«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь санына күзәтү  

 Менә укучыларыбыз кулына «Гаилә һәм мәктәп» журналының алтынчы, июнь саны да килеп керде. Сүз уңаеннан, кадерле укучыларыбыз, исегезгә төшерәбез: әлеге ярты еллыкның соңгы саны бу. Язылырга онытсагыз, алга таба гаиләгез «гаиләсез» калачак. Гаиләгез «Гаилә һәм мәктәп»сез калмасын! 

   Аллага шөкер,фаҗигале, канлы, күз яшьле май артта калды (алга таба мондый дәһшәтле көннәрне кичерергә язмасын). Фаҗигале дигәч, аңлагансыздыр инде: 11 май көнне, халык ун көнлек ялга тиенгәч, эш атнасы башланган гына иде, кара йөзләр башкалабызның 175 нче гимназиясендә астыртын ниятләрен тормышка ашырды. Журналыбызның яңа саны бөтен кешелекне тетрәткән шушы афәтне яктыртучы язмалар белән ачыла. 14 май көнне Мәрҗани мәчетендә уздырылган, хәзерге җәмгыятьтә гаиләнең хәл-әхвәленә багышлап үткәрелгән сөйләшүдә катнашучы  милләттәшләребез дә бу коточкыч хәлнең сәбәпләрен эзләде («Имамнардан алда гаилә бар», 14 нче бит). Саный-эзли башласаң, әлеге хәвефле хәлнең сәбәпләре шактый күп, билгеле. Әлбәттә, җәмгыятебез чирле, әлбәттә, һәр өйгә кереп, гаилә әгъзасына әверелгән санак-компьютер, байтак адәмнең гомерлек юлдашына әйләнгән битарафлык, комсызлык, җавапсызлык, акча кортына әйләнү, әхлаксызлык…  гаепле. Шул ук вакытта фаҗигадән соң бик сәер хәлләр дә күзәтелде. Аерым алганда, бу көннәрдә чәчәк кибетләрендә һәлакәт булган урынга куела торган канәферләргә бәя күтәрелде. Фаҗигадән файда алып калырга теләгән мондый хәсрәт кибет хуҗаларына карата, мөгаен, рәсми чара күрергә кирәк булгандыр. Хәер, Ходай Тәгалә аларга җәза бирми калмас.

   Сак белән Сок очрашкан, әниләрен күрү бәхетенә ирешкән икән!  Һәрхәлдә, Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә укучы Әминә Җәләлова, әлеге хикәятне күңеленә бик якын алып, борынгы бәетнең үз вариантын тәкъдим итә.  «Кечкенә чагымда дәү әниемнән ишеткән, бишенче сыйныфта әдәбият дәреслегеннән укыган «Сак-Сок бәете» каһарманнары язмышы өчен мин бик борчылдым, малайларны әниләре белән очраштырырга теләдем. Шуңа да бәеткә нигезләнеп, мультфильм ясарга уйладым», – дип сөйли «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә катнашып, татарча анимацион фильмнар» номинациясендә җиңү яулаган кыз.

 Буа шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләренә яңа мультфильм  ясауга үз тормышларында килеп чыккан бер кызыклы вакыйга сәбәп була. Ясминә дигән кызның  ишегалдына уйнарга чыкканда  салып калдырган бер аяк киеме юкка чыга. Шушы хәл – сыңар аяк киеменең үз ишен эзләве «Читек маҗарасы» дигән мультфильмның эчтәлеген тәшкил итә (“Милли мультFest” –  нәтиҗәләр көтелгәннән куанычлырак, 22 нче бит).

Язучы Гомәр Бәшировның улы, фоторәссам Зөфәр Бәширов – бик күп атаклы милләттәшләребезне фотосурәткә төшерүче зыялыбыз. Зөфәр ага, рәхмәт яугыры, шагыйрь Дәрдемәнднең оныгы, совет санак-компьютерларын беренчеләрдән булып уйлап табучы, ясаучы Бәшир Рәмиевне, махсус Мәскәүгә барып, рәсемгә төшереп калдырган. Мәшһүр  галимебезне күзалларга мөмкинлек биргәне өчен, Зөфәр аганы Ходай Тәгалә үзе зурласын! («Югары белемсез фән докторы», 38 нче бит).

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.