Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкләр катындагы рәссам

Рәссамнарны, шагыйрьләрне гадәттә җир кешеләре түгел, алар кайдадыр күктә диләр. Төрек рәссамы Рәшит Алтунның эшләре белән танышкач, моның чыннан да шулай булуына инанасың.Бүген ТР Сынлы сәнгать музее...

Рәссамнарны, шагыйрьләрне гадәттә җир кешеләре түгел, алар кайдадыр күктә диләр. Төрек рәссамы Рәшит Алтунның эшләре белән танышкач, моның чыннан да шулай булуына инанасың.
Бүген ТР Сынлы сәнгать музееның филиалы булган Заманча сәнгать галереясында Рәшит Алтунның иллеләп эштән торган шәхси күргәзмәсе ачыла. Татарстанга шундый зур күргәзмә белән тәүге тапкыр килүенә карамастан, бу исем Казан тамашачысына әллә ни ят түгел. 2021 елны «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Анатолийский бриз» дип аталган күмәк күргәзмәдә Ялчын Гөкчебаг,  Дәврим Эрбиль, Фәвзи Каракоч, Эргин Инан, Неврес Акын, Заһит Бүйүкишләйән, Гүрбүз Доган Экшиоглу, Махир Гүвән, Мәтин Калкызоглу, Рәсүл Айтемур кебек Төркиянең мәшһүр рәссамнары белән беррәттән Рәшит Алтунның эшләре дә тәкъдим ителгән иде.
Рәшит Алтунның эшләре нәрсәсе белән җәлеп итә, ул җирдәге ыгы-зыгыны болытлар эргәсеннән күзәтә. Шул рәвешле, безгә дә югарыдан карап фикер йөртергә өнди кебек.
Рәссамның эшләре күп кенә башка илләрдә дә (АКШ, Франция, Польша һ.б.) күрсәтелгән.
Рәшит Алтун моннан 22 ел элек  Анатолия университетының педагогия факультетында сынлы сәнгатьне укыту белгечлеге алып чыга (2001). Бүгенге көндә ул дөньяның иң куркынычсыз ун шәһәре арасына кергән Искешәһәр провинциясендәге остаханәсендә иҗат итә.
Күргәзмә ачылышында катнашу өчен рәссам Төркиядән махсус килә. “Чистарыну” дип аталган әлеге күргәзмә 23 июльгә кадәр эшләячәк.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ