Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены уза

Бүген Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгенә татар халкының мәшһүр зыялы хатын-кызлары җыелды. Биредә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы уза.Чарада Россиянең 23 төбәгеннән 283 һәм 7 ч...

Бүген Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгенә татар халкының мәшһүр зыялы хатын-кызлары җыелды. Биредә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы уза.
Чарада Россиянең 23 төбәгеннән 283 һәм 7 чит илдән 25 хатын-кыз, шулай ук мөхтәрәм кунаклар катнаша.
Катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары , Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Чыгышында ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып китте.
«Татар хатын–кызлары заман белән бергә атлый... Хатын-кызлар абруен билгеләп, без сезне илнең күрке итеп бәялибез», - дип әйтелә әлеге хатта.
Пленар утырышта шулай ук «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Г.Тукай Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, ТР иҗтимагый эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина, шулай ук Татарстан, Удмуртия, Болгария вәкилләре доклад белән чыгыш ясады.
Диләрә БАТРШИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ