Фатир – хатынга, өй – миңа

Әниләребез кияүгә чыккан заманда: «Чыккан урыныңда таш бул» дисәләр, хәзер кирегә юлны алдан уйлап куялар. Яшь пар бигрәк тә матди байлыкны кайгырта. Аерыла калсалар, әле генә мәхәббәтле күзләре белән елмайган сөйгәннәре бераздан ярык тагарак кырыенда калдырмасмы дип уйлый алар. Гаеп түгел. Нишләмәк кирәк, кыйммәтләр үзгәрә. Хис – хис инде ул, ә акча санаганны ярата. Никах килешүе, башкача никах шартнамәсе дигән гаилә документы турында тәфсилләбрәк сөйләшик.

2019 елда республикада 24 182 пар гаилә корган. Шуларның 70 проценттан күбесе – 30 яшькә кадәрге парлар. Аерылышучылар да байтак: 13 316 гаилә җимерелгән. Уртача исәпләгәндә, 1000 туйга 551 аерылу дигән сүз бу. Мисал өчен, күрше Киров өлкәсендә бу сан –
748, Пензада – 728, Саратовта – 726. Күпме бу, азмы? Чагыштырганда, бездә хәлләр әйбәтрәк күренә анысы. Саннарның җаны юк. Тик һәр сан артында ир белән хатын гына түгел, аларның балалары, әти-әнисе, якыннары язмышы тора бит. Бер гаилә генә җимерелсә дә, күпме кеше борчуга төшә, шуның өстенә матди байлыкны бүлеп, тарткалашу башлана. Туйга әзерләнгәндә, барысы да шома гына барыр, аерылышу, гаугалар үзеңә кагылмас кебек тоела. Югыйсә, мөнәсәбәтләрнең нәкъ менә шул баллы-майлы чагында хисләрне генә түгел, матди мәсьәләләрне дә уртага салып киңәшеп алсаң, киләчәктә күпме ызгыш-талаш булмый калыр иде.

Өйләнгән мәлдә аерылу ихтималы турында сөйләшүне әдәпсезлек дип кабул итә безнең халык. Тик телгә кертмәү белән генә проблемадан качып булмый шул. Нәкъ менә шул ачыктан-ачык сөйләшү, дөресрәге, килешү булмаганнан: «Мин бит белмәдем!», «Мин бит алай булыр дип уйламадым!» дип елап утырыр көнгә калуың бар. Чит илләрдә никах килешүе төзү гадәти хәл санала. Инде безнең илдә дә алдынгы карашлы кешеләр гаилә мәсьәләренә юридик яктан якын килә башладылар. Мәхәббәт хисен канун нигезендә имзалап, теркәп куябыз икән, нигә әле матди байлыкка караган өлкәдә килешүне кәгазьгә төшерү әдәпсезлек булып саналырга тиеш ди? Никах килешүе дигән документ гаиләләрне аерыр өчен түгел, киресенчә, ныгытыр өчен, һәр якның да мәнфәгатьләрен кайгырту инструменты буларак барлыкка килгән бит.

Әле өйләнештек кенә, бернәрсәбез дә юк дияргә дә, без инде гомер иткән, туплыйсын туплаган дип кул селтәргә дә ашыкмагыз. Мисал өчен, Гафиятовлар (исем-фамилияләре үзгәртелде) гаиләсе бүген шул никах килешүен төзеп йөри. Тарихлары болайрак. Гөлназ ханым – Рамилнең өченче хатыны. «Инде баштагы ике хатыныма, балаларыма ике фатир калдырып аерылыштым бит. Хәзер өченче хатыным белән фатир алырга җыенабыз, өебез дә төзелеп ята. Фатирны –
Гөлназга, ә өйне үз исемемә яздырырга дигән уртак фикергә килдек. Милекне болай бүлеп кую безнең мөнәсәбәтләргә бер зыян да салмый, киресенчә, һәрнәрсәне бергәләп хәл итүебез тагын да якынайта
гына», – ди Рамил үзе бу хакта.

Интернет ярдәмче

түгел

Никах шартнамәсе турында тәфсилләп сөйләшү өчен тәҗрибәле гаилә юристы Роберт Туктаровка мөрәҗәгать иттек.

– Никах килешүе ул – законлы никахта яшәгәндә һәм аерылышкан вакытта ир белән хатынның милеккә хокукы турында үзара язмача килешү. Аның төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт, – дип аңлатма бирде ул. – Нигә кирәк ул дигәндә, уйлап карагыз. Кияүгә чыкканчы, өйләнешкәнче үзегезнеке булган бер бүлмәле фатирыгыз бар ди. Еш кына аны әти-әниләр алып биргән була. Гаилә коргач, зурракны алырга теләп, аны сатасыз. Ул инде сезнеке булудан туктый, уртак милеккә әйләнә. Димәк, аерылган очракта хәләл җефетегез белән бүлешергә туры киләчәк. Аерылышу болай да авыр, алдан килешү булган очракта, һичьюгы, тавыш-гаугасыз гына аерым сукмактан китә аласыз. Дөрес, никах килешүен төзү, теләсә кайсы законлы документ сыман ук, чыгымнар таләп итә. Тик суд аша милек бүлеп йөрүләрне исәп-ләсәк, өстәвенә нәтиҗәдә югалтулар да булырга мөмкинлеген фаразласак, килешү өчен киткән чыгымнар зарарсызрак булуын күрәбез.

Никак килешүен төзүнең тәртибе белән танышып үтик. Төп шарт – шартнамә язмача төзелергә һәм нотариуста расланырга тиеш.

Эш документ әзерләүдән башлана. Килешүне дә үзең төзи алсаң, бушлай була анысы. Бер-ике кич әзер бланкларны анализлап утырсаң, үзеңне бу өлкәдә белгечтәй хис итә башларга мөмкин. «Тик бу ысул ышанычсыз, – ди Роберт Туктаров. – Практикамда үзбелдек белән төзелгән бер генә килешүне дә очратканым юк әлегә. Аларны нотариуста раслатуы кыен, хәтта аны расларлык нотариус тапкан очракта да, киләчәктә юридик кануннарны белми генә төзелгән бу документ белән судта күп кыенлык күрергә мөмкин».

Килешү төзүнең бердәй үрнәге нотариуста да була. Әлбәттә, моның өчен аерым түләү каралган. Мондый документны нотариус бәйләнеп тормый гына расласа да, еш кына ир белән хатынның фикерләре анда тулаем күрсәтелми кала. Чөнки бу килешү өлге рәвешендә ясалган, ә һәр гаиләнең үзенчәлекләре бар.

Өченче ысул – гаилә юристы белән киңәшләшеп, бергәләп нәкъ менә сезнең гаиләгә туры килә торган, ир белән хатын канәгать калырлык килешү төзү. Әлбәттә, ул да бушлай эшләми, тик документыгыз-
ның дөрес һәм төгәл булуына тулысынча ышана аласыз. Юристлар суд практикасына, тәҗрибәсенә таяна, кануннарны белеп, гаилә файдасын исәпкә алып эш итә. Кайсы гына ысулны сайласагыз да, килешү нотаруиска барып теркәлергә тиеш.

Сериал кара, әмма ышанма

Юридик практика дигәннән, чынбарлыкка күз салсак, никах килешүе турында кеше юктан гына уйлана башламый. Аңа зур әйбер алырга җыенганда, гаиләнең милке күп күләмдә тиз ишәеп киткәндә, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр начарлангач яисә инде аерылышуга барып җиткәч, мөрәҗәгать итәләр икән. Соңгы очракта шартнамә уртак милекне бүлешү турындагы килешү сыйфатында карала. Шунысын да белеп тору кирәк: килешү нигезендә милеккә кагылышлы мәсьәләләр генә түгел, башка хокукларны да беркетеп куярга була. Әйтик, ир яки хатын һәркайсы керемнәренең күпмесен гаиләгә тотачак, гомуми гаилә чыгымнары ничек капланачак һ.б.

Пенсия яшенә якынлашып килүче Фәридә ханым ире белән шәһәр читендәге зур гына йортта яши. «Үзебез өчен борчылмыйм инде, – ди ул. – Бар булдырганыбыз – уртак тырышлык, уртак акчалар белән ирешелде. Яшь чакта сүзгә килгән чакларда ирем аерылып китәм дип куркытса да, исем китми иде. Бар мөлкәт уртак бит, урталай бүленә. Аллага шөкер, гаилә җимермәдек, гаиләдә алай гына савыт-саба шалтырамый тормый. Менә балалар өчен борчылам хәзер. Студент кызыбыз шәһәр үзәгендәге зур фатирыбызда яши. Кияүгә чыга калса, ничек шартнамә төземисең инде? Яшәп тә китә алмаслар, әтисе белән икәү хәләл хезмәт белән җиткергән фатирдан да колак кагарбыз дигән шик урынлы бит. Бушлай килгән фатирдан бер кияү дә баш тартып тормас».

Никах шартнамәсе дигәндә, еш кына «Хыянәт итсә, бар милек миңа кала» дип, иренең хыянәт итүен көтеп яшәгән байбичә хатын-кызларны сурәтләгән чит ил сериаллары күз алдына килә. Чынлыкта исә, эш сериалдагыдан күпкә аерыла. Никах килешүе нигезендә бары милеккә кагылышлы мәсьәләләрне генә беркетеп куярга мөмкин. Милеккә кагылышы булмаган шәхси мөнәсәбәтләрне документ нигезендә көйләп булмый. «Ире хатынына ай саен чәчәк алып кайтырга, хыянәт итмәскә, табак-савыт юарга тиеш» дигәнне юристлар теркәми. «Алай да әхлаксыз тәртибе өчен милеккә кагылышлы бүлек керткән очраклар бар, тик суд практикасы бердәй түгел, ул мәсьәлә бик бәхәсле булып санала, – ди Роберт әфәнде, сериалга бәйле шая-
рып биргән соравыма каршы. – Шулай ук балаларга кагылышлы хокук һәм бурычлар да шартнамәдә каралмый. Эшкә яраклылыкны югалткан беренче иренә яки хатынына алимент түләүне тыя торган пункт та кертергә мөмкин түгел. Никах килешүе бер якны гына кайгыртып икенчесен бик авыр хәлгә куйса яисә
Гаилә кодексына каршы килсә, шулай ук дөрес саналмый. Аерылышкач, бар милек ир яки хатынга гына күчәргә тиеш дип төзелгән килешүне суд шик астына куячак. Шулай ук килешүне имзалаган вакытта ир яки хатынның үз акылында булмавы, ялган, янау һ.б. ысуллар кулланылуы ачыкланса, судта килешүне юкка чыгарып була».

Ләйсән Низамова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.