәм Татарстанның табигатьне саклау буенча районара прокуратурасы җаваплы икән. Аларның беренчесе – Идел елгасы бассейнын контрольдә тотса, икенчесе республикабыздагы эреле-ваклы сулыкларның торышы өчен җаваплы, ди.


Чыганак: «Татар-информ» агентлыгы Чыганак: «Татар-информ» агентлыгы

Түрә өстенә түрә булудан, контрольлек итүче органнарның гөмбәдәй үрчүеннән генә сулыкларыбызның экологик торышы гына артык яхшырырга ашыкмый шул. Матбугат конференциясендә катнашкан экспертлар фикеренчә, сулыкларны күз уңында да тоткандай булалар, штрафын да салалар. Тик нәтиҗәсе генә көткәндәгедәй түгел. Әйтик, соңгы вакытта республикабыз сулыкларында яшькелт-зәңгәр суүсемнәрнең кискен үрчүе күзәтелә икән. Су өслеген суүсемнәр басып киткәч, елга-күлләребездәге тереклеккә, бигрәк тә балыкларга үрчергә ай-һай кыен икән шул. Суүсемнәрнең шулай күпләп үрчүенә сулыкларга чистарту корылмаларыннан ташландык, пычрак суларның агып төшүе төп сәбәпче икән бит. Кайбер районнарның әлегә кадәр юньле-рәтле чистарту корылмалары да юк. Барыннан да бигрәк, бу Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарына кагыла. Шуңа да әлеге районнарга карата, агынты суларны елгаларга агызганнары өчен, җинаять эшләре кузгатырга туры килгән дә. Бу өлкәдә уңай мисаллар да бар икән анысы. Әйтик, соңгы елларда гына Мөслим, Әлмәт, Азнакай районнары үзләрендә заманча чистарту корылмаларын төзеп файдалануга тапшырганнар. Тиздән Бөгелмә каласы да, яңа чистарту корылмасын клланышка тапшырып, шәһәр халкын экологик яктан чиста су белән тәэмин проблемасын уңай хәл итәчәк.


Фотода Әгерҗе укучылары Фотода Әгерҗе укучылары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ