Логотип Магариф уку
Цитата:

Минзәләдә – кошлар көне

Минзәлә шәһәрендәге интернат-мәктәптә Халыкара кошлар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Аның “Кошлар –безнең дуслар” дип аталган үзәк өлешен мәктәп балалары аеруча көтеп алды. Бәйрәмнең бу сәга...

Минзәлә шәһәрендәге интернат-мәктәптә Халыкара кошлар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Аның “Кошлар –безнең дуслар” дип аталган үзәк өлешен мәктәп балалары аеруча көтеп алды. Бәйрәмнең бу сәгатьләрендә укытучылар һәм укучылар көче белән мәктәп биләмәсендәге агачларга сыерчык оялары эленде. Ул ояларны интернат балалары үз куллары белән ясаган булган.
Минзәлә урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин кошлар оя сайлый торган арада биредә тәрбияләнүче балаларга яз айларында урман хуҗалыгын көтеп торган язгы мәшәкатьләр белән таныштырды, кошларның табигатькә ни кадәр файдалы җан ияләре булулары турында сөйләде.
–  Канатлы дусларыбыз кешеләрдән биниһая зур зыян күрә, - диде урман белгече. – Шуңа күрә без аларны сакларга өйрәник, урман паркларына, бакчаларга җәлеп итү өчен андагы агачларга төрле оялар, җим тартмалары ясап куйыйк.
Бәйрәмнең икенче өлешендә интернат-мәктәпнең актлар залында кошлар тормышына багышланган кызыклы викторина уздырылды, актив катнашучы укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ