Логотип Магариф уку
Цитата:

Күлле Киме авылында Лена Шагыйрьҗанны искә алдылар

Әтнә районы Күлле Киме авылында Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Шагыйрьҗанның туган көне уңаеннан әдәби чара узды.Чарада Татарстаннан һәм Башкортстаннан шаг...

Әтнә районы Күлле Киме авылында Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Лена Шагыйрьҗанның туган көне уңаеннан әдәби чара узды.

Чарада Татарстаннан һәм Башкортстаннан шагыйрәнең каләмдәшләре һәм сәнгать әһелләре катнашты: Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Илсөяр Иксанова, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Рәмис Аймәт, Гөлүсә Батталова, Данил Салихов, Рөстәм Маликов һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанова.


Авыл халкы, җәмәгатьчелек белән очрашуда Сибгат Хәким музее һәм Күлле Киме төп белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән чыгыш булды.
Каләмдәшләре Лена Шагыйрьҗанны, аның иҗатын олылап искә алдылар. Соңыннан зиратта булып, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Очрашу уңаеннан күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең туган нигезенә килеп баш иделәр.
Гөлсинә ХӘКИМУЛЛИНА,

Сибгат Хәким музее җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ