Кыят мәктәбендә – милләтләр фестивале   

Нинди генә булмасын – чувашмы, татармы, рус телеме – һәркем өчен туган тел горурлык билгесе булырга тиеш, һәм һәркем аны сакларга, якларга бурычлы. Барлык телләр дә үзенчә матур һәм бай, шуңа күрә телебезнең байлыгын, матурлыгын күрәбез, туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланабыз.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, безнең Кыят урта мәктәбендә туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән күп чаралар уздырылды. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр, сыйныф сәгатьләре, дуслык һәм татулык дәресләре.

Башка милләт вәкилләренең көнкүреше, гореф-гадәтләре, традицияләре, яшәү рәвеше, бәйрәмнәрен өйрәнү уңаеннан мәктәбебездә  татар, рус, чуваш, мордва фестивальләре булып узды. һәрбер милләт үз почмагын булдырды. Анда милли киемнәр дә, халыкларның көнкүрешеннән дә, бәйрәм-йолаларыннан да күренешләр урын алган иде.

Бәйрәм фестивале биш көн дәвам итте. Бәйрәмнең ачылу тантанасында татар, рус, чуваш, мордва телләрендә укучылар шигырьләр укыды, җырлар җырлады.

Һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлеге, тарихы, гореф-гадәте бар. Фестивальнең икенче көнендә һәрбер милләт үз гореф-гадәтләре, традицияләре турында бик кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Укучылар үз чыгышларында халыкларның үткәне, бабаларының ничек көн иткәне, ниләр белән шөгыльләнгәне, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр. Гореф-гадәтләрне саклап калу – барысы да, әлбәттә, бездән тора. Барлык халык та бер-берсенә карата дус-тату булсын иде, дигән теләктә булыйк.

Фестивальнең өченче көне милли ашларга багышланды. Укучылар һәм укытучылар пешергән татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын авыз иттеләр. Милли ашларның килеп чыгу тарихы, әзерләү тәртибе белән таныштырдылар.

Уен теләсә кайсы формада укучылар эшчәнлегенең әйдәп баручы төре булып тора, шуңа күрә уен аша күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Ә балалар, әлбәттә инде, хәрәкәтчән уеннар ярата, шул рәвешле без төрле милләт кешеләре белән кызыксынуны үстерәбез. Һәр халыкның үз милли уеннары һәм аларның  күп гасырлык традицияләре бар. Алар, безнең көннәргә кадәр борынгы заманнардан сакланып, буыннан-буынга күчкән. Халык уеннарының эчтәлеге балаларның әхлакый күзаллауларын баета һәм балаларның башка милләт вәкилләренә карата толерант мөнәсәбәтен үстерүгә ярдәм итә. Фестивальнең дүртенче көнендә уеннарга юнәлдерелгән чара булды. Балалар төрле милләт уеннарын зур кызыксыну белән уйнадылар. Аларның килеп чыгышы турында  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.

Һәр бәйрәм җыр-биюсез үтми. Алардан башка бәйрәмнәрне күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Бәйрәмнең тантаналы ябылу өлешендә төрле милләт биюләрен күрделәр, җырлар тыңладылар.

Шулай итеп, укучыларыбыз бу бәйрәмнәрдә катнашып, халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары, җырлары  белән якыннан таныштылар.

Гөлия НИЗАМОВА,
Буа районы Кыят урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.