Гыйбрәтле язмышлы Нәдер абзый уйлары

Нәдер абзый авыр уйларга чумып уйга калды. Җиңел булмады аның бала чагы да, үсмер еллары да. Ватан сугышы башланганда, аңа нибары алты яшь иде, әмма аны бүгенгедәй хәтерли әле. Җәйнең бер матур иртәсендә ишетте ул бу хәбәрне. Сабый акылы белән  әллә ни куркуга да калмады. Чөнки күрше малайлары белән гел сугышлы уйный ич. Агач мылтык тотып сугышканда, кемнең дә яраланганы, үлгәне булмады әле. Беркөнне  Мирзаҗанга гына каты итеп орынып, аның борынын канаткан иде, ул да бераз елап алды да, каны туктады үзе. Ул бу сугышны да  дуслары белән сугышкандай күз алдына китерде.

Әмма сугыш Нәдер  уйлаганча гына булмады, ул еллар буена сузылды. Үзе белән халыкка ачлык, ялангачлык, үлем, кайгы-хәсрәт алып килде. Халык белмичә әйтми шул: «Сугыш тудырмый, үтерә», – диеп. Әтисе дә фронтка китте. Менә инде ничә айлардан бирле аның әтисеннән дә хат-хәбәр юк. Әнисе гел аның әтисен искә ала, аның күзләре дә яшьләнә. Нәдер шуларны һич тә аңлап бетерми әле. Әтием тиз арада кайтыр, мине кулына алып кысып кочар, дип сабый акылы белән  һаман көтә.

Иң авыры– ашарга җитмәү. Җәен ни дисәң дә әле ашарга табып була. Иртә язда әнисе аңа кычыткан ашы пешерә, базда онытылып калган берничә бәрәңге булса да аны шулпага турый. Ә инде он булмагач, ипи дә юк. Шунысы авыр. Күрше Исламияләрнең ипиләре бар. Ул аны ашарга урамга да алып чыккан иде. Нәдернең ипи исеннән башы әйләнеп китте. Үзе дә сизмәстән:

– Исламия, ипине бер генә кабыймчы, – дип әйтеп куйды. Исламия, мәрхәмәтле җан икән, аңа ашый торган кисәгенең бер өлешен сындырып бирде.

Ул үзе дә бик аптырап калмады. Җир җиләкләре өлгергәч, болынга йөгерде. Август кызуында җирдә калган башакларны җыйнап, әнисенә кайтарды. Җәйге җиләк-җимеш аны туендыра башлады. Ә менә салкын кышлар аның өчен үзәк өзгеч булды. Ашарга азайганнан-азая гына барды. Иртәнге язда исә бакчада онытылып калган черек бәрәңгеләргә хәтле җыйнап йөри иде. «Җан биргәнгә, җүн бирә»,– ди халык, ул нык ябыкса да бирешмәскә  тырышты.  

Үсә бара ич. Әнә бригадир Әхмәт тә аңа төрле эшләр куша башлады. Ул инде, үгез җигеп, колхоз эшенә дә кереште. Кырдан йөк төяп, колхоз малларына азык ташый башлады. Әмма үгезләр генә ялкау инде, чыбыркыны сизмиләр дә. Ул, аптырагач, таяк башына кадак кагып, үгезгә төртә башлады. Шуннан соң гына үгез  авырту сизеп,  алга таба атлый иде.

Нәдер үгезләрнең холкын да яхшы өйрәнде. Үзе белән юлга су ала башлады. Шулай булмаганда, җәйге челләдә үгезнең су эчәсе килсә, бернигә дә карамый, су күрсә, елга-күлгә керә дә китә, синең кадаклы таягыңны да оныта.   

Еллар үтте. Сугыш та тәмам. Әтисе генә Ржев юнәлешендә булып, аннан кайгылы хәбәр генә килде. Килгән хатта: «Батырларча һәлак булды»,  – диелгән юллар бар иде. Шулай итеп, Нәдергә әтисен кабат күрергә язмаган икән. Юкка гына халык:«Язмыш китабы алдан язылган», – дип сөйләмидер шул.

Ул инде егет булып килә. Күрше Исламия дә кайвакыт төшләргә кереп йөдәтә. Аның белән аралашу Нәдердә тагын да яшьлек дәрте, дулкынлану, уй-хисләр тудыра башлады. Аны күргәч сөйләшәсе урында тотлыга, бите кызарып чыга башлады.

Авыр эшләрдән иза чиккән әнисе дә биреште. Әле теге җире сызлый, әле бу җире авырта. «Әллә, улым, өйләнеп җибәрәсеңме?» – дигәч, ул  бернигә дә карамый, Исламиягә сүз катарга булды. Авылларча, гади генә итеп, турыдан бәреп: «Мин, Исламия, сиңа өйләнергә телим, син ризамы?» – дигәч, Исламия күршесе тиз генә аңа җавап та бирмәде. Соңыннан, акрын гына, җайлап кына: «Нәдер, син һәр кызга шундый сорау бирәсенме?» – дип, аны аптырашта калдырды. Нәдер ни дияргә дә белмәде, тәне уттай кызышты, бите яңадан янып чыкты.

«Юк инде, тик сиңа гына бу сүзләрем», – дип, кибеп, аңкавына ябыша башлаган телен кузгатты.

Яшьтән бергә уйнап үссәләр дә, ул Исламиянең эчке дөньясын һич тә белеп, аңлап бетерә  алмады. Аңламассың да, Нәдернең самими дөньясы бөтенләй башка иде шул. «Кеше күңеле – кара урман», – дип тиккә әйтмиләр бит.

Шулай итеп, ике күрше бергә яши башладылар. Килен дә каенана белән тату, тигез булды. Тора-бара бер-бер артлы ике малай алып кайтты Исламия. Нәдернең шатлыгы эченә сыймады. Менә бит ул, шатлык, кайда яши икән!..

Балалар үсә барды, алар кул арасына да керә башлады. Тик балаларны тәрбияләүдә Исламия өстенлекне үзенә алды. Нәдер һәм аның әнисе ничаклы тырышсалар да, Исламия үз сүзен сүз итте. Аларны үзенчә генә тәрбияли башлады. Ата сүзе читтә калгач, балалар да, үзләренчә, әниләренчә генә яши башладылар.

Балалар үсеп җитте. Мәктәптә укулар төгәлләнде. Ләкин Нәдергә уку, гомумән, тимәү сәбәпле, балаларны укыту өчен, зур тырышлык куйды. Ул аларны югары белемле төзүче итәргә тырышты. Төрле юллар табып, каладагы төзелеш институты укытучылары белән элемтәгә керде. Калага барып, дус-ишләре, туганнары аркылы балаларын укытачак укытучы-җитәкчеләрне җайлады-майлады. Шулай итеп, аның уллары бер-бер артлы төзелеш институтына укырга керделәр. Шәп бит инде, Нәдернең хыяллары тормышка аша бара.

Тик, бары тик әниләре сүзен тыңлап кына үскән ир балалар, Нәдернең яхшылыгн исәпкә дә алмый, студент буларак, үзләренчә яши бирделәр.    

Төзелеш институтында шундый традиция икән: һәр көн бер студент үзенең туган көнен үткәрә. Туган көн чәй эчеп кенә узмый, биредә өстәлләр мул булып, «шайтан суы» да мул гына эчелә.

Яшь организм алкогольгә тиз күнегә шул. Хәзер инде туган көннәрсез дә егетләр өйгә исереп кайта башлады. Исламия дә үз хакимиятен күрсәтергә тели, әмма соң. Организм агулана бара, үзенә тиешле дозаны таләп итә. Нәдернең яшьтән үк балаларга сүз әйтергә хакы юк иде, бүген инде әйтсә дә, аны тыңламыйлар. Шулай итеп, аның ике улы да эчкече булып җитеште. Исламия дә хәзер Нәдердән үз улларын тәрбияләүне сорый. Тик терсәк якын да бит, тешләп булмый. Гаиләдә атаның да роле булырга тиешлеге  Исламиягә дә исбатланды.

Исламиягә дә, Нәдергә дә, бәлки, аларны бер-бер артлы өйләндереп, җайга салынмаслармы, дигән уйлар керде. Уйлар кергән икән, аларны тормышка ашырасы гына калды. Олы уллары Илшатка акыллы гына кызны икәүләшеп эзләп таптылар. Ул, олыгаеп килгән Илүсә дигән кыз, каладагы КАИны тәмамлап, мәгълүмати технологияләр буенча белгеч булып эшкә урнашкан. Карт белән карчык алай иттеләр, болай иттеләр, дус-ишләр аркылы ике яшь парны бергә таныштырып, Илшатны башлы-күзле иттеләр.

Нәдер абзыйның уйлаган уйлары һаман да алга таба , тормышка аша бара бит. Тик әлеге дә баягы бер җитешсезлек һаман үзен сиздерә. Илшат, чибәр кыз – Илүсәгә  өйләнеп җибәрсә дә, эчүен ташлый алмады. Бер-бер артлы ике кыз бала туды, шатлык өстенә шатлык булды. Әмма гаиләдә тавыш-гауга  Илшатның эчүчелеге аркасында һич тә тынмады. Илүсә аннан аерылырга булды. Шулай итеп, Илшатка яңадан үз әти-әнисе янына кайтып егылырга калды. Чынлап торып, ул егылды. Аның гәүдәсенең бер ягы параличланды, өйдә дә арбага калды.

Әле бит икенче егет тә бар. Касыймга да өйләнү чираты җитте. «Әлеге дә баягы, мәзин абзый таягы» дигәндәй, Касыймны да төзелеш институтында алган авыруы бар бит – эчкечелек борчый.

   Өйләнергә булгач өйләнергә. Буй-төс бар ич. Кызлар каршы килә алмый, синең эчкече булуыңны алар кайдан, кайчан белә әле? Ул да үз язмышы буенча, Сәгыйдә исемле укытучы кызга гашыйк булды һәм өйләнеп тә куйды. Матур итеп туй үткәрделәр. Туй вакытында ук инде Сәгыйдә Касыймның «шайтан суы»на хирыслыгын сизеп алды. Ләкин соң иде. Тормышны дәвам итәсе бар. Хәзер инде  исереклек аркасында  көн саен тавыш-гауга чыга тора, хәлбуки яшьтән агуланган организм һаман да үз дозасын сорап тора. Касыйм һаман да туктый алмый, эчә тора. Эчмәгән вакытта үз эшендә дә яраталар үзен. Монысы тагын ни белән тәмамланыр дигән уй белән Исламия дә, Надер абзый да ут йотып яши башладылар.

Нәдер абзый авыр уйларыннан һич арына алмый… «Үз балаларым өчен никадәр тырыштым мин. Югары белемле төзүчеләр булсыннар дип тырыштым бит. Нәтиҗәсе бер булды – эчүчелек дигән хәшәрәт  гаиләгә үтеп керде». Нәдер абзыйга шул кара уйлар һич тә тынгылык бирми, ул аның теңкәсенә тия. Самими, беркатлы карт  та һаман шул авыр уйларда яшәп ята…

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.