Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналистлары Нурлатта иҗади сәфәрдә булып кайтты

Журналистларыбыз, әледән-әле районнарга педагогик десантлар оештырып, мәгариф җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән  эшлекле очрашулар үткәрүне күркәм гадәткә кертте. Төрки халыкларның борынгыдан килгән Нәүр...

Журналистларыбыз, әледән-әле районнарга педагогик десантлар оештырып, мәгариф җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән  эшлекле очрашулар үткәрүне күркәм гадәткә кертте. Төрки халыкларның борынгыдан килгән Нәүрүз бәйрәме көнендә  республикабызның иң көньягында, Самара өлкәсе белән чиктәш булган Нурлат төбәге бик тә кунакчыл каршылады үзебезне. Аралар шактый ерак булса да, бу район белән күптәннән инде тыгыз хезмәттәшлектә яшибез. Безнең «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын да күп яздырып алучылар да нәкъ менә шушы Нурлат районында. Әле язылып кына калмыйлар, үзләрендәге алдынгы эш тәҗрибәләре – дәрес эшкәртмәләре белән журнал битләрендә бик теләп уртаклашалар.

Нурлат мөгаллимнәре белән иҗади десант программабыз гаять тә тыгыз төзелгән булса да, бик тә оешкан һәм эшлекле төстә үтте. Ике «Түгәрәк өстәл» эшендә генә катнаштык. Аларның берсе – «Киләчәк» дигән балалар иҗаты үзәгендә бер төркем мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары катнашында узганы «Авыл мәктәбен киләчәктә ни көтә?» дигән темага багышланса, Нурлаттагы 8 нче урта мәктәп базасында оештырылганында исә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерге вазгыять шартларында туган телебезне саклап калу, укытуда килеп туган проблемалары хакында уртага салып сөйләштеләр.

Татар теле язмышы бер татар теле мөгаллимнәрен генә хафага салмый икән. Ник дисәң, әлеге «Түгәрәк өстәл» эшендә математика, физика, физик тәрбия укытучылары да катнашып, эшлекле фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Шәһәрнең 8 нче мәктәбе рус мәктәбе статусында йөрсә дә, милли тәрбияне татар телендә бирүгә йөз тота. Быелдан 1 нче сыйныфта барлык фәннәрне башлыча татар телендә укытуга күчкәннәр. Бу уку елында мәктәпнең 9 нчы сыйныфыннан дәресләрен, сыйныфтан тыш уку дәресләрен дә туган телебездә үткәрергә тырышалар. Мәктәптә Татарстанның атказанган укытучысы Роза Идрис кызы Сафина җитәкчелегендә театр түгәрәге дә шактый уңышлы эшләп килә. «Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар хозурына да алар Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр  шәл» музыкаль спектакленнән өзек сәхнәләштереп күрсәтте.

Нурлат каласында булган педагогик десантыбыз барышында 1 нче урта мәктәптә, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә, «Кояшкай» һәм «Алсу» балалар бакчаларында, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәкълим үзәгендә дә булырга өлгердек, алар эшчәнлегендәге уңай үзгәрешләрне күреп, ихластан сөендек.

Нурлат районы мөгаллимнәренең алдынгы педагогик эш тәҗрибәсе белән журналыбызның апрель санында биреләчәк язмаларны укып, тулырак таныша алачаксыз.




Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР, Фәния ЛОТФУЛЛИНА фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ