Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара Туган тел көнендә Г. Тукайның «Туган тел» шигыре турында лекция

Габдулла Тукай «Туган тел» шигыренең нинди сүзләрен кабат үзгәрткән? Әсәр шагыйрь исән вакытта ук ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган? Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны «Туган тел» шигырен укып ка...

Габдулла Тукай «Туган тел» шигыренең нинди сүзләрен кабат үзгәрткән? Әсәр шагыйрь исән вакытта ук ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган? Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны «Туган тел» шигырен укып каршы алганнар? Бу сорауларга җавапларны белергә телисезме? Димәк, сезгә 2023 елның 21 февралендә  Г.Тукай әдәби музеена «Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре» лекциясенә килергә кирәк, дип хәбәр итә Тукай музееның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен алдан язылырга кирәк. Телефоннар:  +7 843 590 86 67; WhatsApp +7 927 440 64 62. Бәясе: 200  сум.
Лекцияне Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова укый. Уздырылу урыны: Г. Тукай әдәби музее (Казан, Г. Тукай ур., 74)

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ