Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта музей ачылды

Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта совет галиме — уйлап табучысына, беренче совет электрон-исәпләү машиналарын эшләүчегә багышланган музей ачылды. 

Бирегә килүчеләр уйлап табучының беренче ЭВМ үрнәкләрен һәм «Урал» ЭВМ булдыру өстендә эшләгән эш кабинетының макетын күрә ала. Кабинет Пензада булган, музейда ул 1:30 масштабында тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ИТ-паркның матбугат хезмәте.

Музейга экскурсияләр алдан язылу буенча бушлай үткәрелә. Беренче чара 7  февральдә 15:00 сәгатьтә узачак.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.