Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда … дүрт көн рәттән ял итәчәкләр 

Тагын бер атнадан төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме.Быел ул 20 июль – сишәмбе көнне билгеләп үтеләчәк. Без алдагы шимбә-якшәмбедә ял итеп, дүшәмбе – 19 июль көнне бер сәгатькә кыскарак...

Тагын бер атнадан төп мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме.
Быел ул 20 июль – сишәмбе көнне билгеләп үтеләчәк. Без алдагы шимбә-якшәмбедә ял итеп, дүшәмбе – 19 июль көнне бер сәгатькә кыскарак эшләячәкбез дә 20 июль – Корбан бәйрәме көнендә тагын ял итәчәкбез. Ә менә ут күршеләребез булган  Башкортстанда республика  Башлыгы Радий Хәбиров фәрманы белән Корбан бәйрәме алды көне – 19 июль дә ял көне дип игълан ителде. «Коронавирус зәхмәтенә бәйле эпидемиологик вазгыять аркасында без Башкортстан халкына дүрт көн ял итү мөмкинлеге бирәбез. Барлык эш бирүчеләр дә бу көнне хезмәт хакын саклап калырга тиеш», – дип искәртте Р.Хәбиров. Май аенда Россия Президенты да коронавирус аркасында ил халкының ял көннәрен ун көнгә кадәр озайткан иде. Путинга яраганны Хәбировка халыкка ял бирергә ярамас дисезмени?!
                    Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ