Гомерлек үкенеч

Кышның салкын көне. Аз гына буранлап тора. Фәниснең нигәдер иртәдән үк күңеле тынгысызлана. Кулы эшкә бармый җәфалады. «Хәерлегә генә булсын инде», – дип уйлады ул, сәбәпсезгә эче пошуына хафаланып. Җитмәсә, хатыны Зөһрә дә авылда.

Төшке ашка кайткач, сискәндереп, ишектә кыңгырау чылтырады. Кем булыр икән? Шулай уйлап ишеккә атлады ир. Хат ташучы телеграмма китергән икән. Кул куярга кушып сузган кәгазьгә Фәнис, калтыранган куллары белән кабаланып, имзасын сызгалады да, телеграммага үрелде. Анда бары өч сүз язылган иде. «Әтиең үлде. Әниең». «Әти! – диде Фәнис, үзе дә сизмәстән. – Әти үлгән».

Менә нигә булган икән аның борчылуы. Ул тиз генә эшенә шалтыратты да авылга җыена башлады. Ашыга-кабалана киенеп, юлга чыкты. Ходай уң кылган икән, юл чатына чыгуга авыл башына кадәр машина туры килде.

Шофер белән бер-ике сүз алышканнан соң, Фәнис үз уйларына чумды.

…Ул үз-үзен белә башлаганнан бирле әтисе янында булырга тырышты. Әмма әти кеше генә өйдә сирәк була иде. Кечкенә чакта аны әнисе: «Әтиең эштә», – дип юатты. Үсә төшкәч, барысын да төшенә башлады малай. Аның әтисе эштә түгел, ә башка гаиләдә яши иде. Баштарак берни аңлый алмый интекте ул, нигә шулай икән диеп баш ватты. Иптәшләре янында нык үртәлә иде малай. «Синең әтиең тәти апа белән яши, сине яратмый», – дип, аның болай да китек күңелен кимсетәләр иде шул алар.

Сирәгрәк булса да килеп йөргән ата кеше соңрак бөтенләй югалды. Үсә барган саен, Фәнис әнисе сөйләгәннәрдән барысын да аңлады. Әнисенә һәр эштә ярдәм итте, ягымлырак, мәрхәмәтлерәк булырга тырышты. Ә ата кешегә карата аның күңелендә нәфрәт, күралмау хисе ныклап тамыр җәйде.

Хәрби хезмәткә алыныр алдыннан аның янына әтисе килде. Әмма Фәнис аны күрергә теләмәде, өйдән үк чыгып китте.

Улы өйләнергә җыенгач, тагын килде әти кеше. Бу юлы Фәнис аңа күңелендә ничә еллар буена җыелып килгән ачу-үпкәсен ярып салды. «Син мине кечкенә чагымда тәрбияләмәдең, «әти» дип дәшәсе килгәндә, янымда булмадың, усаллардан якламадың. Минем өчен бары әнием генә бар». Бу сүзләрдән соң ата кеше, башын иеп, дәшмичә чыгып китте. Ә бит ул чакта әти кешенең улыннан гафу үтенәсе, алардан аерым яшәгән чакта йөрәгенең ничек телгәләнүе турында сөйлисе килгәндер. Фәнис исә аны аңламаган, аның яралы йөрәген тагын да ныграк әрнеткән генә икән бит.

Хәзер инде әтисе юк. Аңа әйтәсе килгән сүзләр күңелдә генә калды. Әтисе янына кайтып, аңлашып, аның бәхиллеген алырга ничәмә-ничә тапкыр талпынды, югыйсә. Әллә ничек кенә булды шул. Вакыт җитмәдеме, әтисе аңламас, бәхиллеген бирмәс дип икеләнү аякларын тышауладымы, ул очрашуны һаман кичектерә килде. Өзгәләнгәндер әтисенең күңеле, ничә еллар баласыннан аерым яшәүләре аңа да җиңел булмагандыр. Икенче хатыннан баласы булмады, Фәнис аның бердәнбере иде.

Баланың никадәр кадерле, газиз, татлы булуын үз баласы тугач кына аңлады шул Фәнис. Сабыеннан аерылып яшәүне күз алдына да китерә алмый ул. Әтисе ничекләр яшәде икән?

Фәнис ашыгып кайтып кергәндә, мәетне юып, кәфенгә төргәннәр иде инде. Әтисенең җансыз гәүдәсен кочып, бәхиллеген сорый-сорый елады Фәнис. Авыр, бик авыр иде аңа.

Әтисен җир куенында калдырып, зират капкасын япканда, югалту ачысыннан йөрәге өзелеп төшкәндәй булды ирнең. Их, әтисе белән аңлашкан, бәхиллеген сораган булса, бу кадәр авыр да булмас иде, бәлки. Соң шул инде, соң.

Озакка сузмый гына чардуган да ясатты, таш та куйды ул әтисе каберенә. Тик күңеленә генә тынычлык иңмәде. Алынмаган бәхиллек, әйтелми калган сүзләр гомерлек үкенеч булып җанын телгәли иде.

Гөлйөзем әби кыйссасы

Тәрәзә буендагы өстәл янында утырган Гөлйөзем әби йомшак юрган астында йоклап яткан оныгына сокланып утыра. Әнә ничек ике кулын да матур итеп баш астына куеп йомарланып йоклый аның Кадриясе. Баланың баласы балдан татлы. Кадриясен бигрәкләр дә ярата карчык. Чөнки оныгы тач үзе, ирен өстендәге миңенә кадәр охшаган. Җиде бала табып үстерсә дә, араларында үзенә охшаганы булмады. Ә Гөлйөзем әби өметен өзмәде, көтә белде.

Йоклап яткан Кадриягә карап, үзенең яшьлегенә кайтты. Һәр кешенең үткәне бар. Ничек кенә булмасын, әмма алар кеше күңелендә ниндидер эз калдыралар.

Гөлйөзем әби авылда чибәрлеге белән дан тотты. Аның артыннан йөрмәгән егет калмады. Ләкин кызның күңеле берәүне генә сайлады. Ул – Хәйретдин иде. Гади Хәйретдин түгел, гармунчы Хәйретдин. Кыз белән егет кичен аулак өйләрдә, көндезләрен су юлларында өлкәннәрдән качып очраштылар. Бер-берсенә мәхәббәт аңлаттылар. Сөйгәненең исеме чигелгән кулъяулык та егетнең түш кесәсендә урын алды.

Әмма Гөлйөземнең тормышы Хәйретдин белән бәйләнмәгән икән шул. Беркөнне кичен йомыш белән күршегә кергәндә кемнәрдер аның күзләрен капладылар һәм арбага салып, каядыр алып киттеләр. Әлеге хәл бик тиз арада булганлыкта, кыз нишләргә дә белмәде, чәбәләнде, кычкырды. Тик тавышы аның өстендәге калын япма аша үзеннән ары китмәде. Соңрак тавышыннан таныды кыз, бу түбән оч Хәкимҗан.

Хәкимҗан күптән инде Гөлйөземгә күз атып йөри, әмма кыз янына килергә кыюлыгы җитми иде. Менә шул Хәкимҗан кызны үзенә урлап кайтты да инде.

– Кире кайтарыгыз, җибәрегез, – диеп өзгәләнде кыз, ачык капкадан туп-туры йортка кергән аттан төшкәндә.

– Син бу йортның килене инде, хәзер кайту-китүләр юк, – диде Хәкимҗан кырыс тавыш белән. Ул Гөлйөземнең үзенеке булу куанычын яшерергә тырышса да, булдыра алмады. Бу сүзләрдә соң кыз дәшмәде.  Нишли ала соң ул? Әгәр кайтса, аңа «кияүдән кайткан» дигән ярлык тагыла.  Хәкимҗан явызлыгы бар дөньяга дан таратырга мөмкин. Барлык сабырлыгын җыеп түзәргә генә кала.

– И бала, бала, – диешеп, ат артыннан ук кызның әти-әнисе килеп керде. Димәк, кемдер хәбәр итәргә өлгергән.

Өйдә бар нәрсә дә әзер, мулла да түрдә, табын да мулдан.

Менә шушы кичтә 18 яшьлек Гөлйөзем Хәкимҗанның хатыны булды. Кичләрен, Хәйретдин гармун уйнап өй алдыннан үткән чакта, йөрәкләре телгәләнде хатынның. Төннәр буе йоклый алмый ятты. Йөгереп кенә чыгасы иде дә, «Мине үзең белән алып кит» диясе килгән минутларда аны бу уеннан йөрәге астында талпынып, үзен сиздереп торучы бәгырь җимеше кайтара торды.

Яратмаса да, Хәкимҗанга ияләште Гөлйөзем. Беренче уллары тугач, очып кына йөрде ир. Хатынына бик рәхмәтле иде ул.

Еллар арты еллар үтә торды. Гөлйөзем бер-бер артлы җиде балага дөнья яктысы бүләк итте. Төпчеге – Зәйнәбе туган елны сугыш башланды.

Сугыш… Күпме әрнү, сагыш, борчу. Кайберәүләр улларын, икенчеләр сөйгәннәрен, ирләрен озатучылар арасында Гөлйөзем дә бар иде. Хәкимҗанын озатканда, ире аңа:

– Кайталмасам, бәхил бул. Үткәннәр өчен кичер мине. Мин сине бик яратам, – диеп, хатынын кочты.

– Исән-сау кайт, – дип озатып калды аны Гөлйөзем.

Җиде бала һәм сукыр кайнанасы Гыйззелбанат белән берьялгызы калды хатын. Ниләр эшләр, ни кылыр? Әлегә ул берни белми.

Сугыш дигән афәт бер генә йортны да читләтеп үтмәде. Авылга бер-бер артлы кара мөһер сугылган хатлар килә торды. Кеше кайгысын үзенекедәй күреп, уртаклашкан Гөлйөземне дә урап узмады мондый хат. Ул 32 яшендә тол калды.

Бүген дә сандык тартмасында сакланган әлеге хатка аз таммады Гөлйөземнең күз яшьләре. Хәсрәте бу гына булса, түзәр иде хатын. Аны әле төрле сынаулар көткән икән.

Ана өчен иң олы хәсрәт – бала сагышы. Дүрт ул, өч кыз үстерүче ананың өлкән улын – Хәлилен иптәшләре белән көздән калган черек бәрәңге җыярга киткән җиреннән үле гәүдәсен алып кайттылар. Суыкта өшеп үлгән.

Ана түзде, яшьләре инеш булып акты. Әле күрәчәгенең башы гына булган икән. Игезәкләре Динә белән Диләсе кызамык авыруыннан терелә алмый җан бирделәр. Өзгәләнеп елады Гөлйөзем.

Бәла ялгыз йөрми диләр, хак күрәсең. Уналты ел бергә гомер итеп, кайгы-борчуларын бергә кичергән кайнанасы Гыйззелбанат карчык та фани дөнья белән хушлашты. Еларга яше калмады киленнең.

Шушы югалтулардан соң, өч улын һәм Зәйнәбен тәрбияләп, тормыш юлына бастырды Гөлйөзем әби. Һәр баласы, әниләренә рәхмәтле булып, үз ояларын кордылар.

Бүгенге көндә Гөлйөзем әбинең урыны түрдә, бар кадер-хөрмәт – Аңа. Балалары, оныклары аны куандырып яши. Сугыш кырында ятып калган ире Хәкимҗан, кайнанасы Гыйззелбанат карчыкка, әтисе белән әнисенең, балаларының рухына дога кылып, исәннәренә сәламәтлек тели ул.

Әнә ак яулыгын чөеп бәйләгән Гөлйөзем әби кулына җим салынган савытын тотып:

– Чеби, чеби, чеби, – дип, чебиләрен ашарга чакыра.

Рәхәт яшә, сәламәт бул, Гөлйөзем әби!

Гөлназ Мәссарова,
Чирмешән районы Түбән Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.