Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Беренчеләр хәрәкәте» остазларының беренче слеты узды

Казанда «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазларының беренче слеты узды. Бөтен Татарстаннан яшьләр белән эшләү буенча 300 белгеч, педагог-оештыручылар, укытучылар, методи...

Казанда «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазларының беренче слеты узды. Бөтен Татарстаннан яшьләр белән эшләү буенча 300 белгеч, педагог-оештыручылар, укытучылар, методистлар һәм башка белгечләр максатларны һәм бурычларны билгеләү, шулай ук республикада хәрәкәт эшен башлап җибәрү өчен җыелдылар.
Ике көн дәвамында остазлар нетворкинг-очрашуларга, тематик сессияләргә йөрделәр һәм төркемнәрдә эшләделәр. Аларга бөтенроссия хәрәкәтенең 12 юнәлешен һәм Татарстанда эшләп килүче тагын бер юнәлешне – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»не тәкъдим иттеләр. Слетта катнашучыларны хәрәкәт клублары белән таныштырдылар.
Шул ук көннәрдә оешманың төбәк бүлекләре җитәкчеләренең беренче семинары да булды. Ул 14 регионнан 34 вәкил җыйды. Бер сессиядә, катнашучылар, төркемнәргә берләшеп, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә клубларның ничек эшләячәген модельләштерделәр, дип хәбәр итә хәрәкәтнең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ