Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына - 35 яшь

Шул уңайдан, кариевлылар журналистлар белән очрашып, кайбер яңалыклары белән уртаклашты. Юбилейга багышланган чаралар - театр фойесындагы зур тарихи күргәзмәдән башланып китәчәк һәм сәхнәдәге старт Га...

Шул уңайдан, кариевлылар журналистлар белән очрашып, кайбер яңалыклары белән уртаклашты. Юбилейга багышланган чаралар - театр фойесындагы зур тарихи күргәзмәдән башланып китәчәк һәм сәхнәдәге старт Габдулла Кариевның «Артист» спектакле булачак. Тарихи фотокүргәзмәдә Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы тетрына нигез салучы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллинга багышланган юнәлеш белән дә танышып булачак. «Гомумән алганда, Габдулла Кариев үз заманында татар театрына нигез салучылардан булса, Фәрит Хәбибуллин исә безнең театрны юктан бар иткән зур шәхес», - дип белдерде таетрның баш режиссеры Ренат Әюпов. Пресс-конференция барышында Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин үз истәлекләре белән уртаклашты. Ул театр Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы "Адымнар" студиясе булып формалашкан беренче көннәрдән үк театрда үлемсез образлар иҗат иткән иң тугры актер: «Без үз театрыбызның зур киләчәгенә өмет белән эшләдек», - дип белдерде. Һәм бүген үз юбилей елында яшь тамашачының гына түгел, гомумән татар халкының яраткан театры булып эшләүче сәнгать әһрамы алар ышанычының акланганына олы бер дәлил.

Айсылу Имамиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ