Логотип Магариф уку
Цитата:

«Омикрон»: коронавирус пандемиясенең бетүе…

Таралуына карап, белгечләр “омикрон” вирусын элеккеләренә караганда гаять тиз хәрәкәт итә торган чир дип саныйлар. Бөтен дөнья  табиблары сүзләренә караганда, вирусның бу дулкынын адәм балалары җ...

Таралуына карап, белгечләр “омикрон” вирусын элеккеләренә караганда гаять тиз хәрәкәт итә торган чир дип саныйлар. Бөтен дөнья  табиблары сүзләренә караганда, вирусның бу дулкынын адәм балалары җиңелрәк кичерә.  Кайбер табиблар аны хәтта “тере вакцина» дип тә исәпли. Әмма барлык экспертлар да оптимистик сценарийга ышанып бетми.
 Чынлап та, таҗлы вирусның “омикрон” варианты элекке штаммнарның бөтенесенә  караганда да  күп тапкырлар  тизрәк таралган. АКШны ул  5 атна эчендә, “дельта”га караганда 4 мәртәбә җәһәтрәк “басып” алган. Федераль медицина биологиясе агентлыгы мәгълүматларына караганда, ул гыйнварда  Россиядә  COVID-19  вирусын “уятуда”  дельта вариантына караганда да  күбрәк көч куйган . Оператив штабның көндәлек статистикасы инде берничә көн йогышлы авыру иярткәннәрне теркәү буенча  рекорд арты рекорд куя. Шуңа карамастан,  Рәсәй табиблары пациентларның, никадәрле йогышлы булуга карамастан “омикрон” китереп чыгарган  ковидны башка штаммнан ияргән  авыруга караганда җиңелрәк кичерүен әйтәләр. Инде омикронны пандемия чорындагы коронавирусның соңгы варианты булырга мөмкин, дип сөйләшә башлаганнар. Теләсә кайсы пандемия кайчан да булса бетә. Ә тупланган мәгълүматлар өметле фаразлар ясарга  мөмкинлек бирә. Кайбер белгечләр аны 2023 елда  бетәргә дә мөмкин дип исәпли.
Әмма барлык белгечләр дә оптимистк позициядә тормый. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Мария ван Керкхове  фикеренчә,  коронавирусның алдагы “боткасы”  омикронга караганда тагын да зарарлырак булачак, имеш. Академик Александр Гинцбург та  “омикрон”ны пандемиядән чыгу юлы дип атыйсы килми.  Авыру җиңел генә узуга карамастан, аның тиз таралуы  тагын да хәтәррәк мутацияләр китереп чыгарырга мөмкин. Прививка ясатканнар аны җиңел дә үткәрер. Әмма безнең бит әле төрле хроник авырулары белән хәтәр төркемдә торучы өлкән яшьтәге ветераннарыбыз бар.
                                              Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ